Тәрбияче:

Исәнмесез, дусларым!

Хәерле булсын иртә!

Имин юллар насыйп булсын

Юлга чыккан һәркемгә!

Тәрбияче:

– Балалар, әйтегез әле: халык авыз иҗатына нинди әсәрләр керә?

Балалар:

– Мәкальләр, такмаклар, әкиятләр, санамышлар, тизәйткечләр керә.

Тәрбияче:

– Дөрес әйтәсез, балалар. Мин бүген сезне тагын бер халык мәкале белән таныштырам: «Юлда йөрергә дә акыл кирәк». Сез бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.

Тәрбияче:

– Дөрес. Юлда төрле транспорт йөри, юл йөрү кагыйдәләрен белмәсәң, юл һаләкәтенә очрарга мөмкин. Балалар, сез нинди транспорт төрләрен беләсез?

Балалар:

– Җир өсте, су һәм һава транспорты бар

Тәрбияче:

– Бик яхшы. Балалар, мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын белергә тырышыгыз.

Тәгәрмәчләр өстендә

Зур гына арбасы бар.

Арбаның эченә салып,

Бик күп йөкләр ташыйлар. (Йөк машинасы).

Утырасың, йөгерә

Илтә, кирәк җиреңә

Дүрт көпчәкле, кечкенә

Нинди транспорт кем белә? (Җиңел машина)

Юк, мин поезд түгел,

Ләкин аңа охшаган.

Чөнки йөрибез без

Тимер юллардан. (Трамвай)

Аяклары түгәрәк,

Куышалар, тәгәрәп.

Үзем утырам, үзем чабам

Теләсә кая табан. Бу нәрсә икән? (Велосипед)

Үзе күктә очса да,

Сайрамый, оя кормый.

Бензин, керосин ашый,

Очканда ул юл ясый. Бу нәрсә? (Самолет)

Тәрбияче:

– Яхшы. Алдагы табышмакны тыңлыйбыз:

Җирдә, күктә, суда кешеләрне утыртып йөртә. Ул нәрсә?

Балалар:

– Транспорт.

Тәрбияче транспорт төрләре турында әңгәмә кора. Рәсемнәре экранда күрсәтелә. Тәрбияче транспортның ٤ төре: җир өсте, җир асты, һава һәм су транспорты турында сөйли.

Үстерешле диалог:

– Нинди транспорт төрләрен беләсез?

– Нинди транспортны җир өсте транспорты дип йөртәләр?

– Нинди һава транспортын беләсез?

– Җир асты тимер юлы ничек атала?

– Су өсте, су асты транспортын атагыз.

– Очкычны кем йөртә?

– Поездны йөртүче ничек атала?

– Юл хәрәкәтен көйләүче ничек йөртелә?

– Светофорның өч төсе нәрсә аңлата?

Экранда төрле машиналар рәсемнәре күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Рәсемнәргә карагыз һәм җавап бирегез. Кайсы транспорт атамасы ике иҗектән тора?

Балалар:

– Трамвай, трактор.

Тәрбияче:

– Яхшы. 3 иҗектән торган транспорт атамаларын әйтегез.

Балалар:

– Мотоцикл, пароход, троллейбус, самолет.

Тәрбияче:

– Бик яхшы. 4 иҗектән торган транспорт атамаларын әйтегез.

Балалар:

– Велосипед, автомобиль.

Тәрбияче:

– Ә хәзер, балалар, «Машиналар күргәзмәсе»нә рәхим итегез.

Күргәзмәгә йөк һәм җиңел машиналар куелган (экранда күрсәтелә). Балалар күргәзмәне карыйлар, тәрбиячене тыңлыйлар. Аннары машиналар турында аерым-аерым тасвирлап сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Бу нинди машина? (Йөк машинасы). Машинада нинди йөк бар? (Төзелеш материаллары). Нинди төзелеш материаллары?

Балалар:

– Зур, сап-сары бүрәнәләр бар.

– Озын, киң такталар һ.б.

