Тәрбияче:

Исәнмесез, дусларым!

Хәерле булсын иртә!

Яхшы кәеф, шат елмаю

Мин сезгә бүләк итәм.

– Бүген без халкыбызның күркәм гадәтләреннән берсе – кунакчыллык турында сөйләшербез. Әби-бабаларыбыз элек-электән үк кунакчыл булган, кунакка ачык йөз, сый-хөрмәт күрсәткән. Кешеләр ни өчен бер-берсенә кунакка йөриләр? Без ни өчен кунак килгәнне яратабыз?

Балалар:

– Кунак килгәч, бик күңелле була.

– Кешеләр бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар.

– Өйдә тәмле ризыклар пешерәләр.

Тәрбияче:

– Шулай, кунак чакыру, кунак килү – бик күңелле. Ә кунак чакыру өчен сәбәпләр күп. Туган көн, яңа йортка күчү, сабан туе. Яңа ел һ.б. бәйрәмнәр уңаеннан кунак чакыралар яки кунакка баралар.

Песи мияулаган тавыш ишетелә.

Тәрбияче:

– Балалар, бу нинди тавыш? Нәрсә шулай кычкыра?

Балалар:

– Песи мияулый.

Экранда битен юып утырган песи рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Балалар, песи нишли?

Балалар:

– Песи битен юа.

Тәрбияче:

– Татар халкында шундый юрау бар: песи битен юса, кунак килә. Димәк, безгә кунак киләчәк! Кунак килү турында халыкта юраулар бик күп. Хәзер мин сезне шуларның кайберләре белән таныштырыйм әле:

* Мендәр ишелсә, кунак көт.

* Кашык яки пычак идәнгә төшсә, кунак килә.

* Самавыр җырлау – кунак килүгә хәбәр.

– Кунак чакырып та, көтмәгәндә дә килергә мөмкин. Кунак килсә, нишләргә? Бу сорауга җавапны мәкальләрдән эзләргә кирәк. «Халык әйтсә, хак әйтә» ди татар халык мәкале.

«Мәкаль әйтеш» уены уйнала. Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче, мәкальнең башын әйтеп, кулындагы тупны бер балага ыргыта. Тупны алган бала мәкальнең ахырын әйтергә тиеш.

Тәрбияче:

– Кунак ишегең ачса, ... (син йөзеңне ач). Әлеге мәкальне ничек аңлыйсыз?

Балалар:

– Кунак килгәч, аларны елмаеп каршы алырга кирәк.

Тәрбияче:

– Бик дөрес әйттегез. Алдагы мәкаль: кунак сые – якты йөз, тәмле сүз, ... (аннан кала ипи-тоз). Бу мәкальне ничек аңларга була?

Балалар:

– Кунакларны елмаеп каршы алырга кирәк.

– Кунаклар белән матур итеп сөйләшергә кирәк.

– Кунакларны тәмле ризыклар белән сыйларга кирәк.

Тәрбияче:

– Кунаклы йорт, ... (хөрмәтле йорт). Әлеге мәкальне ничек аңлыйсыз?

Балалар:

– Өйнең хуҗалары ягымлы, кунакчыл булса, аларга кунаклар күп килә.

– Кунакларны сыйлаган кешене хөрмәт итәләр.

Тәрбияче:

– Яхшы, рәхмәт, балалар. Урыннарыгызга утырыгыз. Балалар, димәк, кунакларны ничек каршы аларга кирәк?

Балалар:

– Кунакларга ягымлы булырга кирәк.

– Кунакларны тәмле ризыклар белән каршы алырга кирәк.

Тәрбияче:

– Бик дөрес әйтәсез, балалар. Ә кунаклар килгәч, нинди тылсымлы, ягымлы сүзләр әйтергә кирәк? Сез әлеге сүзләрне беләсезме?

Балалар:

– Исәнмесез.

– Әйдәгез, рәхим итегез.

– Түрдән узыгыз.

– Сезне сагынып көттек.

– Әйдүк, әйдүк!

Тәрбияче:

– Яхшы. Кунакларны якты йөз белән каршы алырга өйрәндек. Ә хәзер чәй табыны әзерләү тәртибе белән танышыйк. Табын әзерләгәндә, өстәл өстенә нәрсә җәелә?

Балалар:

– Ашъяулык.

Тәрбияче:

– Ашъяулык сүзе ничә сүздән төзелгән? Нинди сүзләр?

Балалар:

– Ике сүздән төзелгән.

– Аш һәм яулык сүзләреннән төзелгән.

Тәрбияче:

– Дөрес, афәрин! Ашъяулык өстенә нинди савыт-саба куела?

Балалар:

– Чынаяк, кашык, тәлинкә.

«Ничә иҗек?» уены.

Тәрбияче савыт-саба турында сораулар бирә, балалар савыт-сабаны өстәлгә куя баралар.

