«Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?»
Информация
Бурычлар
Балаларның аңга алуларын, игътибарын, фонематик ишетү сәләтләрен үстерү. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү.
Балаларда игътибарлылык, транспорт хезмәткәрләренә ихтирам тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
Исәнмесез, дусларым!
Хәерле булсын иртә!
Имин юллар насыйп булсын
Юлга чыккан һәркемгә!
Тәрбияче балаларның игътибарын экранга юнәлтә. Анда «Каз белән Аккош» әкиятеннән велосипедка утырган Каз һәм Аккош рәсеме.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, безгә нинди кунаклар килгән! Кайсы әкияттән килгәннәр әлеге кунаклар?
Балалар:
– «Каз белән Аккош» әкиятеннән килгәннәр.
Тәрбияче:
– Дөрес. «Каз белән Аккош» әкиятен кем язган?
Балалар:
– «Каз белән Аккош» әкиятен Абдулла Алиш язган.
Тәрбияче:
– Балалар, Каз да, Аккош та нинди транспортка утырган?
Балалар:
– Велосипедка утырганнар.
Тәрбияче:
– Балалар, ә Каз белән Аккош юл йөрү кагыйдәләрен беләләрме икән?
Тәрбияче балаларның фикерләрен тыңлый.
Тәрбияче:
– Ә сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме? Әйдәгез, юл йөрү билгеләрен искә төшерик әле: алар нинди билгеләр?
Балалар:
– Кисәтү билгеләре була.
– Тыю билгеләре.
– Мәгълүмат бирү билгеләре.
Тәрбияче:
– Афәрин, балалар. Ә хәзер кисәтүче билгеләргә ниндиләре керүен искә төшерик.
Балалар:
– «Балалар» дигән билге бар.
– «Җәяүле» билгесе.
– «Куркыныч борылыш».
– «Ике яклы хәрәкәт».
– «Юл эшләре»
Шул рәвешле, «Тыючы билгеләр» («Хәрәкәт тыела». «Узу тыела». «Йөк машиналарына керү тыела», «Велосипедта йөрү тыела» һ.б.), «Мәгълүмат бирүче билгеләр» («Ашыгыч ярдәм пункты», «Туклану пункты». «Телефон», «Туктау урыны» һ.б.) хәтердә ныгытыла.
Тәрбияче:
– Ә сез беләсезме, велосипедчыга юлның кайсы өлешеннән хәрәкәт итү рөхсәт ителә?
Балалар:
– Велосипед юлыннан хәрәкәт рөхсәт ителә.
Тәрбияче:
– Дөрес. Әлеге юлның велосипед юлы икәнлеген ничек белергә?
Балалар:
– Юл билгесенә карап белергә була.
Тәрбияче:
– Түбәндәге билгеләр арасыннан «велосипед юлы» билгесен сайлап алыгыз.
Балалар «велосипед юлы» билгесен табып күрсәтәләр.
Тәрбияче:
– Дөрес, балалар. Ә менә бу юл билгесе нәрсәне белдерә?
Балалар:
– Велосипедта йөрү тыела.
Тәрбияче:
– Бу юл билгесе нәрсәне белдерә?
Балалар:
– «Керү тыела».
Тәрбияче:
– Дөрес! Балалар, велосипедта йөрүчене ничек атыйлар?
Балалар:
– Велосипедчы дип атыйлар.
Тәрбияче:
– Бик дөрес! Юл аркылы чыкканда велосипедчы ничек хәрәкәт итәргә тиеш?
Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.
Тәрбияче:
– Юл аркылы чыкканда, велосипедчы, велосипедыннан төшеп, аны этеп алып барырга тиеш. Ә сез әлеге кагыйдәләрне үтисезме? (Әйе, үтибез).
Тәрбияче К. Низамованың «Велосипедыңа өйрәт» шигырен («Куанычым-багалмам», ١٧٧ нче бит) укый.
Тәрбияче:
– Балалар, шигырьдә кем турында сүз бара? (Булат турында). Булат нинди транспорт белән йөри? (Булат велосипедта йөри). Булатны әбисе нәрсә дип орыша? («Егылырсың, машиналар йөргән юлга чыгарга ярамый», – ди). Булат кемнән киңәш сорый? (Булат инспектор Наил абыйдан киңәш сорый). Инспектор ничек җавап бирә? («Юлда сак бул. Юл кагыйдәләрен велосипедыңа да өйрәт, – ди).
– «Инспектор Наил абый безнең күршедә тора». Әлеге җөмлә ничә сүздән тора?
Балалар:
– Җөмлә 6 сүздән тора.
Тәрбияче:
– «Инспектор Наил абый безнең күршедә тора» җөмләсендә нинди сүзтезмәләр бар?
