Тәрбияче:

Күктә кояш елмая,

Кар эри, тамчы тама.

Җылы яклардан, сагынып,

Кара каргалар кайта.

– Балалар, хәзер нинди ел фасылы?

Балалар:

– Яз.

Тәрбияче:

– Яз килү белән табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтелә?

Балалар:

– Көннәр җылыта башлый.

– Тамчылар тама.

– Кошлар җылы яктан кайта.

Тәрбияче:

– Бик дөрес, балалар. Ә хәзер экранга карагыз әле. Сез анда бик матур рәсем күрәсез, шулай бит? Әлеге картинаны рәссам Сергей Соловьев иҗат иткән. Ничек уйлыйсыз, рәсемнең исеме ничек икән? Анда кайсы ел фасылы сурәтләнгән?

Балалар:

– Яз фасылы сурәтләнгән.

– Рәсем яз турында.

– Балалар көймә йөздереп уйныйлар.

– Исемен «Җылы яз килде» дип әйтер идем.

– Ә мин «Көймә йөздерәбез» дияр идем.

Тәрбияче:

– С. Соловьев картинаны «Яз җитте» дип исемләгән. Картинада сез нинди үзгәрешләр күрәсез?

Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.

Тәрбияче:

– Малай нишли?

Балалар:

– Малай көймә йөздерә.

Тәрбияче:

– Малайга исем бирик.

Балалар:

– Марат.

Тәрбияче:

– Марат ничек киенгән?

Балалар:

– Маратның башында башлык, өстендә куртка, аягында резин итекләр.

Тәрбияче:

– Марат ни өчен җиңелчә киенгән?

Балалар:

– Көн җылы булганга.

Тәрбияче:

– Маратның көймә йөздергәнен кем күзәтә?

Балалар:

– Бер кыз.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, кызга исем бирик.

Балалар:

– Алсу.

Тәрбияче:

– Алсу ничек киенгән?

Балалар:

– Алсу да башлык, өстенә куртка, аягына резин итекләр кигән.

Тәрбияче:

– Марат көймәләрне кайда йөздерә?

Балалар:

– Күлләвектә йөздерә.

Тәрбияче:

– Ни өчен юл уртасында күлләвек ясалган дип уйлыйсыз? Ул ничек барлыкка килгән?

Балалар:

– Яз көне кояш җылыта.

– Кояш җылыткач, кар эри.

– Кар эрегәч, күлләвекләр ясала.

Тәрбияче:

– Бик дөрес, балалар. Ә хәзер эскәмиягә игътибар итегез әле. Анда нәрсә ята?

Балалар:

– Эскәмиядә песи ята.

– Ул балаларны күзәтә.

– Песи тавыкларны, әтәчне дә күзәтә.

Тәрбияче:

– Кош-кортлар нишли?

Балалар:

– Кош-кортлар җим чүпли.

Тәрбияче:

– Нинди күчмә кошлар очып килгән?

Балалар:

– Кара каргалар очып килгән.

Тәрбияче:

– Каргалар нишли?

Балалар:

– Каргалар оя ясый.

Тәрбияче:

– Балалар, каргалар турында безнең татар халкында бер матур әйтем бар: кара каргалар канатларында яз алып килә. Чөнки яз көне иң беренчеләрдән булып туган якларыбызга кара каргалар кайта. Ә хәзер өй түбәсенә игътибар итегез әле. Тагын нинди күренеш яз килгәнен хәбәр итә?

Балалар:

– Түбәдән тамчы тама.

Тәрбияче:

– Бик дөрес. Агачта кайсы кошка оя әзерләнгән дип уйлыйсыз?

Балалар:

– Агачта сыерчык оясы эленеп тора.

– Сыерчыклар очып килгәч, ул ояда сыерчыклар яши.

Тәрбияче:

– Күк йөзе нинди?

Балалар:

– Күк йөзе зәңгәр, аяз.

