Хәерле көн, дусларым,

Кояшлы көннәр сезгә!

Кышкы салкын артта калды,

Яз аяк басты җиргә.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, табигатьтәге язгы үзгәрешләр, язгы күренешләр турында сөйләгез әле. Яз фасылы сезгә ошыймы? Ни өчен ошый (ошамый)?

Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.

Тәрбияче:

– Габделмәннан абый Рахманколый яз турында менә ничек яза. Тыңлап карагыз әле.

Инде яз җитте,

Җирдә кар эреп бетте.

Салкын буранлы көннәр

Кыш белән узып китте.

Иртән тәрәзәләрдән

Кояш яктысы төшкән.

Нинди матур сайрыйлар –

Кошлар да килеп җиткән.

Җылы һавада йөреп,

Агымсуларны күреп,

Күңелләрем хушлана,

Язның рәхәтен белеп.

Тәрбияче:

– Балалар, сез хушлана сүзен ничек аңлыйсыз? Хушлана – шатлана, соклана дигәнне аңлата. Шигырьдә табигатьтәге нинди үзгәрешләр турында сөйләнә?

Балалар:

– Кар эреп бетте.

– Тәрәзәдән кояш карый.

– Кошлар кайткан. Алар матур итеп сайрыйлар.

– Сулар ага.

Экранда боз китү күренеше сурәтләнгән рәсем күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Балалар, табигатьнең бу күренеше сезгә танышмы?

Балалар:

– Елгада бозлар эри.

– Бозлар ярылган.

Тәрбияче:

– Апрель аенда кояш ныграк җылыта. Елгаларда боз эри, боз катламнары ярыла. Алар су буйлап хәрәкәт итә башлый. Бу күренеш – боз китү күренеше дип атала. Боз киткәндә, елгада ташулар акканда, сак булырга, елга янына якын килмәскә кирәк. Чөнки боз бик юка, су ташкыны көчле була, су астына китү куркынычы бар.

Экранда чәберчек (трясогузка) сурәтләнгән рәсем күрсәтелә. Тәрбияче балаларны әлеге кош белән таныштыра.

Тәрбияче:

– Кечкенә гәүдәле, озын койрыклы бу матур кошның исеме – чәберчек (трясогузка). Бергәләп кабатлыйк әле: чәберчек!

Балалар:

– Чәберчек.

Тәрбияче:

Чәберчек сүзен иҗекләргә бүлик: чә-бер-чек. Ничә иҗек булды?

Балалар:

– Чә-бер-чек. 3 иҗек.

Тәрбияче:

– Бу кош нинди?

Балалар, рәсемгә карап, чәберчек турында сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Чәберчек, башка кошлар кебек, сикереп йөрми, ә кечкенә тәпиләре белән йөгерә. Чәберчек озын койрыгын гел селкетеп тора. Чебен, черки, төрле бөҗәкләрне юк итә. Ул аларны очкан вакытында эләктереп ала. Чәберчек бакчаларны зарарлы бөҗәкләрдән арындыра.

Чәберчек яз көне, карлар эреп, сулыклар барлыкка килү белән, җылы яклардан очып кайта. Ак чәберчек – кешеләр янында, сарылары – болыннарда, урманнарда, тауларда яши. Күбесе су кырында урнаша, шунда бала чыгара.

Балалар, хәтерегездәме, мин сезгә безнең халык табигать күренешләренә бик игътибарлы булган, сүзгә оста дигән идем. Чәберчекнең үз-үзен тотышын күзәтеп, халык чәберчек турында риваять язып калдырган. Кызык, нинди риваять икән ул? Сезнең әлеге риваятьне тыңлыйсыгыз киләме?

Балалар:

– Әйе, бик тыңлыйсыбыз килә.

– Чәберчек турында күбрәк беләсе килә.

Тәрбияче:

– Мин укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

Тәрбияче «Ни өчен Чәберчек килмичә боз китми икән?» риваятен («Куанычым-багалмам», ١٠٩ нчы бит) укый. Эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрә.

Тәрбияче:

– Балалар, боз кайсы айда китә башлый?

Балалар:

– Апрель аенда боз китә.

Тәрбияче:

– Ни өчен кайбер елны елгаларда боз бик иртә – апрель башларында ук китә башлый, ә кайбер язны апрель буена да кузгалмый ята?

Балалар:

– Чөнки боз чәберчек исемле кошны көтә.

Тәрбияче:

– Чәберчек, җылы яклардан кайту белән, нишли?

Балалар:

– Боз өстеннән йөри, бозның калынлыгын тикшерә.

– Койрыгы белән бозны вата.

Тәрбияче:

– Чәберчек бозны ничек вата?

Балалар:

– Алга таба сикерә дә койрыгы белән бозга суга.