Балалар:
– Инспектор Наил, Наил абый, безнең күршедә, күршедә тора.
Тәрбияче:
– Мин сезгә җөмләне укыйм, ә сез, әгәр сүздә [и] авазы ишетелсә, кул чабарсыз. «Инспектор Наил абый безнең күршедә тора».
Инспектор һәм Наил сүзләрен әйткәндә, балалар кул чабалар.
Тәрбияче:
– Ә хәзер әйтегез әле: [и] авазы кергән нинди транспорт төрләрен беләсез?
Балалар:
– Машина, велосипед, мотоцикл.
Тәрбияче:
– Велосипед сүзе белән сүзтезмә төзегез.
Балалар:
– Яңа велосипед.
Тәрбияче:
– Яхшы. Яңа сүзен арттырып ничек әйтергә мөмкин?
Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый.
Тәрбияче:
– Өр-яңа велосипед. Әлеге сүзтезмә белән җөмлә төзегез.
Балалар:
– Кибеттә өр-яңа велосипед күрдем.
– Әти миңа өр-яңа велосипед бүләк итте.
Тәрбияче:
– «Әти миңа өр-яңа велосипед бүләк итте» җөмләсендә [и] авазы нинди сүзләрдә бар?
Балалар:
– Әти, миңа, велосипед, итте.
Тәрбияче:
– Бик дөрес. Сез акыллы балалар! Әйдәгез, үзебезне мактап, кул чабабыз.
Динамик пауза: «Игътибарлы бул!» уены.
Уенның кагыйдәсе шундый: тәрбияче балаларга сүзләр әйтә. Әгәр сүздә [и] авазы ишетелсә, балалар иң өсләрен сикертергә; [ә] авазы ишетелгәндә – чүгәләргә; [а] авазы ишетелсә, урында атлап торырга тиешләр.
Җәяүле – чүгәлиләр, хәрәкәт – чүгәлиләр, велосипед – иң өсләрен сикертәләр, инспектор – иң өсләрен сикертәләр, автобус – урында атлыйлар, пассажир – урында атлыйлар, иң өсләрен сикертәләр.
Тәрбияче А. Седугинның «Машиналар бәхәсе» дигән әкияте буенча өстәл театры күрсәтә.
«Юл чатына 4 машина килеп туктаган да бәхәсләшә башлаганнар. Кем беренче булып узып китәргә тиеш?
Йөк машинасы. Мин – иң кирәкле машина. Төзелешкә кирпечләр илтәм. Мине төзүчеләр көтә.
Автобус. Юк, иң кирәклесе – мин. Пассажирларны ял итәргә алып барам.
Юл чистартучы машина. Сез нәрсә бәхәсләшәсез? Беренче булып мин узарга тиеш. Чөнки мин урам себерәм, тузан калмасын дип, юлга су сибәм.
Кечкенә йөк машинасы. Алга мине үткәрегез! Мин туңдырма алып барам.
Машиналар тавышланганнар, гүелдәгәннәр. Бәхәс кызган. Әгәр полиция хезмәткәре килеп чыкмаса, бу бәхәс нәрсә белән бетәр иде, билгесез, Ул үзенең таягын күтәргән: «Игътибар!» Шоферлар китәргә әзерләнгәннәр, ләкин берсе дә урыныннан кузгалмаган. Ә аннары полицейский таягы белән беренче булып китәргә тиешле машинага күрсәткән. Билгеле инде, бер машина да полицейский белән бәхәсләшеп тормаган, һәр машина, чираты җиткәч, үз эше белән китеп барган.
Тәрбияче:
– Балалар, әкияттә нинди машиналар турында сөйләнә, беләсезме? Мондый машиналарны махсус хезмәт күрсәтү машиналары дип йөртәләр. Ә сез тагын нинди машиналар беләсез?
Балалар:
– Ашыгыч ярдәм машинасы.
– Янгын сүндерүче машина.
– Икмәк ташучы машина.
– Сөт ташучы машина һ. б.
Тәрбияче:
– Юлда машиналарга юнәлешне кем күрсәтә?
Балалар:
– Полицейский.
Тәрбияче:
– Әйе, полицейскийлар – юл хәрәкәте инспекторлары. Алар – юлда бик кирәкле кешеләр. Аларга шоферлар да, мотоцикл йөртүчеләр дә буйсына. Инспектор җәяүлеләрнең дә юл аша чыгуларын күзәтә. Юл һәлакәте вакытында да иң беренче булып юл инспекторлары ярдәмгә килә. Юлда йөрүче машиналарның төзеклеген дә алар тикшерә. Шулай итеп, юл инспекторлары, фаҗига булмасын өчен, бар көчләрен куялар.
Шөгыль ахырында «Юлда булсаң, уяу йөр» мәкаленең мәгънәсе аңлатыла: