«Табын янында әдәплелек кагыйдәләре».
Информация
Бурычлар
Балаларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыкны үстерү.
Балаларда кунакчыл булу, кунакларга хөрмәт күрсәтү, ягымлылык, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Хәерле көн, балалар! Мин сезгә бер матур шигырь укыйм, тыңлагыз.
Тәрбияче Бари Рәхмәтнең «Аш вакыты» («Куанычым-багалмам», ٢٥٥ нче бит) шигырен укый. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрә.
Тәрбияче:
– Балалар, шигырь кемнәр турында? (Балалар турында). Балалар нишлиләр? (Ашарга әзерләнәләр). Ашау вакытында балалар үзләрен ничек тоталар?
Балалар:
– Башта кул юалар.
– Ашаганда сөйләшмиләр.
– Түкмиләр, чәчмиләр.
– Рәхмәт әйтәләр.
– Авызны чайкыйлар.
– Кулларны юалар.
– Урындыкларны урыннарына куялар.
Тәрбияче:
– Дөрес, балалар. Димәк, болар нинди балалар?
Балалар:
– Тәртипле.
– Әйбәт.
– Тәрбияле.
Тәрбияче:
– Әйе, бу балалар аш вакытында үз-үзләрен бик тәртипле, тәрбияле тоталар. Балалар, хәзер мин сезгә өстәл театры күрсәтәм. Ул нәни куян баласы Озынколакның туган көненә килгән кунаклар турында. Игътибар белән карагыз.
Урман аланы. Куян өе. Озынколак җәнлекләрне каршы ала. Аю баласы Йөнтәс, Бүре баласы, Керпе, Төлке кызы Назлыкай, Тукран Куянны котлыйлар, бүләкләрен бирәләр. Өстәл артына утырышалар.
Әни куян. Кадерле кунаклар, килүегез өчен рәхмәт! Сез бик әдәплеләр икәнсез, берегез да соңга калмыйча, вакытында килдегез.
Йөнтәс (иснәнеп):
– Бик тәмле ис килә, бәлеш пешергәнсез, ахры. Миңа хәзер үк бер кисәген бирегез.
Төлке:
– Миңа да кирәк!
Тукран:
– Нинди тәртипсезлек, нинди тәрбиясезлек бу?! Түземлерәк булырга кирәк. Сез бит кунакка килдегез. «Кунак булсаң, тыйнак бул», – дигәннәр. Ризыкны хуҗалар тәкъдим иткәч кенә ашыйлар. Болай кычкырып утыру бер дә килешми.
Әни куян (өстәлгә бәлеш куеп):
– Бәлешеннән җитешегез, кунаклар!
Ашый башлыйлар. Аю баласы авызын чапылдатып ашый.
Керпе (Аю баласына пышылдап):
– Ашаганда авызыңны чапылдатма. Ризыкны ашыкмыйча, кабаланмыйча гына аша. Авыз чапылдатып ашау – әдәпсезлек билгесе.
Төлке кызы (Бүре баласының, як-якка чәчеп, тәртипсез ашавыннан уңайсызланып):
– Бигрәк ямьсез итеп ашыйсың. Як-якка ризык чәчеп утырма, пөхтәрәк ашарга кирәк.
Бәлеш беткәч, торт чыга.
Әни куян:
– Тортны нәрсә белән ашыйсын беләсездер инде?
Бүре баласы:
– Беләбез, чәнечке белән ашыйлар.
Аю баласы:
– Юк-юк, миңа әнием тортны бал кашыгы белән ашыйлар дип өйрәтте.
Әни куян:
– Бик дөрес өйрәткән әниең, Йөнтәс. Тортны чәй кашыгы белән ашарга кирәк.
Чәй эчеп бетергәч, Куян баласы, җимешне алу өчен, чынаякка тәпиен тыга.
Әни куян (аңа кисәтүле карап):
– Чынаяктагы җимешләрне алу өчен чәй кашыгы куелган бит. Кунаклар, ашаганнан соң. авызларыгызны сөртегез.