Тәрбияче:

– Өстәлгә атамасы ике иҗектән торган савыт-сабаны куй. Кайсы савыт-саба атамасы ике иҗектән тора?

Балалар:

– Кашык.

Бер бала өстәлгә кашык китереп куя.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, кашык сүзен иҗекләргә бүлеп әйтеп карыйк.

Балалар (кул чабалар). Ка-шык.

Тәрбияче:

– Яхшы. Өстәлгә атамасы өч иҗектән торган савыт-сабаны куярга кирәк. Кайсы савыт-саба атамасы өч иҗектән тора?

Балалар:

– Чынаяк.

Бала өстәлгә чынаяк китереп куя.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, иҗекләргә бүлеп әйтеп карыйбыз.

Балалар (кул чабалар). Чы-на-як.

Тәрбияче:

– Тагын нинди өч иҗектән торган савыт – саба исемен беләсез?

Балалар:

– Тәлинкә.

Бала өстәлгә тәлинкә китереп куя.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, иҗекләргә бүлеп әйтеп карыйк.

Балалар (кул чабалар). Тә-лин-кә.

Тәрбияче:

– Өстәлгә кунаклар килүен хәбәр итүче, җырлап утыручы нинди савыт-саба җитми?

Балалар:

– Самавыр җитми.

Тәрбияче (өстәлгә самавыр куя). Бик дөрес, балалар. Афәрин! Булдырдыгыз!

Динамик пауза: «Көянтә» җырлы-биюле уены.

Балалар түгәрәккә тезеләләр, бер бала көянтә-чиләк асып, уртага баса. Уйнаучылар түгәрәк буйлап йөриләр, уртада торган балага карата такмак җырлыйлар.

Иелмәле, сыгылмалы

Көянтәң бардыр әле.

Үзең кебек матур гына

Дустың да бардыр әле.

Такмак беткәч туктап калалар, җырлап кул чабып торалар. Ә уртадагы бала үзенә бер баланы чакыра, икесе бергә әйләнәләр.

Иелмәле, сыгылмалы

Көянтәм дә, көянтәм.

Үзем кебек дус кызымны

Биетәм дә биетәм.

Тәрбияче:

– Балалар, өстәлгә игътибар белән карагыз әле, кунакларны каршы алырга бар да әзерме? Өстәлдә нәрсәдер җитешми кебек.

Балалар:

– Өстәлдә ризыклар юк.

Тәрбияче:

– Әлбәттә, өстәлдә ризыклар юк. Безнең татар халкы кунакны нинди милли ризыклар белән сыйлый? Сез нинди халык ашларын беләсез?

Балалар:

– Өчпочмак, бәлеш, вак бәлеш, пәрәмәч, кош теле. чәкчәк һ.б.

«Дөрес әйт» дигән дидактик уен уйнала.

Тәрбияче:

– Балалар, мин сезгә иҗек әйтәм, ә сез әлеге иҗеккә тәмамланган милли ризык исемен әйтегез.

Сум ... са (сумса).

Бә... леш (бәлеш).

Өч... почмак (өчпочмак).

Гөбә... дия (гөбәдия).

Кой... мак (коймак).

Кыс... тыбый (кыстыбый).

Чәк... чәк (чәк-чәк)

«Тыңла, бел!» зиһен сынаш уены

Тәрбияче:

– Балалар, экранга игътибар итегез әле. Анда – төрле ризык рәсемнәре. Сез алар арасыннан сорауга туры килгән милли ризыкны табарга һәм исемен әйтергә тиеш буласыз.

* Әлеге милли ризык эченә ит һәм бәрәңге салына. Ризыкның исеме [ш] авазына тәмамлана. Бу нәрсә?

Балалар:

– Бәлеш.

Тәрбияче:

– Бу ризыкның эчлеге дөге, йөзем җимешеннән тора. Исемендә [ө] авазы ишетелә.

Балалар:

– Гөбәдия.

Тәрбияче:

– Әлеге милли ризыкның эчлеге – бәрәңге боламыгы. Атамасында [ы] авазы ишетелә.

Балалар:

– Кыстыбый.

Тәрбияче:

– Әлеге милли ризык майда пешә. Баллы. Аның атамасында [ә] авазы ишетелә.

Балалар:

– Чәк-чәк.

Тәрбияче:

– Афәрин, балалар, булдырдыгыз! Сез кунаклар каршы алырга тулысынча әзер! Безгә кунаклар килгән. Әйдәгез, кунакларны табын янына чакырыйк.

Бергә Ш. Галиевның «Кунаклар» шигырен («Куанычым-багалмам», ٨٧ нче бит) сөйлиләр. Шигырьне ятларга да мөмкин.

Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын.

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янына – чәкчәк.

Бавырсак һәм кош теле.

Ризыклар төрле-төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

Һәркемгә чыгар өлеш:

Бар кыстыбый һәм бәлеш!

– Җитешегез, кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар!