Хәерле көн туган ягым,

Гүзәл җирем, башкалам!

Сәлам юллыйм һәр кешегә,

Шәп кәеф теләп калам!

Тәрбияче Р. Хафизованың «Нәүрүз килә» шигырен укый.

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Нәүрүзне зурлыйк әле.

Гөрләвекләр челтерәвенә

Кушылып җырлыйк әле.

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Илләр, көннәр ямьләнә.

Бергәләшеп биергә дип,

Куллар кулга бәйләнә.

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Күктән нурлар сибелә.

Туган илем, туган җирем

Язны күреп сөенә.

Тәрбияче:

– Әлеге бәйрәм кайчан үткәрелә?

Балалар:

– Яз килгәч үткәрелә.

Тәрбияче:

– Шигырьдә нинди язгы күренешләр турында әйтелә?

Балалар:

– Гөрләвекләр ага.

– Көннәр ямьләнә.

– Кояш нурларын сибә.

Тәрбияче:

– Әлеге шигырьгә сез нинди исем бирер идегез?

Балалар:

– Нәүрүз килә.

Тәрбияче:

– Роза апа Хафизова да шигырьгә «Нәүрүз килә» дип исем биргән.

Нәүрүз бәйрәме – борынгы бәйрәм – элеккечә Яңа ел бәйрәме. Март ае – яз башы – бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты – 21–22 нче март Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләп үтелгән. Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча яңа көн, яңа ел дигәнне аңлата. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

Элек бу көнне сәүдә итүчеләр кибетләрен япкан. Һөнәрчеләр эшләреннән туктаган. Бар халык ял иткән, бәйрәм иткән, утта пешкән ризыклар ашаган, бер-берсен сыйлаган.

Яшьләр, өйдән өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, озын гомер теләгәннәр. Балалар, өй саен йөреп, кешеләрне бәйрәм белән котлаганнар, шаян такмаклар әйткәннәр:

Торыгыз, тор, хуҗалар!

Нәүрүз җитте, беләмсез?

Нәүрүзчеләр килде сезгә,

Ни сөенче бирәсез?

Нәүрүз әйттек без сезгә,

Хакын бирегез безгә.

Яшегез җитсен йөзгә,

Малыгыз артсын көзгә,

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Нәүрүз ул – игелек, дуслык бәйрәме. Бу язгы матур бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөргәннәр, үзләре дә кунак чакырганнар. Бер-беренә булган үпкәләрен онытканнар, ачуланышкан булсалар, дуслашканнар.

Урамда җырлар җырлаганнар, такмаклар әйткәннәр, кызык сөйләгәннәр. Кичкә кадәр бәйрәм дәвам иткән, икенче көнне бәйрәм һәркемнең өендә булган. Борынгы заманнарда Нәүрүз 13 көн бәйрәм ителгән. Бәйрәм ахырында кешеләр кырга чыгып, Яңа ел каршылаганнар. Кырга чыккан һәркемгә ел буена бәхет һәм иминлек юлдаш булыр дип уйлаганнар.

Бу бәйрәмдә яз кызы Нәүрүзбикә белән Кыш бабай төрлечә көч сынашканнар. Биюдә, җырда, уеннарда гел Нәүрүзбикә җиңеп чыккан. Кыш бабай эстафетаны Нәүрүзбикәгә калдырып, киләсе кышка кадәр төньякка китеп барган. Менә шуңа күрә Нәүрүз ул – тынычлыкка, матурлыкка өнди торган бәйрәм. Мин сезне Нәүрүз бәйрәме белән котлыйм! Нәүрүз мөбарәк булсын!

Балалар:

– Рәхмәт!

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез әле, Нәүрүз бәйрәмендә үткәрелә торган балаларның өйдән-өйгә кереп котлап йөрү йоласын без дә башкарып карыйк. Менә бу ике өйдә ике гаилә тора.

(Өйнең берсендә – тәрбияче ярдәмчесе, икенчесендә музыка җитәкчесе булырга мөмкин).

Без сезнең белән, өйдән-өйгә кереп, Нәүрүз әйтеп йөрербез. Әйдәгез, беренче өйгә таба юнәлик. Ишекне шакыйк. Бергәләп әлеге сүзләрне кабатлыйк:

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез.

1 нче өй хуҗасы:

– Әү, хәзер-хәзер. Исәннәрмесез, балалар!

Балалар:

– Исәнмесез!

Торыгыз, тор, хуҗалар!

Нәүрүз җитте, беләмсез?

Нәүрүзчеләр килде сезгә,

Ни сөенче бирәсез?

Нәүрүз әйттек без сезгә,

Хакын бирегез безгә.

Яшегез җитсен йөзгә,

Малыгыз артсын көзгә,

Нәүрүз мөбарәк булсын!

1 нче өй хуҗасы:

– Менә сезгә йомырка, бодай, ярма бөртекләре. Нәүрүз мөбарәк булсын!

Балалар:

– Рәхмәт! Сау булыгыз!

1 нче өй хуҗасы:

– Сау булыгыз!

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез икенче өйгә таба юнәлик. Ишекне шакыйк. Бергәләп кабатлыйк:

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез.

2 нче өй хуҗасы:

– О-о-о! Кунаклар килгән! Керегез, рәхим итегез. Исәнмесез, балалар!

Балалар:

– Исәнмесез!

Нәүрүз, Нәүрүз! Хуҗалар,

Ага, эне, җиңгәләр,

Нәүрүз керде өегезгә,

Бәйрәм мөбәрәк булсын!

Нәүрүз әйттек без сезгә,

Хакын бирегез безгә.

Яшегез җитсен йөзгә,

Малыгыз артсын көзгә,

Нәүрүз мөбарәк булсын!

2 нче өй хуҗасы:

– Менә сезгә йомырка, бодай, ярма бөртекләре. Нәүрүз мөбарәк булсын!

Балалар:

– Рәхмәт! Сау булыгыз!

2 нче өй хуҗасы:

– Сау булыгыз! Исән-сау йөрегез!

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле, безгә йорт хуҗалары күпме йомырка, ярма, бодай бөртекләре бүләк иттеләр. Элек өлкәннәр әлеге ярма бөртекләре белән казанда пылау пешергәннәр. Балалар пылау пешкән арада төрле уеннар уйнаганнар. Әйдәгез, без дә бергәләп халкыбызның «Там, там, тамчы, там!» уенын уйнап алыйк.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Бер бала уртага чыга. Җыр башлангач, балалар түгәрәк буйлап йөриләр. 1 нче куплетның ахырында уртадагы бала үзенә бер кызны (малайны) чакыра. 2нче куплет барышында алар уртада бииләр, калган балалар урыннарында әйләнәләр. 3 нче куплет башланганда уртадагы балалар түгәрәккә кушылалар, уртага башка бала чыга. Уен шулай дәвам итә.

Тамчы тама, тамчы тама,

Тамчы тама түгелме?

Тамчы тамса, матур язлар

Килеп җитә түгелме?

Кил, Айсылу, бир кулыңны,

Әйләнеп уйныйк бергә.

Уйныйк бергә, биик бергә,

Ямь тулсын яшь күңелгә.

Син уртада, без кырыйда

Әйләнәбез түгәрәк.

Уеныбыз булсын матур,

Күңел ачыйк бергәләп.

Тәрбияче:

– Рәхмәт, балалар! Бик күңелле уйнадыгыз! Әйтегез әле, без нинди бәйрәм турында сөйләштек?

Балалар:

– Нәүрүз бәйрәме турында сөйләштек.

Тәрбияче:

– Нәүрүз бәйрәмен кайчан бәйрәм итәләр?

Балалар:

– Яз көне, 21 мартта.

Тәрбияче:

– Нәүрүз бәйрәмен ничек үткәрәләр?

Балалар:

– Балалар йомырка, ярма җыялар. Җырлыйлар.

– Яшьләр уеннар уйныйлар.

– Матур теләкләр телиләр.

– Өлкәннәр пылау пешерәләр.

Аудиоязмада «Нәүрүз һәм балалар» җыры яңгырый (Г. Гәрәева көе һәм сүзләре).

Тәрбияче (Нәүрүзбикә):

Яратыгыз җәйне дә,

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз язны да.

Балалар:

Нәүрүз, Нәүрүз, зур рәхмәт,

Телибез изге теләк.

Тәрбияче (Нәүрүзбикә).

Яратыгыз көннәрне,

Айларны һәм елларны,

Кешеләр, табигатьне,

Саклагыз сез аларны.

Балалар:

Нәүрүз, Нәүрүз, зур рәхмәт,

Телибез изге теләк.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар! Саубуллашыр вакыт та килеп җиткән. Сау булыгыз!

Балалар:

– Сау булыгыз!