Төлке кызы:
– Тез өстендәге тастымаллар авыз сөртү өчен куелганмы?
Әни куян:
– Юк, авызны кәгазь салфеткалар белән сөртәбез. Ә тастымалларны тез өстенә кием буялмасын өчен куялар.
Җәнлекләр хуҗаларга рәхмәт әйтәләр, саубуллашалар.
Тәрбияче:
– Сезгә әкият ошадымы? Аю баласы, Төлке, Бүре баласының үз-үзләрен тотышын ничек бәяләр идегез?
Балалар әкият персонажларының табын янында үз-үзләрен тотышлары турында фикер алышалар. Тәрбияче, балалар белән бергәләп, табын янында дөрес утыру кагыйдәләрен кабатлый.
Балалар:
– Авызда ризык булганда сөйләшергә ярамый.
– Терсәкләрне өстәл өстенә куймыйлар.
– Аякларны селкеп утырырга ярамый.
– Авызны чапылдатып ашау – әдәпсезлек.
– Тастымал тез өстенә куела.
– Иреннәрне сөртү өчен, кәгазь салфеткадан файдаланырга кирәк.
– Ашаганда, кашыкны тәлинкәгә бәреп, тавыш чыгарып утырырга ярамый. һ. б.
Тәрбияче:
– Балалар, табын әдәбе кагыйдәләрен сез яхшы истә калдыргансыз. Бик сөендем. Минем әбием киңәшләрен дә тыңлагыз әле.
* Әти-әнидән алда табын янына килеп утырмагыз.
* Әти-әнидән алда ашка сузылмагыз.
* Ипи валчыгын коеп ашамагыз, ипинең рәнҗүе төшәр.
* Сыныгыгызны ашап бетерегез, югыйсә бәхетегез калыр.
* Вакытында туя бел, кашыгыңны куя бел.
Тәрбияче:
– Бy үгет-нәсыйхәтләреңне һәрвакыт истә тотыгыз, балалар.
Динамик пауза: «Һәркайсының үз эше» (бармак уены)
Исеме әйтелгән һәр бармак бөгелә бара:
Баш бармак ала чынаяк,
Имән бармак – тәлинкә,
Урта бармак – чәнечке,
Атсыз бармак аш сала.
Чәнти бармак ала кашык,
Утырырга, әйдә, ашык.
Тәрбияче:
– Балалар, «Атсыз бармак аш сала» җөмләсендә ничә сүз бар?
Беренче (икенче, өченче, дүртенче) сүзне әйтегез. Атсыз сүзе ничә иҗектән тора? Җөмләдә ике иҗекле тагын нинди сүзләр бар? Бер иҗекле сүзне әйтегез. Бер (ике, өч) иҗекле тагын нинди сүзләр беләсез?
Тәрбияче Сәмига Сәүбәнованың «Ботка нигә тәмле?» әкиятен («Балачак аланы», ٣٢١ нче бит) укый, эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелә.
Тәрбияче:
– Әкият кем турында? (Бер кыз турында). Бу кыз нинди булган?
Балалар:
– Көйсез кыз.
– Әнисе пешергән ризыкны ашамаган.
– Конфет, прәннек кенә сораган.
Тәрбияче:
– Кыз әнисен нәрсә дип алдалаган?
Балалар:
– Моны ашагач эчем авырта.
– Бусын ашасам, күзем авырта.
– Монсын ашамыйм, колагым авырта.
Тәрбияче:
– Ни өчен кызның әнисенең ипи аларга да акчасы калмаган?
Балалар:
– Кызга гел татлы ризыклар гына сатып алганга.
Тәрбияче:
– Кыз манный боткасын ашаганмы? Акырып-бакырып еларга тотынгач, ачуы килгән әнисе кызга нәрсә дигән?
Балалар:
– Пешергән ризыкны яратмагач, корт чүпли торган песнәккә әверел!
