Аудиоязмада күгәрченнәр гөрләгән тавыш ишетелә.

Тәрбияче:

Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.

– Балалар, тәрәзә янына килегез әле. Карагыз, күктә кояш ничек елмая, көлә! Урамда гаҗәеп җылы! Кояш җылысында бар табигать җанлана. Ишетәсезме, күгәрченнәр гөрләшә. Алар безгә хәбәр итә: язның иң беренче күркәм бәйрәме – 8 Март җитте! Язгы табигать тә, күгәрченнәр дә шуңа шатланалар. 8 нче март – әниләр, әбиләр, дәү әниләр, апа-сеңелләр, җыеп әйткәндә – барлык хатын-кызлар бәйрәме.

Әниләр турында бик күп шигырьләр язылган, җырлар җырлана. Әйдәгез, без дә сезнең белән бер җыр тыңлыйк.

Аудиоязмада « Җырлыйм әнием турында» җыры (Г. Зәйнашева сүзләре, Ф. Әхмәдиев көе: «Туган телдә сөйләшәбез», методик кулланма өчен аудиокушымта. ١٧ нче трек) яңгырый.

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Бүлмәгә Яз кызы керә. Балалар белән исәнләшә.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле, безгә кем кунакка килгән?

Балалар:

– Яз кызы кунакка килгән.

Тәрбияче:

– Яз кызының кәрзинендә нинди матур чәчәкләр! Бу нинди чәчәкләр икән, белмисезме, балалар?

Балалар:

– Бу лалә чәчәкләре.

Тәрбияче:

– Кәрзиндә ниндидер сан да язылган. Кем әйтә ала: нинди сан ул?

Балалар:

– 8 саны.

Тәрбияче:

– Ничек уйлыйсыз: 8 саны нәрсәне аңлата икән?

Балалар:

– 8 нче март көнне бәйрәм итәбез.

– 8 нче март – Әниләр бәйрәме.

Тәрбияче:

– Бик дөрес, 8 март бәйрәм көн икәнлеген аңлата. Яз кызы әлеге матур лалә чәчәкләрен кадерле әниләребезне котлап алып килгән. Балалар, Яз кызы ни өчен нәкъ менә лалә чәчәкләрен сайлады икән?

Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.

Тәрбияче:

– Яз көне бакчаларда иң беренчеләрдән булып лаләләр чәчәк ата, үзләренең матурлыгы белән безне сокландыра. Лалә чәчәге рус телендә «тюльпан» дип атала. «Тюльпан» сүзе төрекләрнең баш киеме булган «тюрбан» сүзеннән килеп чыккан. Лалә чәчәге татар халык бизәкләрендә еш очрый.

Тәрбияче орнамент үрнәкләре күрсәтә.

Тәрбияче:

– Лалә чәчәген Татарстан Республикасы символында да күрергә мөмкин. Искә төшерик әле: республикабызның нинди символында лалә чәчәге ясалган?

Балалар:

– Лалә чәчәге гербта ясалган.

Тәрбияче Татарстан Республикасы туграсын күрсәтә. Балалар чәчәкнең төсе, нәрсә аңлатуы турында сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Балалар, ә сез әниләрегезгә бәйрәм белән котлап нинди бүләк әзерләдегез?

Балалар үз куллары белән әниләренә әзерләгән бүләкләр турында сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Яхшы. Ә менә Галимҗан абый Гыйльмановның «Бүләк» әсәрендә Илдар исемле малай әнисенә нинди бүләк әзерләде икән? Укып карыйк әле.

Тәрбияче Галимҗан Гыйльмановның «Бүләк» хикәясен («Куанычым-багалмам», ٨٧ нче бит) укый. Хикәянең эчтәлеге буенча сораулар бирә.

Тәрбияче:

– Хикәядә кемнәр турында сүз бара?

Балалар:

– Нәсимә, Хәлим, Илдар һәм аларның әнисе турында.

Тәрбияче:

– Балалар нинди бәйрәмгә әзерләнә?

Балалар:

– Балалар әниләр бәйрәменә әзерләнә.

Тәрбияче:

– Илдарның абыйсы Хәлим әнисенә нинди бүләк әзерләгән?

Балалар:

– Сәгать алган.

Тәрбияче:

– Нәсимә апасы нинди бүләк әзерләгән?

Балалар:

– Хушбуй алган.

Тәрбияче:

– Илдар әнисен нинди бүләк белән сөендерергә уйлаган?

Балалар:

– Кардан әнисенең сынын ясаган.

Тәрбияче:

– Илдар бүләген әнисенә тапшыра алганмы? Ни өчен тапшыра алмаган?

