«Тамыры ерак агачның гомере озак...».
Информация
Бурычлар
Балаларның бәйләнешле сөйләмен, фикерләү сәләтен үстерү. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү.
Әйләнә-тирә табигатькә, агачларга, урманга сак караш тәрбияләү. Экологик тәрбия бирү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче (табышмак әйтә):
Язын ямь бирә,
Җәен салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә.
Ул нәрсә?
Балалар:
– Агач.
Тәрбияче:
– Бик дөрес, балалар. Язын агачлар ямь-яшел яфраклары, матур, хуш исле чәчәкләре белән безнең күңелләрне сөендерә. Җәен, эссе кояш нурлары кыздырганда, күләгә, салкын бирә. Кышын салкын җилләрдән саклый.
Тәрбияче балаларны тәрәзә янына чакыра, аларның игътибарын балалар бакчасы тирәсендә үскән каеннарга юнәлтә.
Тәрбияче:
– Карагыз әле, балалар, нинди матур төз, зифа каеннар! Бу агачларны өлкәннәр бина эченә олы юлның тузаны кермәсен, транспорт тавышлары сезнең йокыгызны бүлмәсен, әти-әниләрегез эштә чакта балалар тынычлап ял итсеннәр дип утыртканнар. Алар саф һавалы җирдә кошлар тавышын тыңлап тәрбияләнеп үсүегезне теләгән. Игътибар итегез, каеннарга сезнең әтиләрегез, абыйларыгыз ясап алып килгән күпме кош оялары беркетелгән! Аларның һәммәсенә дә кошлар оя корган. Нинди матур безнең туган җиребез, шулай бит, балалар?!
Тәрбияче (икенче табышмакны әйтә):
Колач җәеп каршы ала,
Сулышларны киңәйтә.
Кайчак ул караңгы, шомлы,
Исемен аның кем әйтә?
Балалар:
– Бу – урман.
Тәрбияче:
– Ә сез беләсезме: нинди төрле урманнар була?
Балалар:
– Безнең бакча янындагы урманда чыршылар, наратлар гына үсә.
– Ә без әти белән каеннар гына үсә торган урманга бардык.
Тәрбияче:
– Бик дөрес. Кайбер урманнарда чыршы һәм нарат агачлары гына үсә. Алар ылыслы урман дип аталалар. Кайбер урманнарда каен, имән, өрәңге, усак һәм башка күп төрле яфраклы агачлар үсә. Андый урманны яфраклы урман дип йөртәләр. Каен да, чыршы да үсә торган урманнар да була бит әле. Ничек уйлыйсыз: мондый урманнар ничек дип атала икән? Андый урманнар катнаш урманнар дип атала. Чөнки анда яфраклы агачлар да, ылыслы агачлар да үсә. Ә хәзер экранга карагыз әле: анда нинди урманны күрәсез?
Балалар:
– Бу урманда чыршылар, наратлар үсә.
– Бу – ылыслы урман.
Шул рәвешле, катнаш һәм яфраклы урман рәсемнәре күрсәтелә. Балалар урман төрләрен танып әйтәләр. Тәрбияче балаларның игътибарын куакларга юнәлтә, куакның агачтан ничек аерылуын сорый.
Балалар:
– Агачның юан кәүсәсе, ботаклары бар.
– Агач биек булып үсә.
– Куакның юан кәүсәсе юк.
– Куак тәбәнәк.
Тәрбияче:
– Балалар, ә сез нинди агачларны беләсез? Кем күбрәк агач исемен әйтә?
Балалар агач исемнәрен әйтәләр. Алар әйткән агач рәсемнәре экранда күрсәтелеп бара. Тәрбияче агачларның бер-берсеннән нәрсә белән аерылулары (яфрак формасы, чәчәкләре, җимешләре һ.б.) турында сөйли. «Чылбыр» үстерешле уены уйнала.
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, уйнап алабыз. Мин сезгә агач исеме әйтәм. Әлеге исем нинди авазга тәмамланса, сез шул авазга башланган агач исеме әйтәсез. Мәсәлән, усак. Нинди авазга тәмамлана?
Балалар:
– [К] авазына тәмамлана.
Тәрбияче:
– [К] авазына башланган агач исеме әйтегез.
Балалар:
– Каен.
Тәрбияче:
– Каен сүзе нинди авазга тәмамлана?
Балалар:
– [Н] авазына тәмамлана.
Тәрбияче:
– [Н] авазыннан башланган нинди агач исеме беләсез?
