«Иминлек сагында».
Информация
иллюстрациялар; янгын сурәтләнгән рәсемнәр.
Бурычлар
Тормыш өчен куркыныч булган ситуацияләрне күрә белергә өйрәтү. Балаларның аңга алуларын, фонематик ишетү сәләтләрен үстерү.
Матур әдәбият әсәрләре аша балаларда саклык, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
Хәерле көн дусларым,
Имин үтсен көнегез.
Бер-берегезгә карап, елмаеп,
Сез шатлык өләшегез!
– Балалар, сез Рәис исемле малайны һәм Хәдичә исемле кызны беләсезме?
Балалар:
– Юк, белмибез.
Тәрбияче:
– Рәис һәм Хәдичә белән күңелсез хәл килеп чыккан. Алар белән ни булды икән? Хәзер мин сезгә бер шигырь укыйм, аны тыңлагач, барысын да белерсез. Шигырьдә сезгә таныш булмаган сүз бар, ул чыра сүзе. Чыра – ул утын кисәге. Утын тизрәк янып китсен өчен, аны ваклыйлар. Бу вак кисәкләр чыра дип атала.
Тәрбияче Әминә Бикчәнтәеваның «Үрли дә үрли генә» шигырен («Куанычым-багалмам», ١٧٥ нче бит) укый.
Тәрбияче:
– Балалар, Рәис һәм Хәдичә белән нинди күңелсез хәл килеп чыккан?
Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.
Тәрбияче:
– Ни өчен Рәиснең күлмәге янган?
Балалар:
– Рәис чырага ут алган.
– Чырадагы ут Рәиснең күлмәгенә тигән.
Тәрбияче:
– Күлмәгенә ут үрелгәч, Рәис үзенә-үзе ярдәм итә аламы? Янгынның ялкыныннан Рәиснең тәне пешә. Рәискә кем ярдәм итә?
Балалар:
– Рәискә бер апа ярдәм итә.
– Өске фатирда яшәгән апа ярдәм итә.
Тәрбияче:
– Әгәр апа Рәискә ярдәмгә килмәгән булса, Рәис белән нәрсә булыр иде?
Балалар:
– Рәис бик каты пешәр иде.
Тәрбияче:
– Балалар, ут, шырпы белән уйнарга ярыймы?
Балалар:
– Юк, ярамый.
Тәрбияче:
– Әлбәттә, ярамый! Шырпы белән уйнасаң, янгын килеп чыга. Сез Рәис белән Хәдичәгә нинди киңәш бирер идегез?
Балалар:
– Шырпы белән уйнарга ярамый.
Тәрбияче:
– Ничек уйлыйсыз: әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында янгын килеп чыкса, нишләргә кирәк?
Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.
Тәрбияче:
– Янгын килеп чыккан очракта кичекмәстән өлкәннәргә хәбәр итәргә, телефон аша 01 яисә 101 номерына шалтыратырга кирәк. Моны беркайчан да исегездән чыгармагыз, балалар.
Тәрбияче ٠١, ١٠١ цифрларын тактада язып күрсәтә.
Тәрбияче:
– Янгын электр җайланмаларыннан, көнкүреш җиһазларыннан да килеп чыгарга мөмкин. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын табарга тырышыгыз. Әлеге электр җайланмасы атамасы 2 иҗектән тора, ике иҗектә дә [ү] авазы ишетелә.
Балалар:
– Үтүк.
Тәрбияче:
– Дөрес. Үтүк ни өчен кирәк?
Балалар:
– Үтүк белән кер үтүклиләр.
Тәрбияче:
– Үтүк керне үтүкләр өчен югары температурага кадәр кыза. Аңа кагылсаң, кулны пешерә. Өлкәннәр, керне үтүкләп бетерү белән, үтүкне сүндерергә тиешләр, юкса, янгын чыгарга мөмкин.
Икенче табышмакны тыңлагыз. Әлеге көнкүреш җайланмасы атамасы 2 иҗектән тора, [ч] авазына башлана, икенче авазы [ә].
