Тәрбияче:

– Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә!

Тәрбияче Роберт Миңнуллинның «Май килә» шигырен («Куанычым-багалмам», ٢٤١ бит) укый.

Тәрбияче:

– Балалар, шигырь нәрсә турында?

Балалар:

– Май ае турында.

– Май аенда бәйрәмнәр күп булуы турында.

Тәрбияче:

– Дөрес. Май ае бәйрәмнәргә бай. Айның беренче көнендә үк зур бәйрәм билгеләп үтелә. Нинди бәйрәм икән ул, әйтә аласызмы:?

Балалар:

– 1 нче май бәйрәме.

– Яз бәйрәме.

Тәрбияче:

– Балалар, 1 нче май көне Яз һәм хезмәт бәйрәме дип йөртелә.

Экранда тематик рәсемнәр белән слайдлар күрсәтелә.

Тәрбияче бәйрәмнең тарихы турында сөйли.

Тәрбияче:

– 1 май көне күп еллар элек эшчеләрнең үз хокуклары өчен көрәш көне булган. Ул вакытта заводларда һәм фабрикаларда эшчеләрнең тормышы бик авыр була. Алар иртә таңнан кичкә кадәр эшләсәләр дә, авыр хезмәтләре өчен бик аз акча алганнар. Хезмәт хакы кайвакыт ашарга да җитмәгән. 1 майда эшчеләр (хатын-кызлар да, ир-атлар да) демонстрация оештырганнар. Алар флаглар һәм плакатлар күтәреп урамнарга чыкканнар. Плакатларда хезмәт халкының таләпләре язылган була.

Безнең көннәрдә 1 май көне Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Бу – барлык халык бәйрәме! Төрле һөнәр ияләре: эшчеләр, галимнәр, табиблар, укытучылар бәйрәме! Яз һәм Хезмәт бәйрәмен демонстрацияләр белән билгеләп үтү кабул ителгән. Кешеләр кулларына шарлар, флаглар, чәчәкләр тотып урамнарга чыгалар. 1 майда бөтен җирдә музыка яңгырый, оркестрлар уйный. Бар кеше җырлый һәм бии. Плакатларда «ТЫНЫЧЛЫК», «МАЙ», «ХЕЗМӘТ» сүзләре язылган була.

«Җөмлә төзеп әйт» үстерешле уены.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, тынычлык, май, хезмәт сүзләре белән җөмләләр төзеп әйтәбез.

Балалар:

– Безгә тынычлык кирәк.

– Мин тынычлык турында шигырь өйрәндем.

– Мин Тынычлык урамында яшим.

– Без Май бәйрәмендә авылга кайтабыз.

– Мин Май бәйрәмен яратам.

– Май бәйрәмендә әнием белән демонстрациягә чыктым.

– 1 нче Май – хезмәт бәйрәме.

– Абыем армиядә хезмәт итә һ.б.

Тәрбияче:

– Афәрин, булдырдыгыз! Матур җавапларыгызны ишетеп, мин бик сөендем.

«Сайлап ал» дидактик уены уйнала.

Тәрбияче уенның кагыйдәләрен, эчтәлеген аңлата. Балаларга үзләрен демонстрациягә баручылар итеп хис итәргә кирәклеген искәртә.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, без дә демонстрациягә җыенабыз. Моның өчен безгә атрибутлар кирәк булыр. Карагыз әле, өстәлдә демонстрациягә чыгу өчен кирәк булган предметлар һәм төрле һөнәр ияләренең эш кораллары ята. Без аларның кайсыларын үзебез белән ала алабыз, ә кайсыларын эшчеләргә калдырабыз? Үзебез белән алган предметларны «Тынычлык. Хезмәт. Май» дип язылган плакат янына алып килергә, ә эш коралларын һөнәр ияләре сурәтләнгән рәсем янына китерергә кирәк.

Тәрбияче балаларга сораулар бирә. Мисал өчен:

– Марат, син нәрсә алдың? Аны кая куясың? Ни өчен?

Марат. Мин шар алдым. Аны плакат янына куям. Мин демонстрациягә барам.

Балалар:

– Мин кайчы алдым. Аны рәсем янына куям. Ул – тегүчегә кирәк.

– Ә мин флаг алдым. Аны плакат янына куям. Мин демонстрациягә барам.

– Мин чүкеч алдым. Аны рәсем янына куям. Ул – балта остасының эш коралы.

– Мин акбурны рәсем янына куям. Ул – укытучыга кирәк.

– Мин чәчәк алдым. Аны плакат янына куям. Мин демонстрациягә барам.

Уен шулай дәвам итә.

Динамик пауза: «Теләсәң, эш табыла» уены

(М. Фәйзуллина шигыре буенча)

Иртән торгач, гөлләремә

Балалар киереләләр,

Сулар сибәм һәркөнне.

су сибү хәрәкәтләре ясыйлар,

Аның матур чәчәкләре

уң кулның баш бармагын күрсәтәләр,

Сокландыра һәркемне.

башларын чайкыйлар,

Курчаклар чиста булсын дип,

кулларын алга сузалар,

Аларның керен уам.

кер юу хәрәкәтләре ясыйлар,

Ашап-эчкәч, һәрвакытта

эчләрен ышкыйлар,

Чынаягымны юам.

савыт-саба юу хәрәкәтләре ясыйлар

Оста кулларга һәрвакыт,

кулларын алга сузалар,

Теләсәң, эш табыла.

бармак яныйлар,

Эш эшләгәч, тәмле була

кулларын як-якка җәяләр,

Аш та, чәй дә табында.

кул чабалар.

Тәрбияче:

– Балалар, 1 нче май бәйрәменең символы бар. Нинди символ икәнен мин әйткән табышмакның җавабын тапкач белерсез.

Гөрли-гөрли җырлый ул,

Кызыл читек кия ул.

Күлмәкләре күгелҗем,

Татулыкны сөя ул. (Күгәрчен)

Тәрбияче:

– Дөрес, балалар, күгәрчен – тынычлык символы. Ак күгәрчен демонстрация плакатларында да да ясалган. Ак күгәрченнәрне бәйрәм вакытында кешеләр, тынычлык теләп, һавага очыралар. Сез дә үсеп җиткәч, төрле һөнәр ияләре булырсыз, илебезгә хезмәт итәрсез, җиребезнең тынычлыгын сакларсыз. Әйдәгез, хәзер Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышлап плакат ясыйк.

«Тынычлык. Хезмәт. Май» сүзләре язылган ватман кәгазенә балалар фломастерлар белән шарлар, чәчәкләр ясыйлар, күгәрчен рәсеме ябыштыралар.

Ахырдан плакатны төркем бүлмәсенә элеп куялар. Аудиоязмада «Бәйрәм бүген» җыры (Г. Тукай сүзләре, Җ. Фәйзи музыкасы: Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе. Методик әсбап өчен аудиокушымта, ٢٩ нчы трек) яңгырый.