Балалар:

– Чөнки кардан ясалган сын, җылыда эреп, суга әйләнгән.

Тәрбияче:

– Илдар, идәндәге юешне күргәч, нәрсә эшли?

Балалар:

– Җәймә белән идәндәге юешне сөртә.

Тәрбияче:

– Әнисе, юеш идәнне күргәч, Илдарга нәрсә ди?

Балалар:

– «Зур бүләк әзерләгәнсең, идәнне югансың, миңа эш калдырмагансың», – ди. Рәхмәт әйтә.

Тәрбияче:

– Илдарның кәефе ничек үзгәргән?

Балалар:

– Башта ул бик борчылган.

– Аның елыйсы килгән.

– Әнисе мактагач, Илдарның кәефе күтәрелгән.

Тәрбияче:

– Әйе, Илдар үзен иң бәхетле малай итеп хис иткән. Мактау, ягымлы сүзләр һәркемне бәхетле итә шул.

Динамик пауза: «Әниемә булышам» уены

Әнииемә булышам,

Урыннарыннан торып басалар,

Менә ничек тырышам:

кулларын алга сузалар,

Кибеткә дә йөгерәм,

бер урында йөгерәләр,

Барысына өлгерәм.

кулларын як-якка җәяләр,

Идән юам, кер уам,

юу хәрәкәтләре ясыйлар,

Бауларга элеп куям.

кулларын өскә күтәрәләр,

Менә ничек тырышам:

кулларын як-якка җәяләр,

Мин әнигә булышам.

кул чабалар.

Тәрбияче:

– Рәхмәт. Балалар, ә сез әниләр бәйрәменә шигырьләр өйрәндегезме? (Әйе, өйрәндек). Ягез әле, сөйләп күрсәтегезче.

Тәрбияче балаларның шигырьләрен тыңлый. Сәнгатьле итеп сөйләүләренә игътибар итә. Аннары балалардан үзләре әзерләгән бүләкләрне әниләренә нинди сүзләр әйтеп, ничек тапшырачаклары турында сораша.

Тәрбияче:

– Дусларым, татар халкында шундый мәкаль бар: «Энә дә бүләк, дөя дә бүләк». Бу нәрсә дигәнне аңлата соң? Бәйрәм көнне әниегезгә шигырь өйрәнеп, аны сөйләсәгез дә, үзегез ясаган рәсемне бүләк итсәгез дә, берәр эшне эшләргә булышсагыз да – алар барысы да әниегезгә зур бүләк була.

Тәрбияче Нәҗип Мадьяровның «Әниемә булышам» шигырен укый:

Мин әнигә булышам,

Табак-савыт юышам.

Чистарган савыт-сабаны

Шүрлекләргә куешам.

Мин әнигә булышам,

Урын-җирләр җыешам.

Иртән гөлләргә су сибәм,

Керләрне дә уышам.

Мин әнигә булышам,

Идәннәрне юышам.

Әни кебек эш остасы

Булу өчен тырышам.

Тәрбияче:

– Балалар, ә сез әниләрегезгә шулай булышасызмы?

Балалар:

– Әйе, булышабыз.

Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелә. Балалар әниләренә ничек булышулары турында сөйлиләр.

«Мин башлыйм – син тәмамла!» үстерешле уены уйнала.

Тәрбияче:

– Мин сезгә бер сүз әйтәм, ә сез бу сүз нинди авазга тәмамланса, шул авазга башланган икенче сүз әйтергә тиеш буласыз. Мәсәлән, әни. Әни сүзе нинди авазга тәмамлана?

Балалар:

– [И] авазына тәмамлана.

Тәрбияче:

– Димәк, сез [и] авазына башланган сүз әйтәсез.

Балалар:

– Ил.

Тәрбияче:

Ил сүзе нинди авазга тәмамлана?

Балалар:

– [Л] авазына тәмамлана.

Тәрбияче:

– [Л] авазына башланган сүз әйтегез.

Балалар:

– Лалә.

Тәрбияче:

Лалә сүзе нинди авазга тәмамлана?

Балалар:

– [Ә]. Әминә.

Тәрбияче, [ә] һәм [ч] авазларының дөрес әйтелешен ныгыту максатыннан, балаларга тизәйткеч өйрәнергә тәкъдим итә.

Чәчәк чәчә Гөлчәчәк,

Чәчмә, чәчмә, Гөлчәчәк.

Чәчәм, чәчәм мин чәчәк,

Чәчәк бит ул әниемә

Матур бүләк булачак.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз. Өйгә кайткач, әниләрегезне котларга, әниләрегезгә булышырга онытмагыз, балалар!