Балалар:
– Чәйнек.
Тәрбияче:
– Чәйнек ничек итеп янгын чыганагы булырга мөмкин? Беләсезме? Чәйнек су кайнату өчен кулланыла. Аны кызган электр плитәсенә яисә газ плитәсенә куялар. Чәйнектә су бик кайнар була, әгәр тәнгә тисә, ул тәнне пешерергә мөмкин. Әгәр, чәйнекне вакытында сүндермәсәң, су, озак кайнап, юкка чыга һәм, чәйнек янып, янгын чыганагы булырга мөмкин. Чәйнектә су кайнап чыгу белән, газны сүндерергә кирәк.
Алдагы табышмакны тыңлагыз. Әлеге көнкүреш җиһазы атамасы 2 иҗектән тора, тә иҗеге белән тәмамлана.
Балалар:
– Плитә.
Тәрбияче:
– Дөрес. Кешеләр яши торган йортларда электр һәм газ плитәләре була. Нинди генә плитә булмасын, балаларга плитә янына якын барырга, аның төймәләрен борып уйнарга ярамый. Плитә белән олы кешеләр генә эшли беләләр. Плитә балалар өчен уенчык түгел! Өлкәннәр, электр җиһазларын кулланганнан соң, аларны сүндереп, электр тогыннан өзеп куярга тиешләр.
Ә сез беләсезме: янгын килеп чыкса, янгынны ничек сүндерергә мөмкин?
Балалар:
– Су сибеп сүндерергә мөмкин.
Тәрбияче:
– Барлык очракта да янгынны су сибеп сүндерергә ярамый. Кайбер очракта иң яхшы чара – янгын сүндерүче җайланма. Әлеге җайланма ничек атала икән, тыңлагыз әле:
Янгын гел көчәя бара,
Туктатып булмый ич һич.
Су гына сүндермәс аны,
Кирәк шул... (ут сүндергеч).
Тәрбияче:
– Әйдәгез, сүндерү сүзеннән яңа сүз ясап карыйк: сүндергеч. Сүндергеч сүзе белән нинди сүзтезмә ясап була?
Балалар:
– Ут сүндергеч.
Тәрбияче:
– Бик дөрес. Афәрин, балалар! Әйдәгез, бераз ял итеп, уйнап алабыз.
Динамик пауза: «Шырпы белән уйнама!» уены
Мияу-мияу пескәем, |
Бер кул белән икенчесен сыпыру, |
Соры икән төскәең. |
кулларны як-якка җәю, |
Җылыны яратасын, |
иңбашларны уу, |
Мич башында ятасың. |
кулны-кулга куеп, башны салу, |
Мичтә кызу, ут яна, |
кул чукларын өскә-аска хәрәкәтләндерү, |
Шарт-шорт итә утыны. |
кул чукларын бер-берсе өстенә кую, |
Песи, син сак була күр, |
бармак янау, |
Янмасын матур туның. |
уч төпләрен бер-берсенә терәп, уч төбенә өрү, |
Ут афәте куркыныч! |
куллар белән битләрне каплау, |
Булдырмаска син тырыш. |
кулларны алга сузу, |
Шырпы белән уйнама, |
бармак янау, |
Олылар сүзен тыңла! |
бер кул белән икенчесен сыпыру. |
Тәрбияче:
– Булдырдыгыз, балалар. Ә сез беләсезме, янгын сүндерү һөнәренә ия булган кешене ничек атыйлар?
Балалар:
– Янгын сүндерүче дип атыйлар.
Тәрбияче:
– Балалар, Лондон шәһәрендә янгын сүндерүче этләр бар икән. Рус язучысы Лев Николаевич Толстой әлеге этләрне янгын сүндерүче этләр дип атый. Этләр янгын сүндерүче кешеләргә ничек ярдәм иткәнен беләсегез киләме?
Балалар:
– Әйе, беләсе килә.
Тәрбияче:
– Яхшы. Мин сезгә Лев Николаевич Толстойның «Янгын сүндерүче этләр» хикәясен укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.