Тәрбияче:
– Кыз, песнәккә әверелгәч, ни өчен үкенгән?
Балалар:
– Ботканы ашамаганга үкенгән.
– Ул песнәкләр ашаган бөҗәкне ашый алмаган.
Тәрбияче:
– Ул ничек итеп яңадан кызга әверелгән?
Балалар:
– Ашамый калдырган боткасын ашап бетергәч.
Тәрбияче:
– Димәк, кыз үз хатасын аңлаган. Чөнки шушы вакыйгадан соң ул, әнисе нәрсә пешереп бирсә дә, шуны ашаган. Балалар, ә сез өйдә үзегезне ничек тотасыз? Әниегез биргән ризыкны ашап бетерәсезме? Көйсезләнмисезме?
Тәрбияче шөгыльгә йомгак ясый. Балалар белән табын янында үз-үзеңне тәрбияле тоту кагыйдәләре кабатланыла.
Шөгыль барышында яисә шөгыльдән тыш вакытларда Каюм Насыйриның «Табын әдәпләре», Ризаэддин Фәхреддинның «Ашау әдәпләре» («Куанычым-багалмам», ٢٥١ нче бит) хикәятләрен укырга мөмкин.
Искәрмә. Табын янында утыру кагыйдәләре һәрвакыт: ашаганда да, уйнаганда да, өстәл әзерләгәндә дә кабатланып тора. Төз утыру, пычак, чәнечкедән дөрес файдалану, ризык капкан килеш сөйләшмәү, табын янына башта олыларны утырту һ.б кагыйдәләрне балалар инде яхшы белергә тиешләр. Түбәндә әти-әниләр өчен кайбер киңәшләр бирелә. Аларны ата-аналар белән әңгәмәләр вакытында кулланырга була.
1. Балагыз табын янында тәртипкә һам матурлыкка күнексен өчен, савыт-саба һәрчак чиста һәм күркәм булырга тиеш.
2. Ризык капкан килеш сөйләшү – әдәпсезлек.
3. Тәлинкәгә салганны ашап бетерергә кирәк. (Шуңа күрә балага ашап бетерерлек кенә салынырга тиеш.)
4. Ашны кашык белән ашыйлар, кашыкны уң кул белән тоталар (сул кул тезгә түгел, өстәл өстенә куела). Ашны ашап бетергәндә, тәлинкәне табын ягына янтайталар.
5. Tуралган итне, яшелчә, бәрәңге, макарон ашамлыкларын чәнечке белән (пычаксыз) ашыйлар.
6. Зур кисәкле итне, пычак белән ваклап, чәнечке ярдәмендә ашыйлар. Бу очракта пычак уң кулда, чәнечке сул кулда була.
7. Кәгазь салфеткаларны махсус савытка, тукыма тастымалларны тәлинкә янына куялар.
8. Ипине кисеп, өстәлгә тәлинкә яки ипи савытына салып бирәләр. Ипинең бөтен бер кисәген тешләп ашый башлаганчы, үзеңә кирәк кадәресен генә сындырып алу хәерле.
9. Ашап бетергәч, чәнечке белән пычакны икесен янәшә, тәлинкәгә куярга кирәк. (Тәлинкәдә ризык калдыру килешми.)
10. Торт, пирожный яки кремлы башка татлы камыр нигъмәтләрен кечкенә кашык белән ашыйлар.
Табын янында үзеңне матур, әдәпле тоту кагыйдәләре белән без балаларыбызны даими рәвештә таныштырып торырга тиеш. Моны нотык уку рәвешендә яисә ачуланып эшләргә ярамый. Биредә ата-ананың үз-үзен тотышы бала өчен иң яхшы үрнәк була.
Людмила Васильева-Гангнус. «Әдәплелек әлифбасы» китабыннан.
Шөгыль конспекты «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе» китабына (К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова, Г.М. Сафиуллина. ٢٣٠-٢٣٢ битләр) нигезләнеп язылды.
АПРЕЛЬ