Тәрбияче мәкаль әйтә: «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл». Мәкальне ничек аңлаулары турында балаларның фикерләрен сораша.

Тәрбияче:

– Узган шөгыльдә без, Ватанны саклау, илгә хезмәт итәр өчен, һәркемгә көчле, җитез, кыю, сәламәт булырга кирәк, дидек. Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы, сәламәт кешенең генә матур булуы турында да беләбез. Ә сәламәт булу өчен без ниләр эшләргә тиеш? Әйдәгез, шул турыда сөйләшик әле.

Балалар:

– Көндәлек режимны үтәргә кирәк дип уйлыйм. (Слайд № 1)

– Сәламәт булу өчен дөрес туклана да белергә кирәк. (Слайд № 2)

Чыныгырга кирәк. Җәй көнендә су коенырга, яланаяк йөрергә мөмкин. (Слайд №3).

Ә менә минем әтием: «Спорт белән шөгыльләнгән кеше сәламәт була», – ди.

Тәрбияче:

– Илдарның әтисе: «Спорт белән шөгыльләнгән кеше сәламәт була» – ди. Ә сез спорт белән шөгыльләнүне ничек аңлыйсыз?

Балалар:

– Чаңгыда йөрү, тимераякта шуу.

– Хоккей уйнау.

– Минем әтием спортсмен. Ул волейбол уйный.

– Ә минем әтием футбол уйный.

Тәрбияче:

– Балалар, дөрестән дә, спорт белән шөгыльләнгән кеше – үзе сәламәт, фигурасы матур була (Слайд № 4). Моның өчен һәркөн иртән физзарядка ясарга, йөгерергә, су керергә, нәфис гимнастика һ.б. спорт төрләре белән шөгыльләнергә кирәк.

Ә беләсезме, дөрес ял итә белү дә кеше организмына уңай йогынты ясый, шулай бит? Әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк. Тәнебезгә көч-куәт, шатлык, сәламәтлек теләп, хәрәкәтләр ясыйк:

Чыршыдай биек бул,

кулларны күтәрү,

Нараттай нык бул,

берничә тапкыр, кулларны як-якка җәеп, җилкәгә китерү

Имәндәй таза бул,

кулларны билгә куеп, як-якка иелү,

Сау- сәламәт бул!

урында сикерү.

Тәрбияче:

– Лилия иң мөһиме – көндәлек режим дип уйлый. Ә нәрсә соң ул көндәлек режим?

Балалар:

– Көн буена башкарасы эшләр.

Тәрбияче:

– Көндәлек режим ул, балалар, һәр кешенең көн буена төзелгән эш тәртибе (Слайд №5). Моны ничек аңлыйсыз?

Балалар:

– Менә мин иртән торам, физзарядка ясыйм, урын җыям, юынам, чәй

эчәм һәм балалар бакчасына барам.

– Балалар бакчасында без уйныйбыз, белем алабыз.

– Урамга саф һава суларга чыгабыз.

– Аннары ашыйбыз, йоклыйбыз.

– Кич өйгә кайтабыз.

Тәрбияче:

– Бик дөрес, балалар, матур сөйләдегез. Тыңлагыз әле, шагыйрә Гөлфия Юнысова кешенең сәламәтлеге өчен иртәнге зарядканың әһәмияте турында нинди матур итеп шигырь язган:

Урыныңнан сикереп тор да

Зарядкага бас!

Чыныгып үсеп булмый бит,

Иренеп яткач.

Тәрәзәне ачып куйдым –

Зарядкага бас!

Их, нинди саф һава керә –

Югал, йокы, кач!

Бер, ике, өч, бер, ике, өч –

Тик ялгышмый бас!

Елмай, кояш, ис, йомшак җил,

Күңелләрне ач!

Тәрбияче шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора, балалардан кемнәрнең өйдә иртән зарядка ясаулары турында сораша. Балалар үз тәҗрибәләреннән чыгып сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Ә хәзер кеше тормышында ризыкның әһәмияте турында сөйләшик. Дөрес туклану турында ниләр әйтә аласыз?

Балалар:

– Кеше вакытында ашарга тиеш.

– Төрле ризык ашарга кирәк.

– Дөрес туклану ул – сәламәтлек нигезе, – ди әбием.

Тәрбияче:

– Балалар, бер генә төрле ризык куллансак, организм нык булырмы икән?

Балалар:

– Юк, ашамлыкларны төрләндерергә кирәк.

Тәрбияче:

– Дөрес, ашамлыкларның кайберсе (бал, карабодай, йөзем һ.б.) (Слайд № 4) кешегә уйлау көче бирә, зиһенен арттыра; ә кайберләре исә (ит, май, эремчек, балык һ.б.) (Слайд № 5) көчне арттыра, организмны ныгыта.

