Тәрбияче:

– Балалар, яз көне иң беренчеләрдән булып безнең якларга кара каргалар кайтуын инде без беләбез.

Борын-борын заманда кешеләр язның ничек килгәнен аңламаганнар. Ямьле, матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Алар кайткан хөрмәткә бәйрәм оештырганнар. Кара карга турында менә шундый такмак та уйлап чыгарганнар:

Карга әйтә: кар, кар,

Туем җитте, бар, бар!

Ярма, күкәй алып бар,

Ипи-сөтең алып бар,

Карр, карр, карр!

Эндәш балалар белән яттан өйрәнелә. Шулвакыт, җырлый-җырлый, кулына рогатка тоткан Белмәмеш (тәрбияче ярдәмчесе) килеп керә.

Тәрбияче:

– Белмәмеш, син нишләп кулыңа рогатка тотып йөрисең?

Белмәмеш:

Мин – Белмәмеш, Белмәмеш,

Шук малай мин – Белмәмеш.

Кулга рогатка аламын,

Каргаларга атамын!

Тәрбияче:

– Белмәмеш, син нигә каргаларга атасың? Шулай эшләргә ярамый бит!

Белмәмеш. Нигә ярамасын? Алар иртән дә, кичен дә кычкыралар: карр да карр! Туйдырып бетерделәр инде!

Тәрбияче:

– Балалар, әйтегез әле, Белмәмеш дөрес эшлиме?

Балалар:

– Юк, дөрес эшләми?

Белмәмеш:

– Нишләп әле дөрес эшләмәскә, кемгә кирәк ул кычкыра гына белә торган каргалар? Мин бит әле каргаларга гына түгел, чыпчыкларга, күгәрченнәргә, саесканнарга да, тагын мин белмәгән башка кошларга да атам. Их-х, ничек күңелле!

Тәрбияче:

– Эх, Белмәмеш, син шук малай гына түгел, син бик усал, хулиган да икәнсең!

Белмәмеш. Ой, нишләп алай ул, апа?

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, нигә кошларга тияргә ярамаганын, аларның безгә нинди файда китергәнен Белмәмешкә сөйләп бирик әле.

Балалар:

– Кошлар безгә зур файда китерәләр.

– Алар агачларны зарарлы кортлардан арындыралар.

– Басуда, кырларда икмәкне, җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне корткычлардан саклыйлар.

– Бик матур итеп сайрыйлар, җырлыйлар.

Тәрбияче:

– Менә, ишеттеңме инде, Белмәмеш, икенче алай кошларга атып йөрмә. Бир, рогаткаңны да ташлыйк.

Ә хәзер, балалар, мин сезгә Карга боткасы бәйрәме турында сөйлим. Белмәмеш, син дә тыңла.

Элек кешеләр, карлар эреп, ташулар киткәч, каргалар килү хөрмәтенә, ел – мул, ашлык күп булсын дип теләкләр теләп, бәйрәм ясый торган булганнар. Ул бәйрәм « Карга боткасы» дип аталган. Бәйрәм көнне авыл балалары, куллары белән карга канатын каккан шикелле кыланып, йорттан-йортка кереп, йомырка, төрле тәм-томнар җыеп йөргәннәр. Бу вакытта өлкәннәр балаларны игътибар белән күзәткән: исәнләшә беләме, кыюмы, тапкырмы яки оялчанмы – гомумән, баланың үз-үзен тотышына бәя биргәннәр. Балалар, сез дә бик күп ягымлы сүзләр беләсез бит, әйдәгез, шуларны искә төшерик әле.

«Теләк теләү, ягымлы сүзләр әйтү» уены.

Балалар ике командага бүленеп басалар. Кара-каршы ягымлы сүзләр әйтү, теләк теләү ярышы үткәрелә.

Рәхим итегез!

Рәхмәт!

Гафу итегез!

Зинһар өчен!

Дәү үс!

Бәхетле бул!

Балда, майда йөз!

Исән бул!

Исән булыгыз!

Сау булыгыз!

Очрашканга кадәр!

Хушыгыз!

Хәерле кич!

Тәмле төшләр!

Тыныч йокы!

Хәерле иртә! Һ.б.

Тәрбияче (бәйрәм турында сөйләүне дәвам итә). Халыкны бәйрәмгә чакыруның үз такмаклары булган. Менә, тыңлагыз әле:

Өйдәме түтәй,

Тизрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

Май кирәк, ярма кирәк.

Карга туена бар да кирәк.

Тагын булса он чыгар,

Пешерербез без чумар.

Ярма-майларны җыеп бетергәннән соң, балалар, азык-төлекне алып, су буена яки тау итәгенә җыелганнар. Анда өлкәннәр казан асканнар, барлык ярманы, йомырканы – һәммәсен бер казанга салып ботка пешергәннәр. Ботка пешкән арада төрле уеннар уйнаганнар, күңел ачканнар, җырлаганнар, биегәннәр. Әйдәгез, без дә уйнап алабыз.

Динамик пауза: «Кайнар бәрәңге» уены.

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уен музыкага уйнала. Уртача зурлыктагы туп – «кайнар бәрәңге» – кулдан-кулга йөри. Һәркем аны тизрәк иптәшенә бирергә тырыша. Музыка туктаганда ул кем кулында калса, шул бала уеннан чыга. Уенда иң озак калган бала җиңүче була.

Тәрбияче (бәйрәм турында сөйләүне дәвам итә). Бәйрәм бөтен халык берләшеп ботка ашау белән тәмамланган. Калган ботканың бер өлешен, җир-су ияләренә, кара каргаларга дип, җиргә салып калдырганнар. Ә бер өлешен авылга алып кайтып, авылның барлык кешеләрен ботка белән сыйлаганнар. Халыкта «карга боткасын» ашаган кеше ел буена сау-сәламәт, авырмый дигән ышану яшәгән. Менә ишеттеңме инде, Белмәмеш?

Белмәмеш. Миңа бик оят, мин барысын да аңладым. Кешеләр кошлар хөрмәтенә бәйрәм ясаганнар, ә мин рогаткадан атып йөрим. Мин беркайчан да алай эшләмәм. Гафу итегез мине, апа, гафу итегез мине, балалар. Менә, рогаткамны да ватып ташлыйм.

Тәрбияче:

– Балалар, без Белмәмешне гафу итик. Ул кошлардан да гафу үтенсен: аларга җимнәр сипсен, сыерчыкларга яз саен әтисе белән оя ясап куйсын.

Белмәмеш. Ярар, апа, ярар! Сау булыгыз, балалар!

Балалар Белмәмеш белән саубуллашала. Тәрбияче «Җөмләне дәвам ит» исемле дидактик уен оештыра.

Яз көне җылы яктан ... . Кошлар матур итеп ... . Бәйрәм көнне авыл балалары ... . Өйдәме түтәй, тизрәк ... . Май кирәк, ярма... .

Тәрбияче балаларны мактый, халык бәйрәмнәрен истән чыгармаска кирәклеген аңлата, нәтиҗә ясый, шөгыльне тәмамлый.

Шөгыльдән тыш вакытта Йолдыз Шәрапованың «Карга боткасы», Әзһәр Габидиның «Карга боткасы» шигырьләрен, шулай ук «Карга боткасына сый җыйганда», «Бәйрәмгә чакыру» халык авыз иҗаты әсәрләрен («Куанычым-багалмам», ٢٤٠ битләр) өйрәнергә мөмкин.