Тәрбияче (йорт җиһазлары төягән машинага күрсәтә). Балалар, ә бу машина кузовында нәрсәләр бар?

Балалар:

– Зур шкаф бар.

– Өстәл, урындыклар төялгән.

– Карават та куелган.

– Йорт җиһазлары куелгән.

Тәрбияче (ашлык төягән машинага күрсәтә). Бу машина нәрсә төягән, беләсезме?

Балалар:

– Бу машина ашлык төягән.

– Ашлыкны элеваторга илтәдер.

– Ашлыкны басудан алган да элеваторга илтә.

Тәрбияче:

– Бу нинди машина? (Җиңел машина). Бу матур җиңел машинага кемнәр утырган? (Әти-әнисе белән ике бала). Балалар, сез ничек уйлыйсыз, бу гаилә кая бара?

Балалар:

– Мин туган көн бәйрәменә дип уйлыйм.

– Мин дә шулай уйлыйм. Чөнки аларның кулларында матур төргәк, чәчәк бәйләме.

– Алар дәү әниләренә барадыр.

Динамик пауза: «Олы юлда» уены

(Г. Гыйбадуллина шигыре буенча)

Абыем белән бергә

Бүлмә буйлап баралар,

Чыктык без юлга.

кулларын алга сузалар,

Тамаша икән анда:

иң өсләрен күтәрәләр,

Тыз-быз чаба машина!

йөгерәләр,

Абыем әйтә: «Машиналар

туктап калалар,

Бик күп төрле була», – ди,

кулларын өскә күтәрәләр,

Әнә – КамАЗ, әнә – ГАЗлар,

уңга борылалар, кулларын уң якка сузалар,

Ә монысы – УАЗ». – ди.

сулга борылалар, кулларын сул якка сузалар,

Читтән генә торсам да,

кулларын билгә куялар,

Карап шау-шулы юлга,

башларын чайкыйлар,

Күп нәрсәләр аңладым,

бер-берләренә борылалар,

Абый да булгач янда.

Кочаклашалар.

Тәрбияче Ш. Галиевның «Светофорның өч сүзе» дип исемләнгән шигырен («Куанычым-багалмам», ٦٠ нчы бит) укый. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора.

Тәрбияче:

– Урам чатында нәрсә тора? (Светофор). Светофорның кызыл күзе нәрсә дип кисәтә? (Кузгалма!) Кызыл ут янса, нишләргә кирәк? (Туктап торырга кирәк). Сары күз нәрсә ди? (Сабыр бул!) Сары ут янганда нишлибез? (Әзерләнеп торырга кирәк). Яшел ут нәрсә ди? (Ярый, кузгал). Яшел ут янса, нишләргә? (Юл аша чыгарга мөмкин).

– Балалар, юл аша чыкканда кайсы якка карыйлар?

Балалар:

– Башта сул якка, аннары уң якка карыйлар.

Тәрбияче:

– Юлда җәяү йөрүче кешене ничек атыйлар?

Балалар:

– Җәяүле дип атыйлар.

Тәрбияче:

– Транспортта утырып баручы кем дип атала?

Балалар:

– Пассажир.

«Җөмләне дәвам ит» дидактик уены уйнала.

Тәрбияче җөмләне башлый, ә балалар дәвам итеп тәмамлыйлар.

Светофорда кызыл ут янгач, җәяүле ... туктап кала.

– Автобус ишеге ачылгач, пассажир ... автобустан төшә.

Троллейбуска таякка таянган әби килеп кергәч, малай ... аңа урын бирә.

– Хәрәкәт вакытында транспортта махсус тоткычларга ... тотынып барырга кирәк.

Тәрбияче:

– Афәрин, булдырдыгыз, балалар! Сез транспорт, юл йөрү кагыйдәләре турында яхшы беләсез. Рәхмәт сезгә!

Шөгыльдән тыш вакытларда Йолдызның – «Светофор» («Куанычым-багалмам», ١٧٧ нче бит), Р. Мәннанның «Алга утырсаң...» («Куанычым-багалмам», ١٧٨ нче бит) шигырьләрен укырга мөмкин.