«Сәлам, Галәм!»
Информация
Бурычлар
Балаларның күзәтүчәнлекләрен, танып белү һәм эзлекле фикерләү сәләтен үстерү.
Балаларда яңа белемнәр алуга омтылыш, кызыксынучанлык, иҗади фикерләү сыйфаты тәрбияләү. Космонавтлар һөнәренә кызыксыну уяту.
Шөгыль барышы
Тәрбияче балаларны сәламли.
Исәнме, Кояш! Исәнме, Галәм!
Сезгә, дусларым, иртәнге сәлам!
Исәнме, Азат! Саумы, Салават!
Авырмыйсызмы, Хәят һәм Булат?
Сәлам, Мәликә! Исәнме, Иркә!
Хәерле иртә! Хәерле иртә!
Тәрбияче:
– Балалар, хат ташучы безгә иртән хат китерде. Бу хат – безне Галәмгә сәяхәткә очарга чакыру хаты. Аны «Космонавтика» үзәгеннән җибәргәннәр. Сез ничек уйлыйсыз: Галәмгә кемнәр оча ала?
Балалар:
– Космонавтлар.
Тәрбияче:
– Сезнең космонавт буласыгыз киләме?
Балалар:
– Әйе, космонавт буласым килә.
– Мин дә үскәч космонавт булырга уйлыйм.
Тәрбияче:
– Ә космонавтлар нинди булырга тиеш, беләсезме?
Балалар:
– Көчле.
– Җитез.
– Игътибарлы.
Тәрбияче:
– Балалар, космонавт булу өчен көчле генә түгел, ә кыю һәм чыдам да булырга, шулай ук бик күп белергә кирәк. Галәмгә нәрсә белән очарга мөмкин дип уйлыйсыз? Самолет беләнме?
Балалар:
– Юк. Ракета белән.
Тәрбияче:
– Дөрес. Ракетаның двигателе бик көчле. Ул зур тизлек белән оча. Ә сез беләсезме: кешеләрне элек-электән үк күк җисемнәре (ай, кояш, йолдызлар) кызыксындырган. (1 нче слайд). Алар галәмгә очу турында хыялланганнар. Галимнәр космик корабль уйлап тапканнар. Башта кешеләрне очыртырга курыкканнар. Шуңа күрә иң беренче булып галәмгә этләрне җибәреп караганнар. Ул этләрнең исеме «Белка» һәм «Стрелка» булган. (2 нче слайд). Алар галәмнән исән-имин әйләнеп кайткач, кешеләр үзләре очканнар.
Иң беренче булып галәм киңлекләрен яулаган кеше – Юрий Алексеевич Гагарин. (3 нче слайд). 1961 елның 12 апрелендә «Восток» космик кораблендә Юрий Гагарин космоска очты. Шуннан бирле 12 апрель һәр елны Космонавтика көне итеп билгеләп үтелә.
Экранда В. Терешкова һәм А. Леонов портретлары (4 нче слайд) күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Валентина Терешкова – беренче хатын-кыз космонавт. Ә космонавт Алексей Леонов иң беренче тапкыр ачык космоска чыга.
Космонавтлар – курку белмәс, кыю, тапкыр һәм зирәк кешеләр, дидек. Мондый сыйфатларны кечкенәдән үк булдырырга кирәк. Ягез әле, бергәләп уен уйнап алыйк. Мин сезнең зирәклегегезне сынап карыйм. Уен «Капма-каршысын әйт» дип атала.
Батыр – куркак |
Кыю – кыюсыз (оялчан) |
Моңсу – шат |
Алдакчы – намуслы |
Көчле – көчсез |
Ялкау – тырыш |
Белемсез – белемле |
Карт – яшь |
Тиз – әкрен |
Юмарт – саран |
Тәрбияче:
– Балалар, хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм: игътибар белән тыңлагыз, табышмакларның җавапларын таба алырсызмы икән?
* Ул булса, көн була.
Ул булмаса, төн була. (Кояш)
* Ярты икмәк, туп, урак –
Торган җире бик ерак.
Төнлә калка, көндез ята. (Ай)
* Төнлә баксам, күк тулган,
Иртән баксам – юк булган. (Йолдызлар)
Тәрбияче:
– Кояш, ай, йолдызларны күк җисемнәре дип йөртәләр. Ай (5 нче слайд) – Җирнең иярчене, анда һава да, су да юк. Ай өслеге тишкәләнеп беткән, чөнки анда метеоритлар (6 нчы слайд) төшә... Йолдызлар (7 нче слайд) күк йөзендә кечкенә генә нокта булып күренәләр, чөнки алар Җирдән бик еракта урнашканнар. Ә чынлыкта алар – кояшка охшаган кайнар шарлар. Иң кайнар йолдызлар – зәңгәр йолдызлар.
Экранда Кояш системасы рәсеме (٨ нче слайд) күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Галактиканың үзәгендә иң зур йолдыз – Кояш урнашкан. Кояш безгә жылылык, яктылык бирә. Аның тирәсендә 9 планета хәрәкәт итә. (9 нчы слайд). Аларның үз юлы бар, бер-берсенә бәрелмиләр. Кояш һәм планеталарны бергә Кояш системасы дип атыйлар. Без яшәгән планета Жир шары (10 нчы слайд) дип атала. Җир планетасы кояштан иң уңай урынга урнашкан. Бары анда гына яшәр өчен бөтен шартлар бар. Әйдәгез, бергәләп, планеталарның исемнәрен искә төшерик: Плутон, Нептун, Меркурий, Венера, Марс, Уран, Жир шары, Юпитер, Сатурн. Сез алар турында ниләр беләсез?
Балалар:
– Меркурий – кояшка иң якын планета, бу планетада бик эссе.
– Монда тереклек юк.
– Венера планетасында да эссе. Ул болытлар белән капланган. Анда караңгылык.
– Ә Марс кояштан ерак урнашкан, анда бик салкын.
– Юпитер планетасы бик зур. Аның тышы болытлардан тора.
– Юпитерның 12 иярчене бар.
– Сатурн кояштан еракта урнашкан. Сатурн – иң матур планета, аны бик зур боҗра әйләндереп алган.
– Уран, Плутон, Нептун – алар кояштан бик еракта урнашкан. Иң салкын планеталар.
Тәрбияче:
– Балалар, космонавт булыр өчен көчле, җитез, чыдам булырга кирәк, дидек. Моның өчен нишләргә кирәк?
Балалар:
– Спорт белән шөгыльләнергә кирәк.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, без дә хәрәкәтләнеп алыйк.
Динамик пауза: «Спортны ярат!» уены
Бигрәк шаян инде без, |
Иң башларын сикертәләр, |
Тик тормыйбыз бер дә без: |
тыпырдыйлар, |
Кулларны күтәрәбез, |
кулларны күтәрәләр, |
Аннары төшерәбез. |
кулларны төшерәләр, |
Чүгәлибез, торабыз, |
чүгәлиләр, торалар |
Башны уңга борабыз. |
башны уңга боралар, |
Аннан сулга карыйбыз, |
башны сулга боралар, |
Һәм сикерә башлыйбыз. |
бер урында сикерәләр, |
Шуна күрә барыбыз да |
кулларын як-якка җәяләр, |
Сәламәт, йөзебез шат. |
битләрен сыпыралар, |
Сәламәт буласың килсә, |
кулларын иң өсләренә куялар, |
Спортны ярат! |
кул чабалар. |
Тәрбияче «Зөһрә йолдыз» легендасын («Куанычым-багалмам», ١٠٩ нчы бит) укый, легенданың эчтәлеге буенча сораулар бирә.
Тәрбияче:
– Легенда кем турында?
Балалар:
– Зөһрә исемле кыз турында.
Тәрбияче:
– Зөһрә – нинди кыз?
Балалар:
– Матур, акыллы кыз.
– Зөһрә уңган, тырыш, сабыр.
Тәрбияче:
– Зөһрәнең үги әнисе нинди булган?
Балалар:
– Усал, ачулы.
Тәрбияче:
– Ул кызга нәрсә эшләргә кушкан?
Балалар:
– Төпсез савытка су ташырга кушкан.
– «Иртәгә кадәр тутырмасаң, кыйнармын», – дигән.
Тәрбияче:
– Зөһрә кызны күктән нәрсә күзәтеп торган?
Балалар:
– Йолдыз күзәтеп торган.
Тәрбияче:
– Йолдыз нишләгән?
Балалар:
– Зөһрә кызны айга күтәреп куйган.
Тәрбияче:
– Ай янында ялтырап яна торган йолдызны ничек дип йөртәләр?
Балалар:
– Зөһрә йолдыз дип атыйлар.
Тәрбияче:
– Сезнең айда Зөһрә кызны күргәнегез бармы? Әгәр күргәнегез булмаса, кич белән айга игътибар белән карагыз әле.
Зиһен сынаш уены: «Дүртенчесе артык»
Тәрбияче берничә сүз әйтә. Балалар сүзләр арасыннан артык сүзне табалар һәм ни өчен артык икәнлеген аңлаталар.
Марс, Сатурн, көймә, Венера.
Йолдыз, урман, кояш, ай.
Гагарин, Терешкова, Тукай, Леонов.
Венера, Марс, баскыч, Юпитер.
Тәрбияче:
– Балалар, без бүген сезнең белән галәм, планеталар турында сөйләштек. Ләкин чит планеталарда нинди генә кызыклы күренешләр булса да, безнең Җиребездән дә матур планета юк. Безгә бары тик аны сакларга, яратырга, аның турында кайгыртырга кирәк.