Тәрбияче:

Исәнмесез, дусларым!

Хәерле булсын иртә!

Язгы урман аланына

Чакырам сәяхәткә.

Балалар, менә яз да килде. Урман җәнлекләре хәзер нишлиләр икән? Әйдәгез, шуларны карап кайтыйк.

Балалар куян утырган урынга киләләр.

Тәрбияче:

– Менә безне урманда куян каршы алды. Сез куян турында ниләр беләсез, сөйләп күрсәтегезче.

Балалар:

– Куян – кыргый җәнлек. Ул урманда, кырларда яши.

– Куян җәй көне соры була. Кыш көне тунын акка алыштыра.

– Куян кечкенә, йомшак, матур.

– Куянның алгы аяклары кыска, арткы аяклары озын. Колаклары да озын.

– Куян бик тиз чаба.

– Куянның күзләре кылый, ул куркак.

– Куян кишер, кәбестә ярата.

Балалар юлларын дәвам итәләр. Агач башындагы тиенне күреп алалар. Тиен турында сөйлиләр.

Балалар:

– Тиен агач башында, агач куышында яши.

– Ул кечкенә матур, йомшак.

– Тиен чикләвек ярата.

– Җәй көне үзенә кышка җитәрлек чикләвек, орлыклар, гөмбә киптереп әзерләп куя.

Тәрбияче:

– Тиен оясын агач куышында ясый. Яши торган ягы аерым, кышка әзерләнгән азыкны саклый торган «бүлмәләре» аерым була. Азыкны саклый торган ягында бик тәртип була. Кипкән гөмбәләрне – бер күчтә, чикләвекләрне – икенче күчтә, орлыкларны аерым күчтә саклый.

Шул рәвешле, башка җәнлекләр турында да сөйләшү үткәрелә.

Тәрбияче:

– Балалар, әлеге җәнлекләр яз көне нишли икән, сез ничек уйлыйсыз? Мәсәлән, аю яз көне нишли?

Балалар:

– Аю йокысыннан уяна, өненнән чыга.

Тәрбияче:

– Куян нишли?

Балалар:

– Куян тунын алыштыра.

Тәрбияче:

– Керпе нишли?

Балалар:

– Керпе йокысыннан уяна, өненнән чыга.

Тәрбияче:

– Ә хәзер әйтегез әле: кайсы урман җәнлекләре атамалары ике иҗектән тора?

Балалар:

– А-ю, бү-ре, төл-ке, ку-ян, ти-ен, кер-пе.

Тәрбияче:

– Дөрес. Кайсы сүзләрдә [р] авазы ишетелә? (Бүре, керпе). Кайсы сүздә [ө] авазы беренче иҗектә ишетелә? (Төлке). Куян сүзендә [у] авазы кайсы иҗектә ишетелә? (Беренче иҗектә ишетелә). Куян һәм тиен сүзләрендә нинди бер үк төрле аваз ишетелә? ([Н] авазы ишетелә). Ә хәзер куян сүзе белән сүзтезмәләр төзибез. Куян нинди?

Балалар.

– Куркак куян.

– Кечкенә куян.

– Ак (соры) куян.

– Йомшак куян.

Тәрбияче:

– Бүре нинди?

Балалар:

– Ерткыч, ач, соры, җитез, усал бүре.

«Җөмләне дәвам итегез» уены.

Тиен агачтан-агачка ... сикерә.

– Аю язын йокысыннан ... уяна.

Язын куян тунын ... алыштыра.

– Керпе энәле туны белән дошманнарыннан ... саклана.

Пошиның мөгезләре ... зур, озын.

Динамик пауза: «Җәнлекләр зарядкасы» уены

Кышкы салкыннар үткәч,

Кулларын алга сузып селкиләр,

Ямьле яз килеп җиткәч,

кулларын як-якка җәяләр,

Җәнлекләр уянганнар.

киереләләр,

Җылы өннәрен калдырып,

бер урында атлап торалар,

Зарядка ясарга диеп,

уңга-сулга иеләләр,

Аланга җыелганнар.

урында атлап торалар,

Куяннар һәм тиеннәр

колакларын, «койрыкларын» күрсәтәләр,

Шатланып сикергәннәр.

икерәләр,

Ә керпеләр, бик тырышып,

кулларын билгә куялар,

Иелеп күрсәткәннәр.

куллар идәнгә тигәнче иеләләр,

Аюлар гер күтәргән,

кулларын өскә күтәрәләр,

Бүреләр йөгергәннәр.

урында йөгерәләр,

Төлке белән куяннар

як-якларына караналар,

Куышлы уйнаганнар.

йөгереп китәләр.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар! Урыннарыгызга утырышыгыз. Ә хәзер, әйдәгез, бармак уены уйныйбыз. Сез шигырьне тыңлагыз һәм, уң кулыгыз белән тотып, сул кулның бармакларын бөгә барыгыз.

Имән бармагым – төлке,

Урта бармагым – керпе,

Атсыз бармагым – аю,

Чәнти бармагым – куян,

Тиенне кая куям?

(Ф. Зиннурова)

Бармак уены балалар белән яттан өйрәнелә.

Тәрбияче:

– Мәрзия апа Фәйзуллина урман җәнлекләре турында бик матур шигырь язган. Бергәләп тыңлыйк әле.

Куркак куян, болан, поши,

Төлке, аю һәм бүре –

Кышкы туннарын салалар

Яз җитүгә һәрберсе.

Җәнлекләрнең йон койганын

Кызылтүш күзләп тора.

Һәм, аларны ваклап ташып,

Бик матур оя кора.

Тәрбияче:

– Балалар, шигырьдә нинди җәнлекләр турында сүз бара?

Балалар:

– Куян, болан, поши, төлке, аю, бүре.

Тәрбияче:

– Нинди җәнлекләр яз көне кышкы туннарын сала?

Балалар:

– Куян, болан, поши, төлке, аю, бүре.

Тәрбияче:

– Ә нинди кош әлеге йоннан оя кора?

Балалар:

– Кызылтүш оя кора.

Тәрбияче:

– Кошлар җәнлек йоннарын, салам кисәкләрен, агачның сынган ботакларын җыеп, оя коралар. Йомырка салып, бала чыгаралар. Табигать дусларыбызга карата игътибарлы, мәрхәмәтле булыйк, балалар.

«Могҗизалар кыры» зиһен сынаш уены уйнала. Конвертларга кыргый җәнлекләр рәсемнәре салына. Балалар, конверттан нинди җәнлек рәсемен алсалар, шул җәнлек турында сөйлиләр.