Аудиоязмада кош сайраган тавышлар («Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе», методик әсбап өчен аудиокушымта, ٦٧ нче трек) ишетелә.

Тәрбияче:

– Балалар, бу нинди тавыш?

Балалар:

– Бу – кошлар тавышы.

– Алар сайрыйлар, җырлыйлар.

Тәрбияче:

– Әйе, бу кошлар тавышы. Ничек матур итеп сайрыйлар алар! Аларны тыңлау күңелгә рәхәтлек бирә, шулай бит, балалар?

Тәрбияче (кышлаучы кошлар турында табышмаклар әйтә):

* Гөлдер – гөлдер – гөлдер бу,

Кызыл тәпи кемдер бу? (Күгәрчен).

* Чырык – чырык чыркылдый,

Бер җиргә дә ул китми,

Безнең белән дус яши,

Әйтегез, ул ни? (Чыпчык).

* Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым

Җәен-кышын,

Салмый сары

Алъяпкычын (Песнәк).

– Булдырдыгыз, балалар. Әйтегез әле: күгәрчен, песнәк, чыпчык, тукран –алар нинди кошлар? (Кышлаучы кошлар). Тагын нинди кышлаучы кошларны беләсез? Әйдәгез, каршыгыздагы рәсемнәрдән карап, кошларның исемнәрен әйтегез. Балалар, нишләп бу кошларны кышлаучы кошлар дип атыйлар?

Балалар:

– Көз көне алар җылы якларга китмиләр.

– Безнең белән калалар.

Тәрбияче:

– Кыш көне кошларга ризык табу кыенлаша. Кешеләр аларга ничек булыша?

Балалар:

– Җимлекләр ясыйлар.

– Җимлеккә төрле җим салалар.

– Без дә кошларга җимлекләр ясадык.

«Әйткән буенча, бел!» зиһен сынаш уены уйнала.

Балалар кара-каршы парлап утыралар. Һәр парга кышлаучы кошлар сурәтләнгән рәсемнәр өләшенә. Балалар, рәсемдә нинди кош икәнен әйтмичә, бер-берсенә сораулар бирәләр. Мәсәлән:

– Бу – кышлаучы кош. Бик матур. Томшыгы озын, агачларны дәвалый. Ул нәрсә?

– Бу кош – тукран. Һ.б.

Тәрбияче:

Җылы җилләре, ләйсән яңгырлары белән яз килде. Кояш җылыта. Кар эри. Җылы яктан кошлар кайталар. Балалар, әйтегез әле, яз көне нинди кошлар кайта?

Балалар:

– Кара карга.

– Сыерчык.

– Кыр казы.

– Тургай.

Тәрбияче:

Бу кошларны бер сүз белән ничек атыйбыз?

Балалар:

– Күчмә кошлар.

Тәрбияче:

Дөрес. Тыңлагыз әле, бер табышмак әйтәм, бу нинди кош икән?

Язын килә, көзен китә,

Оя ясасаң, үз итә.

Колга башыңда йорты,

Эчендә аның җырчы.

Балалар:

– Сыерчык.

Тәрбияче:

Бик дөрес, балалар. Кара каргалардан соң безгә язның җырчы кошлары – сыерчыклар (экранда рәсеме күрсәтелә) кайта. Сез әтиләрегез, абыйларыгыз белән сыерчыкларга оялар ясыйсыз. Сыерчыклар, сезгә рәхмәт әйтеп, шул ояларда йомырка салалар, кечкенә кошчыкларын чыгаралар. Беләсезме, балалар, сыерчыклар бик күп тавышларны кабатлый алалар. Эт өрсә – эт булып өрәләр, сыер кычкырса, сыер кычкырган тавыш чыгаралар. Менә шундый артистлар алар – сыерчыклар. Сыерчыклар бик эшчән, тырыш кошлар, нәни балалары чыккач, көне буе аларга ашарга ташыйлар. Көн буена йөзләрчә тапкыр очып, ояларына азык алып кайталар.

Динамик пауза: «Килде яз».

Киң итеп җәеп колач

Кулларны як- якка җәю,

Килде яз, килде яз.

кул чабу,

Елмаеп тора кояш,

кулларны өскә күтәрү,

Көн аяз, көн аяз.

кул чабу,

Кыш буе яткан карлар

чүгәләү,

Эределәр, эределәр.

торып, аякларны тыпырдату,

Сыерчыклар, тургайлар

очу хәрәкәте,

Килделәр, килделәр.

кул чабу.

Тәрбияче Г. Лотфиның «Сыерчык» шигырен укый. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелә.

Шигырьдә нинди кош турында сөйләнә?ыерчык турында). Сыерчыклар нәрсәгә шатлана? (Сыерчыклар яз килүгә шатлана). Оя кайда тора? (Ак каенның башында). Матур ояны кем ясаган? (Ояны балалар ясаган). Сыерчык балаларга ничек итеп рәхмәт әйтә? (Чут-чут итеп сайрый).

Тәрбияче:

Әйе, балалар, шигырьдә кошчык үзенең шатлыгын күрсәтә: ояга басып җырлый, сайрый, кешегә рәхмәтен белдерә.

Экранда карлыгач, сандугач, кыр казы, торна, аккош, карлыгач, тургай, күке һ. б. күчмә кошлар рәсемнәре күрсәтелә. Балалар кошларны танып әйтәләр. Тәрбияче әлеге кошларның файдалары турында сөйли.

«Ничә иҗек, әйт!» дидактик уены уйнала.

Тәрбияче балаларга иҗек саннары буенча кош исемнәрен табарга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Балалар, әйтегез әле: сыерчык сүзе ничә иҗектән тора?

Балалар:

Сы-ер-чык. Өч иҗектән тора.

Тәрбияче:

– Өч иҗекле тагын нинди кош исемнәрен беләсез?

Балалар:

– Сан-ду-гач.

– Кар-лы-гач.

– Кү-гәр-чен.

– Са-ес-кан.

– Я-ба-лак.

– Кы-зыл-түш.

Тәрбияче:

Карга сүзен иҗекләргә бүлеп әйтегез әле: сүз ничә иҗектән тора?

Балалар:

Кар-га. Ике иҗектән тора.

Тәрбияче:

– Ике иҗекле тагын нинди кош исемнәрен беләсез?

Балалар:

– Чып-чык.

– Тук-ран.

– Тил-гән.

– Кү-ке.

– Ак-кош.

– Пес-нәк.

– Тор-на.

Тәрбияче:

– Афәрин, балалар. Рәхмәт сезгә! Без бүген кошлар, аларның файдасы турында сөйләштек. Кошлар – безнең дуслар икәнлеген беркайчан истән чыгармыйк, балалар. Аларны яратыйк, саклыйк, ярдәм итик.