– Боз шатырдап ярыла.

– Тагын суга, тагын ярыла.

– Аннары боз кузгалып китә.

Тәрбияче:

– Чәберчек, мактанып, нәрсә ди?

Балалар:

– Үзем кечкенә булсам да, койрыгым алтмыш пот! – ди.

Тәрбияче:

– Ничек уйлыйсыз: алтмыш пот ул күпме икән, әзме?

Балалар:

– Күп.

Тәрбияче:

– Әйе, алтмыш пот – бик зур авырлык. Пот ул авырлыкны үлчәү берәмлеге. Чынбарлыкта, чәберчек бик җиңел кош. Ул боз өстеннән йөргәндә койрыгын гел селкетеп йөри, шуңа күрә кешеләргә чәберчек бозны вата кебек тоела. Әмма кечкенә генә кош зур бозларны ватарга сәләтле түгел. Чәберчек бозны вата алмый. Бу – халыкның уйдырмасы – риваять кенә.

Элек-электән кешеләр боз китүне күзәтергә яраткан. Татар халкында боз карау дигән бәйрәм дә булган. Халык елга тирәсенә җыелып бәйрәм ясаган, уеннар уйнаганнар. Әйдәгез, без дә уйнап алабыз.

Динамик пауза: «Чәберчек» уены.

Безнең капка төбенә

Урында атлап торалар,

Чәберчек килеп кунды.

чүгәлиләр,

Озак кына утырды да

чүгәләп торалар,

Кинәт, очып, юк булды.

торып, очу хәрәкәтләре ясыйлар,

Без дә торыйк урыннан,

бүлмә буйлап «очып» йөриләр,

Очыйк чәберчек артыннан!

туктап, кулларын як-якта селкеп торалар.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар. Бик күңелле уйнадыгыз. Мин сезгә риваятьне тагы бер кат укыйм, сез игътибар белән тыңлап, хәтердә калдырырга тырышыгыз. Аннары үзегез сөйләп күрсәтерсез.

Тәрбияче риваятьне икенче кат укый. Аннары берничә баланың сөйләвен тыңлый.

Тәрбияче:

– Рәхмәт, балалар, бик яхшы сөйләдегез. Әйдәгез, уйнап алабыз. Мин сезгә кош исеме әйтәм. Сез әлеге кошның исеме нинди авазга тәмамланса, шул авазга башланган икенче кош исемен әйтегез. Мәсәлән: чәберчек. Сүз нинди авазга тәмамлана?

Балалар:

[К] авазына тәмамлана.

Тәрбияче:

– [К] авазына башланган кош атамасы әйтегез.

Балалар:

– Карга.

Тәрбияче:

– Нинди авазга тәмамлана?

Балалар:

[А] авазына тәмамлана.

Тәрбияче:

– [А] авазына башланган кош атамасы әйтегез.

Балалар:

– Акчарлак.

Тәрбияче:

– Нинди авазга тәмамлана?

Балалар:

[К] авазына тәмамлана.

Тәрбияче:

– [К] авазына башланган кош атамасы әйтегез.

Балалар:

– Күгәрчен.

Тәрбияче:

– Нинди авазга тәмамлана?

Балалар:

[Н] авазына тәмамлана.

Тәрбияче:

– Яхшы. Уенның кагыйдәсен үзгәртәбез. Хәзер [н] авазына тәмамланган кош исемен әйтегез.

Балалар:

– Тукран, саескан.

Тәрбияче:

– Яхшы. Хәзер [ч] авазы кергән кош исемнәрен әйтегез.

Балалар:

– Чыпчык, чәберчек, чәүкә, күгәрчен, карлыгач, әтәч, акчарлак.

Тәрбияче:

– Чыпчык, чәберчек сүзләрендә [ч] авазы кайда ишетелә?

Балалар:

– Сүз башында, уртада.

Тәрбияче:

– Афәрин, балалар, сез бик игътибарлы! Ә хәзер [к] авазына башланган кош исемнәрен әйтегез.

Балалар:

– Карлыгач, күгәрчен, карга, кызылтүш, каз.

Тәрбияче:

– [К] авазына тәмамланган кош исемнәре беләсезме?

Балалар:

– Чыпчык, ябалак, тавык, үрдәк.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар. Сез барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез. Рәхмәт сезгә!

Тәрбияче шөгыльгә йомгак ясый. Тагын бер тапкыр боз китү вакытында елга ярларына якын ук бармаска кирәклеген искәртә. Шөгыль «Яз җитә» җырын (Ф. Кәрим сүзләре, Җ. Фәйзи музыкасы: Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе. Методик әсбап өчен аудиокушымта, ١٤٧ нче трек) тыңлау белән тәмамлана.

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла,

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ягына...