Тәрбияче (картина турында сөйли):

– Яз көне кояш җылыта башлый, көннәр җылына. Карлар эри, күлләвекләр ясала. Алсу белән Марат җиңелчә киенеп урамга чыкканнар. Марат күлләвектә көймәләр йөздерә. Алсу йөзгән көймәләрне күзәтә. Эскәмиядә, кояш җылысында иркәләнеп, песи ята. Ул балаларны һәм җим чүпләп йөргән кош-кортларны күзәтә. Күчмә кошлар – кара каргалар очып килгән. Алар агач башында оя коралар. Кара каргалар – яз хәбәрчеләре. Алар, беренчеләрдән булып очып килеп, яз җитү турында хәбәр итәләр. Агачка сыерчык оясы эленгән. Тиздән сыерчыклар очып килер. Алар ояда бала чыгарырлар. Түбәдән тамчылар тама. Күк йөзе аяз.

Балалар картина турында сөйлиләр. Үз фикерләрен әйтеп, бер-берләрен тулыландыралар.

Тәрбияче:

– Балалар, бер картинага карап күпме җөмлә төзедек. Нинди матур хикәя килеп чыкты! Афәрин, булдырдыгыз, балалар. Рәхмәт сезгә!

«Кайсы ел фасылы?» дидактик уены уйнала.

Балаларның алларында төрле ел фасылларын белдерүче шартлы билгеләр – карточкалар ята. Тәрбияче балаларга сары яфрак, кар бөртеге, тамчы һәм чәчәк сурәтләнгән карточкаларның нинди ел фасылын белдерүләре турында аңлата.

Тәрбияче:

– Мин сезгә табигать күренешләре турында җөмләләр әйтәм, ә сез җөмләдә кайсы ел фасылы турында сөйләнүен билгелисез һәм тиешле карточканы күтәрәсез. Аңлашылдымы?

Балалар:

– Әйе, аңлашылды.

Тәрбияче:

– Кар бөртекләре җилдә тирбәлә.

Балалар кар бөртеге ясалган карточканы күрсәтәләр.

Тәрбияче:

– Агачлардан яфраклар коела.

Балалар сары яфрак ясалган карточканы күрсәтәләр.

Тәрбияче:

– Кояш җылыта. Урамда гөрләвекләр ага.

Балалар тамчы ясалган карточканы күрсәтәләр.

Тәрбияче:

– Көннәр эссе. Балалар су коеналар.

Балалар чәчәк ясалган карточканы күрсәтәләр. Уен катлауландырыла: бер бала кайсы да булса ел фасылы турында җөмлә әйтә. Калган балалар карточкалар ярдәмендә җөмләнең кайсы ел фасылына туры килүен билгелиләр. Уен шулай дәвам итә.

Тәрбияче:

– Афәрин, булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер, әйдәгез, уйнап алабыз.

Динамик пауза: «Тамчылар»

Кара каргалар килә,

Очу хәрәкәтләре ясыйлар,

Түбәдән тамчы тама,

башларын күтәреп, өскә карыйлар,

Көндез көн җылы була,

кулларын өстә болгыйлар,

Суыта кичкә таба.

чүгәлиләр,

Тамчылар бии тып та тып,

бииләр,

Тамчылар сикерәләр,

сикерәләр,

Аларны булмый туктатып,

кул чабалар

Алар яз китерәләр.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар. Кыш сүзендә [ы] авазы сүзнең кайсы өлешендә урнашкан? ([Ы] авазы сүзнең уртасында урнашкан). Көз, яз сүзләрендә ахырда нинди аваз ишетелә? ([З] авазы). [Җ] авазы кайсы сүздә ишетелә?

Балалар:

– [Җ] авазы җәй сүзендә ишетелә.

– [Җ] авазы сүзнең башында урнашкан.

Тәрбияче:

– [Җ] авазына башланган нинди сүзләр беләсез?

Балалар:

– Җәй, җиләк, җимеш, җәнлек, җил.

Тәрбияче:

– [Ө] авазы кайсы сүздә ишетелә?

Балалар:

– [Ө] авазы көз сүзендә ишетелә.

– [Ө] авазы сүзнең уртасында урнашкан.

Тәрбияче:

– [Ө] авазы кергән нинди сүзләр беләсез?

Балалар:

– Сөлге, көзге, өстәл, көн, төн, көрәк, төс, төлке, төтен.

Тәрбияче:

– Яхшы. Булдырдыгыз балалар! Матур, дөрес җавапларыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Шөгыльне М. Мазуновның «Яз килә» шигырен укып тәмамларга мөмкин.

Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп, кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы –

Сагынып көткән яз килә.

Әйтегезче: кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк.

Көннәр җылы, күктә алсу

Нур сибеп, кояш көлә, –

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.