Исәнмесез, балалар!

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн барыбызга да!

Тәрбияче:

– Балалар, хәзер нинди ел фасылы? (Яз). Язның ничәнче ае? (Язның беренче ае). Яз кайсы ел фасылыннан соң килә? (Яз кыштан соң килә).

Яз айларын әйтегез.

Балалар:

– Март.

– Апрель.

– Май.

Тәрбияче:

– Хәзер нинди ай?

Балалар:

– Март.

Тәрбияче:

– Дөрес, балалар. Март ае – матур, язгы ай. Чү, нинди матур җыр яңгырый, тыңлыйк әле.

Аудиоязмада «Умырзая» җыры (татар халык көе, Әхмәт Фәйзи сүзләре) яңгырый.

Тәрбияче:

– Балалар, җыр нәрсә турында ?

Балалар:

– Умырзая турында.

Тәрбияче:

– Әйе, умырзая чәчәге турында. Хәзер мин сезгә умырзая турында бер легенда сөйлим, тыңлагыз.

Бервакыт Кыш әби үзенең ялчылары Суык һәм Җил белән Җиргә язны китермәскә карар кылганнар. Бөтен үсемлекләр дә моңа бик нык кайгырышканнар. Үсемлекләр арасыннан иң кыю һәм тәвәккәле умырзая чәчәге булып чыккан. Ул нәфис кулларын кояшка таба сузган да кояштан ярдәм сораган.

– Кояш, үтенәм синнән, зинһар ярдәм ит миңа! Минем бик тә үсәсем, яктылыкны күрәсем килә! – дигән.

Шунда кояш бу нәфис чәчәкнең моңлы тавышын ишетеп алган һәм үзенең җылы нурларын нәкъ менә чәчәк үсеп утырган урынга җибәргән. Күп тә үтмәгән, чәчәк үскән урында карлар эрегән, һәм, җир өстен ямьләп, гүзәл умырзаялар калкып чыккан. Җиргә яз килгән. Шуннан бирле һәр яз саен, әле кар да эреп бетмәгән вакытта беренче чәчәкләр – умырзаялар үсеп чыга ди.

Тәрбияче легенданың эчтәлеге турында балалар белән сөйләшү үткәрә. Умырзаяның язның беренче чәчәге булуына басым ясый.

Тәрбияче:

«Умырзая язның беренче чәчәге» җөмләсе ничә сүздән тора?

Балалар:

– 4 сүздән тора.

Тәрбияче:

– Җөмләдәге беренче (икенче, өченче, дүртенче) сүзне әйтегез. Умырзая сүзендә ничә иҗек бар?

Балалар (кул чабалар, саныйлар). Сүздә 4 иҗек бар.

Тәрбияче:

– Беренче (икенче, өченче, дүртенче) иҗекне әйтегез. Умырзая сүзендә беренче аваз нинди?

Балалар:

– [У] авазы.

Тәрбияче:

– [У] авазына башланган тагын нинди сүзләр беләсез?

Балалар:

– Урындык, урам, урман, укучы, укытучы.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, урманга сәяхәт ясыйбыз. Шунда [у] авазы булган сүзләр эзлибез.

Балалар:

– Урман, усак, утын, куак, тукран, куян һ.б.

Тәрбияче:

– [У] авазы уртада булган сүзләр әйтегез.

Балалар:

– Туп, суган, буран, дуңгыз, дус, курчак.

Тәрбияче:

– [У] авазы ахырда килгән сүзләр беләсезме?

Балалар:

– Дару, басу, уку, авыру.

Тәрбияче:

– Балалар, ә хәзер бергәләп үрдәк сүзен әйтеп карыйк. Сүз башында нинди аваз ишетелә? (Ү авазы). [Ү] авазы авазы кергән сүзләр әйтегез. (Бүре, үтүк, үлән, күз, күзлек, күл һ.б.)

Тәрбияче сүзләрдә [ү] авазының дөрес әйтелешенә игътибар итә. Урман, үрдәк сүзләрен әйттереп, [у], [ү] авазларын чагыштыра: [у] калын әйтелә, [ү] – нечкә.

Динамик пауза. «Яз килә»

Гөрләвекләр агалар,

Бер урында йөгерәләр,

Күктә кояш елмая.

кулларын өскә күтәрәләр,

Каңгылдашып, торналар

башларын өскә күтәрәләр,

Тезелеп үтте бая.

очу хәрәкәте ясыйлар,

Инешләрдә коена

кулларын як-якта җилпиләр,

Канатланып үрдәк, каз.

чуму, йөзү хәрәкәтләре ясыйлар,

Җирне яшәртеп безгә

кулларын төшерәләр,

Гөлләр алып килә яз.

кул чабалар.

Экранда умырзаялар үскән урман аланы рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Балалар, умырзая – язның беренче чәчәге. Нәзек сабаклы, әмма көчле чәчәк. Чөнки ул кар катламын тишеп чыга. Умырзая бар чәчәкләрдән дә иртәрәк уянырга тырыша һәм кояшка сузыла. Карагыз әле, умырзая чәчәге нинди төстә?

Балалар:

– Ак (шәмәхә) төстә.

Тәрбияче:

– Умырзаяның өлешләрен әйтегез әле.

Балалар:

– Умырзаяның сабагы бар.

– Яфрагы.

– Чәчәге.

Тәрбияче:

– Яфраклары нинди?

Балалар:

– Озынча. Яшел.

Тәрбияче:

– Сабагы нинди?

Балалар:

– Умырзаяның сабагы нәзек.

Тәрбияче:

– Балалар, яз гүзәле умырзаялар да, кызганычка каршы, бүгенге көндә сирәк калганнар. Шуңа бу чәчәкләр Кызыл китапка кертелгән. Кызыл китап – ул җир йөзендә сирәгәя барган һәм сакларга кирәкле үсемлекләр, хайваннар, кошлар һ.б. исемлеге алып барыла торган китап.

«Шулай буламы?» зиһен сынаш уены.

Тәрбияче җөмләләр укый. Җөмләдәге вакыйгалар дөрес булса, балалар кул чабалар, дөрес булмаса – тыпырдыйлар.

1. Яз көне кояш кыздыра, балалар чана шуа.

2. Яз җитте. Урманда умырзаялар чәчәк атты.

3. Түбәләрдән тамчы тама. Кошлар җылы якка китәләр.

4. Яз көне урамда җылы, агачларда бөреләр уяна.

5. Урамда кар ява, без гөмбә җыярга киттек.

6. Урманда кар эри, аюлар йокыдан уяна.

Умырзая чәчәген буяу

Тәрбияче:

– Ә хәзер, күз алдыгызга китерегез, урман аланында умырзаялар чәчәк аткан. Аланга балалар килгән һәм ... Балалар нәрсә эшләгән, ничек уйлыйсыз? (Балалар чәчәкләрне өзмәгән). Менә нинди тәртипле, тәрбияле балалар килгән урман аланына! Балалар, сез дә беркайчан да чәчәкләрне күпләп өзмәгез. Табигать чәчәкләрне җирне матурлау өчен үстерә. Кешеләр табигать матурдыгын бозмаска тиешләр. Чәчәкләр кадерләү, саклауга мохтаҗ!