«Еш кына шәһәр җирендә, янгын вакытында, өй эчендә балалар кала. Аларны өйдән алып чыгып булмый, чөнки балалар куркудан өй эчендә яшеренә һәм дәшми, ә төтен аша аларны күреп булмый. Бу очракта, Лондонда өйрәтелгән этләрне кулланалар. Әлеге этләр янгын сүндерүчеләр белән яшиләр. Өйдә янгын килеп чыкса, янгын сүндерүчеләр, балаларны коткару өчен, этләрне өйгә кертеп җибәрәләр. Шундый янгын сүндерүче бер эт Лондонда 12 баланы коткарган. Аның исеме Боб.
Бервакыт өйдә янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч, алар янына бер хатын йөгереп килә. Ул, елый-елый, өйдә 2 яшьлек кызы калганын хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр Бобны өйгә кертеп җибәрә. Боб баскыч буйлап йөгерә һәм төтен эчендә күздән югала. 5 минут вакыт үткәннән соң, ул өйдән йөгереп чыга. Тешләре белән күлмәгеннән эләктереп, Боб кызны күтәргән була. Әнисе кызы янына йөгерә, баласының исән-сау булуына шатланып елый. Янгын сүндерүчеләр Бобны иркәли, янгын зыян салмаганмы дип тәнен тикшерә, ләкин Боб кабат өйгә таба ыргыла. Янгын сүндерүчеләр, өйдә тагы тере җан иясе калгандыр дип, этне тоткарламый. Эт өйгә йөгереп керә һәм, озак та тормый, авызына кыстырып, нидер алып чыга. Халык яхшылап карагач, көләргә тотына: Бобның авызында зур курчак була».
Тәрбияче:
– Балалар, янгын сүндерүчеләргә этләр ничек ярдәм итә?
Балалар:
– Янгын вакытында өйдән балаларны алып чыга.
Тәрбияче:
– 12 баланы янгыннан коткарган этнең кушаматы ничек?
Балалар:
– Боб.
Тәрбияче:
– Боб белән нинди кызыклы хәл була?
Балалар:
– Боб янгыннан башта кызны, аннары зур курчакны коткара.
Тәрбияче:
– Бик дөрес. Кемнәр хикәяне сөйләп күрсәтә?
Тәрбияче балаларның сөйләвен тыңлый. Сораулар биреп, ярдәм итә. «Игътибарлы бул!» үстерешле уены уйнала.
Тәрбияче:
– Балалар, хәзер мин сезгә кечкенә генә хикәя укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. Әгәр сүзләрдә [у] авазы ишетсәгез, кул чабарсыз. Сез әзерме?
Балалар:
– Әйе, әзер.
Тәрбияче:
– Балалар урманда учак яктылар. Учакта бәрәңге пешерделәр. Аннары учакны сүндерергә онытып, өйләренә кайтып киттеләр. Учактагы ялкын башта чирәмгә, аннары агачларга капты. Урман янарга тотынды. Авыл халкы, янгынны күреп, янгын сүндерүчеләрне чакырды. Янгын сүндерүчеләр авыл халкы ярдәме белән янгынны сүндерделәр. Янгынның сәбәбе балалар сүндерергә оныткан учак икәнлеге ачыкланды. Әти-әниләре, янгын сүндерүчеләр балаларга алай эшләргә ярамаганлыгын аңлатты. Урманда учак ягарга, янган учакны калдырырга ярамый!
Тәрбияче шөгыльгә йомгак ясый. Йорттагы электр приборларыннан дөрес файдаланмаган очракта, тормышка куркыныч янавы, электр приборларына үзлегеңнән тотынырга, аларны утка ялгарга ярамаганлыгы; янгын чыккан очракта, йорт җиһазлары артларына качмаска, ярдәм сорап кычкырырга кирәклеге; шырпы, зажигалка кебек әйберләр белән уйнарга ярамаганлыгы турында кабат искәртә.