«Уйла, әйт!» үстерешле уены уйнала.

Тәрбияче сүзләр әйтә: бал, карабодай, йөзем, ит, май, эремчек, балык, витамин, ашамлыклар. Балалар сүзләр арасыннан башта ике иҗекле, аннары өч иҗекле сүзләрне табып әйтәләр. Бал, ит, май сүзләренең бер иҗекле булуына (иҗекләргә бүленмәвенә) басым ясала. Карабодай, ашамлыклар сүзләренең дүрт иҗеккә бүленү турында әйтәләр.

«Иҗекләрдән сүзләр төзибез» уены.

Тәрбияче әйткән иҗекләр буенча балалар сүзләр эзләп табалар: – йө (йөрәк, йөзек, йөз, йөк, йөгерә, йөзә һ.б.); – ба (бала, барабан, басу, баса, бака, бабай, багана).

Динамик пауза: «Ничек хәлләр?» хәрәкәтле уены

Тәрбияче:

– Ничек хәлләр?

Балалар:

– Менә шулай!

Баш бармакларын күрсәтәләр,

Тәрбияче:

– Ничек йөзәсең?

Балалар:

– Менә шулай!

йөзү хәрәкәтләре ясыйлар,

Тәрбияче:

– Ничек йөгерәсез?

Балалар:

– Менә шулай!

бер урында йөгерәләр,

Тәрбияче:

– Ничек сикерәсез?

Балалар:

– Менә шулай!

бер урында сикерәләр,

Тәрбияче:

– Ничек йоклыйсыз?

Балалар:

– Менә шулай!

кулларны баш астына куялар,

Тәрбияче:

– Ничек саубуллашасыз?

Балалар:

– Менә шулай!

кул болгыйлар.

Тәрбияче:

– Ашамлыклар турында сүзебезне дәвам итик. Сезнеңчә ничек, кайсы ашамлыкларда витаминнар күп?

Балалар:

– Яшелчәләрдә витаминнар күп.

– Җиләк-җимешләрдә дә күп. (Слайд № 6)

Тәрбияче:

– Дөрес, алар безнең организмга үсәргә, ныгырга ярдәм итә, без аларны җәй, көз күп ашыйбыз. Искә төшерегез әле: әти әниләрегез кышка ничек әзерләнә, нәрсәләр эшлиләр соң?

Балалар:

– Яшелчәләр тозлыйлар.

– Кайнатма пешерәләр.

– Җиләк-җимеш киптерәләр.

– Безнең дәү әни сок (җимеш суы) ясый.

– Ә минем әни җиләк-җимешләрне суыткычта туңдыра.

Тәрбияче:

– Балалар, әйтегез әле, организмга кирәкле витаминнарны тагын нәрсәләр аша кертеп була?

Балалар:

– Яшелчәләрдән төрле салатлар ясап ашарга кирәк.

Тәрбияче:

– Дөрес, балалар, организм тарафыннан җиңел үзләштерелә торган, витаминнарга бай тәмле һәм туклыклы тагын бер ризык бар, ул – салатлар. Ничек уйлыйсыз, салатларны нәрсәләрдән ясап була?

Балалар:

– Төрле яшелчәләрдән. (Слайд № 6).

– Җиләк-җимеш салатлары да була. (Слайд № 7).

Тәрбияче:

– Беләсезме, әгәр иртәнге һәм кичке аш вакытында салат ашасаң, организмга тәүлеклек кирәкле витаминнарның керүен тәэмин иттең дип уйларга мөмкин. Шуңа күрә салатларны һәрдаим ашарга кирәк. Ә хәзер, әйдәгез, «Сәламәтлек» салаты ясыйк. Ясаган салат белән күрше төркемдәге балаларны да сыйларбыз.

Помидор, яшел кыяр, тәмләткечләр кулланып, салат ясыйлар. Салат белән кечкенәләр төркеме балаларын да сыйлыйлар.

Шөгыльне «Нәниләргә физкультура» җыры (Р. Сәрвәров сүзләре һәм көе: «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе. Методик әсбап өчен аудиокушымта, ١١٥ нче трек) белән тәмамларга мөмкин.

Шөгыль барышында яки шөгыльдән тыш вакытларда Х. Халиковның

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» («Куанычым-багалмам», ٢٥٢ нче бит), М. Хөсәеннең «Армыйм да мин, талмыйм да мин», («Куанычым-багалмам», ٢٥٢ бит), Йолдызның «Татарстан – спорт иле» («Куанычым-багалмам», ٢٠٨ нче бит) шигырьләрен файдаланырга була.

Искәрмә.

Шөгыль конспекты «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе» китабындагы «Сәламәт булыйк!» конспекты нигезендә язылды (К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова, Г.М. Сафиуллина. Методик кулланма. Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013, 311-315 битләр).