Аудиоязмада «Туган тел» җыры яңгырый.

Тәрбияче:

– Балалар, тыңлагыз. Бу нинди җыр?

Балалар:

– «Туган тел».

Тәрбияче:

– Җырның сүзләрен кем язган?

Балалар:

– Габдулла Тукай.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, без дә җырга кушылып җырлыйк.

Тәрбияче Г. Тукайның портретын күрсәтеп, аның бүген туган көне икәнен искәртә. Экранда күрсәтелгән рәсемнәр (балачагы, Казанда, Кырлайда үткән еллары, аның иҗат юлын чагылдырган рәсемнәр) нигезендә тәрбияче Г. Тукай турында кыскача гына сөйли.

Балалар белән әңгәмә (үстерешле диалог):

– Балалар, Тукай кайсы айда туган?

– Ул кайсы авылда туган?

– Аның әти-әнисе турында нәрсәләр беләсез?

– Кечкенә Тукайның балачагы нинди булган?

– Аның Гали исемле малай турындагы шигыре ничек атала?

– Г. Тукайның нинди шигырьләрен, әкиятләрен беләсез?

– 26 апрель көне – бөек Тукаебыз туган көн. Бу көн тагын ничек атала?

Экранда Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Г. Тукайның Туган көненә багышланган бәйрәм чарасыннан фотолар күрсәтелә. Бу бәйрәмнең Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы янында урнашкан Тукай һәйкәле буенда уздырылуы әйтелә

Тәрбияче:

– Һәр елны Татарстанда 26 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел бәйрәме билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Татарстанда күпсанлы тантаналы чаралар үткәрелә. Тантана, гадәттә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов катнашында шәһәр җәмәгать бакчасында Г. Тукай һәйкәле янына чәчәкләр салу белән башланып китә (Фото күрсәтелә). Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы янында урнашкан Тукай һәйкәле тирәсендә бәйрәм концерты, шигърият бәйрәме уздырыла.

Тәрбияче Республикабызның башка шәһәр-авылларында да, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Туган тел көненә багышлап төрле истәлекле чаралар уздырылуы турында сөйли, экранда бәйрәм чаралары сурәтләнгән фотолар күрсәтелә.

«Серле капчык» уены.

Тәрбияче:

– Балалар, минем кулымда серле капчык, анда Г. Тукай әсәрләрен хәтерләткән әйберләр салынган. Сез капчыктан әйберне алырга һәм аның нинди әкияттән яисә шигырьдән икәнен әйтергә тиеш буласыз. Мәсәлән, мин капчыктан уенчык эт алдым. Бу уенчык безгә Тукайның нинди әсәрен искә төшерә?

Балалар:

– «Кызыклы шәкерт».

Капчыкка тарак («Су анасы»), уенчык күбәләк («Бала белән күбәләк»), китап («Эш беткәч уйнарга ярый»), уенчык кош («Карлыгач»), печән («Гали белән кәҗә»), уенчык ат («Пар ат»), уенчык сарык яки бүре («Кәҗә белән Сарык») салынган була.

Динамик пауза: «Ямьле яз»

Шатланышып кошлар кайта,

Кош очу хәрәкәтләре ясыйлар,

Алмагач чәчәк ата.

кулларын алга сузалар,

Күктә кояш җылыта,

кулларын өскә күтәрәләр,

Песи җылыда ята.

башны күтәрелгән ике кул өстенә куялар,

Тып-тып тамчылар тама,

бер урында сикерәләр,

Урамда сулар ага.

кулларын уң якка җибәрәләр,

Көн дә яңгырлар ява,

өскә карыйлар,

Агачлар яфрак яра.

кул чабалар.

Тәрбияче (табышмак әйтә).

Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

«Былтыр кысты», – дип акыра,

Туганнарын чакыра.

– Балалар, бу табышмак кем турында? (Шүрәле турында). Бүген мин сезгә Габдулла Тукайның « Шүрәле» исемле әкиятен («Куанычым-багалмам», 116 нчы бит) укыйм.

Тәрбияче әкиятне укый, эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрә, балаларның фикерләрен тыңлый.

Тәрбияче:

– Балалар, сезгә әкият ошадымы? Әкияттәге вакыйгалар кайсы урманда бара?

Балалар:

– Кырлай урманында.

Тәрбияче:

– Кем төнлә ат җигеп урманга утын кисәргә киткән?

Балалар:

– Бер егет.

Тәрбияче:

– Аңа кем очраган?

Балалар:

– Шүрәле очраган.

Тәрбияче:

– Шүрәле нинди булган?

Балалар:

– Ул бик куркыныч булган.

Тәрбияче:

– Егет аннан курыкканмы?

Балалар:

– Юк, курыкмаган.

Тәрбияче:

– Егет Шүрәледән ничек котылган?

Балалар:

– Егет хәйлә корган.

– Шүрәленең бармагын бүрәнәгә кыстырган.

Тәрбияче:

– Егет үзенең исемен ничек дип әйткән?

Балалар:

Былтыр дигән.

Тәрбияче:

– «Былтыр» сүзен сез ничек аңлыйсыз?

Балалар:

– Үткән ел.

Тәрбияче:

– Шүрәлеләр, Былтыр кысты дигәч, нәрсә дигәннәр?

Балалар:

– Былтыр кысканга, нигә быел кычкырасың, – дип көлгәннәр.

Тәрбияче:

– Ничек уйлыйсыз: Былтыр нинди булган?

Балалар:

– Ул кыю, батыр булган.

– Хәйләкәр дә булган.

– Куркыныч килгәндә югалып калмаган.

Тәрбияче:

– Г. Тукайның бу әкияте безне нинди булырга өйрәтә?

Тәрбияче балаларның фикерләрен тыңлый.

Тәрбияче:

– Балалар, без сезнең белән Габдулла Тукай әсәрләре безне нинди булырга өйрәткәнен ачыкладык. Ул батыр, кыю булырга; авыр чакта югалып калмаска; хезмәткә кечекенәдән үк өйрәнеп үсәргә; хайваннарны, җәнлекләрне, бөҗәкләрне рәнҗетмәскә, аларга карата мәрхәмәтле булырга; өлкәннәрне хөрмәт итәргә; туган телне белергә, аны яратырга өйрәтә. Тукай – безнең күңелләрдә!

Шөгыльдән тыш вакытларда «Татармультфильм» анимация студиясенең Г. Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарын карарга, эчтәлекләре буенча әңгәмәләр үткәрергә тәкъдим ителә.

МАЙ