Балалар:
– Нарат.
Шул рәвешле уен дәвам итә: нарат – тирәк – карама – алмагач – чыршы.
Тәрбияче:
– Афәрин, булдырдыгыз, балалар. Сез бик зирәк икәнсез! Әхәзер, әйдәгез, бераз хәрәкәтләнеп алыйк.
Динамик пауза: «Урманда» (З. Гомәрова шигыре буенча)
Кояш көлеп торганда |
Кулларын югары күтәрәләр, |
Килеп кердек урманга. |
кулларын як-якка җәяләр, |
Урман безне кумады, |
сәлам биргән кебек кулларын болгыйлар, |
Без бит аның кунагы. |
кулларын күкрәк турысына куялар, |
Җиләк белән сыйлады, |
иеләләр, |
Шатлык эчкә сыймады. |
кул чабалар. |
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез әле, бергәләп, каен сүзеннән яңа сүз төзик. Каен агачлары үскән урманны ничек атыйлар?
Балалар:
– Каенлык.
Тәрбияче:
– Нарат агачлары үскән урман ничек атала?
Балалар:
– Наратлык.
Тәрбияче:
– Афәрин, балалар!
Экранда имән агачы рәсеме күрсәтелә. Тәрбияче имән агачының төзелеше, аның нинди өлешләрдән торуы турында әңгәмә кора. Балалар агачның кәүсәсе, ботаклары, тамыры, яфраклары булуы турында әйтәләр. Тәрбияче балаларның игътибарын имән агачының тамырларына юнәлтә.
Тәрбияче:
– Балалар, игътибар итегез әле, агачның тамырлары нинди зур һәм көчле! Әлеге тамырлар җир астына бик тирән төшә. Тамырлар ярдәмендә агач җирдән су һәм файдалы матдәләрне үзләштерә. Тамыр көчлерәк булган саен, агач ныграк була. «Тамыры ерак агачның гомере озак була», ди халкыбыз. Димәк, агачның тамырлары тирәнрәк һәм көчлерәк булган саен, ул озаграк яши. Агачларның гомере озын булсын өчен без дә алар турында кайгыртырга, аларны сакларга тиешбез. Бу турыда беркайчан да исегездән чыгармагыз, балалар.
«Сүзнең капма-каршысын әйт» уены оештырыла. Уен өчен туп кирәк булачак. Тәрбияче бер сүз әйтә һәм тупны кайсы да булса балага ыргыта. Тупны тотып алган бала сүзнең капма-каршысын әйтергә һәм тупны кире тәрбиячегә ыргытырга тиеш.
Зур ... кечкенә.
Озын ... кыска.
Озак ... тиз.
Сай ... тирән.
Киң ... тар.
Биек ... тәбәнәк.
Юан ... нәзек (нечкә).
Яхшы ... начар.
Тәрбияче:
– Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер мин сезгә Мәрзия апа Фәйзуллинаның «Чыршының күлмәкләре» дип исемләнгән шигырен укыйм. Шигырьдә нинди күлмәкләр турында сүз бара икән? Игътибар белән тыңлагыз.
Яшь чыршылар киң итәкле
Күлмәкләрен кигәннәр.
Җитәкләшеп, бергәләшеп,
Юл буена килгәннәр.
Энәле күлмәкләренә
Карап тордык, сокланып.
Тик Равил берничә энә
Өзеп алды, шукланып.
Апа әйтте: «Болай эшләү –
Начар гадәт, бел менә:
Һәр чыршы күлмәк алыша
Җиде елга бер генә.
Без энәләрен йолкысак,
Чыршы күлмәксез калыр,
Җиде ел буена ничек
Күлмәксез яши алыр?»
Тәрбияче:
– Балалар, чыршының күлмәге нинди?
Балалар:
– Энәле.
– Киң итәкле.
Тәрбияче:
– Чыршы күлмәген ничә ел үткәч кенә алыша?
Балалар:
– 7 ел үткәч кенә.
Тәрбияче:
– Чыршының энәләрен йолкырга ярыймы?
Балалар:
– Юк, чыршының энәләрен йолкырга ярамый.
– Энәсен йолкысаң, аның күлмәге ямьсезләнә.
– Чыршы елый.
Тәрбияче:
– Бик дөрес, балалар. Агачларны елатырга ярамый!
Шөгыльдән тыш вакытта «Татармультфильм» берләшмәсенең «Агачлар да авырый» мультфильмын карарга мөмкин.