Тәрбияче:

Балалар, кәефегез ничек? (Балалар баш бармакларын алга сузып күрсәтәләр). Табышмак әйтәм, тыңлагыз:

Үсми ул бакчада,

Сатылмый акчага,

Үзеңдә ачкычы,

Үзеңдә баскычы.

Ул безнең зур байлык –

Нәрсә ул? (Исәнлек һәм саулык).

Димәк, кешенең иң зур байлыгы нәрсә?

Балалар:

– Сәламәтлек.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, искә төшерик әле: кеше сәламәт булсын өчен нәрсәләр эшләргә тиеш?

Балалар:

– Спорт белән шөгыльләнергә тиеш.

– Һәрвакыт чиста йөрергә кирәк.

– Дөрес туклану мөһим.

– Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк.

– Көндәлек режимны үтәргә кирәк.

– Яхшы итеп ял итә белү мөһим.

– Һәр көнне иртән физик күнегүләр ясарга кирәк.

Тәрбияче:

– Дөрес, балалар, миңа җавапларыгыз ошады. Ә хәзер уйнап алыйк. Мин сезгә җөмләләр әйтәм. Әгәр сез ул җөмлә белән килешсәгез: «Мин, мин, мин һәм минем дусларым», – дип әйтерсез, килешмисез икән – дәшмисез.

«Мин, мин, мин һәм минем дусларым» уены.

1. Кем салкыннан курыкмый, кыш көне чана шуа?

2. Кайсыгыз армый-талмый көн саен сагыз чәйни?

3. Кайсыгыз һәр иртәне физзарядкадан башлый?

4. Кем ярата уйнарга, саф һавада йөрергә?

6. Кем ярата витамин, банан, алма, әфлисун?

7. Кем ярата йокларга, кәнфит суырып ятарга?

8. Кем ярата эшләргә, зурларга булышырга?

Тәрбияче:

– Халкыбызның «Сәламәтлекне бернинди байлыкка да алмаштырып булмый» дигән әйтеме бар. Димәк, кеше өчен сәламәтлек иң кирәк, иң кадерле нәрсә, шулай бит?

Балалар, безгә бүген почтальон апагыз посылка калдырып китте. Аның хаты да бар. Әйдәгез, без аны укып китик.

Тәрбияче (хат укый). «Кадерле балалар! Без«Чисталык сөючеләр»сезгә үзебезнең дусларыбызны җибәрәбез, сез алар белән дуслашырсыз дип өметләнеп калабыз».

Тәрбияче:

«Чисталык сөючеләр» безгә нәрсәләр җибәрделәр икән? Әйдәгез, белик әле.

Тәрбияче табышмаклар укый, тартмадан предметларны ала бара, балаларга күрсәтә.

1. Бит-кулыңны юасың,

«Һай рәхәт!»дип куясың.

Чисталыкны ярата,

Хуш исләрен тарата. (Сабын)

2. Эчтә ята ул посып,

Чыгарам аны кысып.

Щётка белән гомергә

Яшиләр бергә-бергә. (Теш пастасы)

3. Үзе тешле, үзе тешләми. (Тарак)

4. Тыгыз бәйләнгән кыллар

Гүя игезәк уллар.

Тешкә таба кертәсең,

Алга-артка йөртәсең. (Теш щёткасы)

5. Кирәк булсам мунчада,

Минем исемем ….. (мунчала).

6. Битне, кулны, муенны корыта.

Үзе дә чисталыкны ярата. (Сөлге)

Тәрбияче:

Балалар, сез бу әйберләр белән дусмы? (Әйе). Әгәр дә бу сабын, теш пастасы, теш щёткасы, мунчала белән һәрчак дус булсагыз, сәламәт, матур булырсыз. Сәламәтлек өчен чиста-пөхтә булырга кирәк.

«Сүзләрдән җөмлә төзе» уены.

Тәрбияче:

Ә хәзер җөмләләр төзибез. Үзегезгә ошаган предметны сайлап алыгыз һәм шул предмет турында җөмлә төзегез. (Балалар сабын, сөлге, мунчала, тарак, теш щеткасы алалар). Мисал өчен:

– Мин сабын белән кулымны юам.

– Алсу тарак белән чәчен тарый.

Тәрбияче:

– Балалар, сәламәт булыр өчен зарядка ясарга, спорт белән шөгыльләнергә, хәрәкәтләнергә дә кирәк дидек бит. Әйдәгез, ял итеп алыйк.

Динамик пауза: «Физзарядка ясый куян» уены

(Шәүкәт Галиев шигыре буенча).

Куян күзен ачуы –

Күзләрен йомалар, ачалар,

Төпкә менеп басуы!

ике аякта сикереп куялар,

Бер, ике, өч – утыра,

чүгәлиләр,

Бер, ике, өч – ул тора.

торып басалар,

Я ботакка тотынып,

бер кулларын өскә күтәрәләр,

Ала таган атынып.

урында чайкалалар,

Алан тулы төп тә төп,

кулларын як-якка җәяләр,

Сикергәли дөп тә дөп...

бер урында сикерәләр,

Кинәт читкә тартыла –

уң якка иеләләр,

Һәм урнына утыра.

урыннарына утыралар.

Тәрбияче:

Балалар, хәзер мин сезгә бер бик матур әкият укыйм, тыңлагыз әле.

«Бала» онлайн китапханәсеннән Әхәт Гаффарның «Юынмый торган балык» әкияте («Куанычым-багалмам», ٢٧ нче бит) тыңлана. Әкиятнең эчтәлеге буенча сораулар бирелә.

– Әкият нәрсә турында? (Балык турында)

– Нинди балык турында? (Юынырга яратмаган балык турында).

– Балык юынмас өчен нинди сәбәпләр тапкан? (Күзенә сабын керә, борынына су керә).

– Ни өчен балык югалган ? (Танырлыгы калмаган).

– Әниләрнең сүзен тыңламасаң, нәрсә була? (Бәлагә тарыйсың)

Балаларга әкиятнең эчтәлеген сөйләргә тәкъдим ителә. Берничә бала, бер-берсен тулыландыра-тулыландыра, әкиятнең эчәлеген сөйли.

Тәрбияче:

– Балалар, чыннан да, дөньяда иң кирәк нәрсә – саулык, сәламәтлек. Авырмагыз, чисталыкны саклагыз, үзегезнең сәламәтлегегез турында һәрдаим кайгыртып торыгыз.

МАРТ