Шөгыль «Җиңү көне» җырын (А. Гайнетдинова сүзләре һәм көе) тыңлау белән башлана. Тәрбияче балаларга «Бөек Ватан сугышы» дигән альбом күрсәтә, халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында сөйли. Аннары Р. Вәлиеваның « Җиңү көнендә» шигырен («Куанычым-багалмам», ٢٤١ нче бит) укый. Эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрә.

Тәрбияче:

– Балалар, мин укыган шигырь сезгә ошадымы? Ул нәрсә турында?

Балалар:

– Шигырь бәйрәм турында.

– Җиңү бәйрәме турында.

Тәрбияче:

– Балалар, Сәрби әби бәйрәм көнне нигә елый дип уйлыйсыз?

Балалар:

– Аның улы сугыштан кайтмаган.

– Ул улын сагына.

Тәрбияче:

– Әйе, балалар, бу сугыштан бик күп уллар, әтиләр, абыйлар кайта алмаган. Алар сугыш кырларында һәлак булганнар, Сугыштан кайта алмаганнар истәлегенә менә шундый ут яна. (Рәсем күрсәтә). Кем белә: бу ут ничек дип атала?

Балалар:

– Мәңгелек ут.

Тәрбияче:

– Мәңгелек ут – беркайчан да сүнми торган ут. Ул һәлак булган сугышчыларыбызның батырлыгы турында сүзсез генә сөйли кебек. Бу ут – сугыш каһарманнарына хөрмәт, ихтирам билгесе.

Сәрби әбине тынычландыру өчен бу бала нишләгән?

Балалар:

– Сәрби әбигә чәчәкләр бүләк иткән.

Тәрбияче:

– Аның урынында сез нишләр идегез?

Экранда һәйкәл рәсеме күрсәтелә. Тәрбияче балалардан [һ] авазы кергән сүзләр әйттерә: һәйкәл, һава, һөнәр, шәһәр, Таһир һ.б. Авазны әйткәндә балаларга сулышны дөрес алып, бер тоткарлыксыз чыгарырга кирәклеген искәртә, өйрәтә. Тел төзәткечләр әйттерә:

Һа-һа-һа – һава

Һө-һө-һө – һөнәр

Һә-һә-һә – һәйкәл

Һи-һи-һи – Һидият

Тәрбияче:

– Балалар, һәр кеше үзенчә шатлана, көлә. Мин сезгә хәзер көлү үрнәкләре күрсәтәм: һи-һи-һи – ипле, тыйнак көлү; ха-ха-ха – шаркылдап, кычкырып, тыйнаксыз көлү. Балалар, игътибар итегез: [х] авазы каты әйтелә, ә [һ] авазы йомшак итеп, [х] авазына охшатмыйча әйтелә. Әйдәгез, хәзер [х] авазы кергән сүзләр әйтик.

Балалар:

– Халык, хат, рәхмәт, хәрби, хезмәт, Хәдичә һ.б.

Тизәйткеч әйтү:

Хава чыкмый һавага,

Аңа һава алама.

Белмим, һава гаепле,

Белмим, Хава гаепле.

___________________

Хава хатын-кыз исеме.

Экранда «Җиңү бәйрәме» картинасы күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Рәсемдә сез нәрсә күрәсез?

Балалар:

– Һәйкәл күрәбез.

Тәрбияче:

– Һәйкәл янында кешеләр нишлиләр?

Балалар:

– Кешеләр һәйкәлгә чәчәкләр куялар.

Тәрбияче:

– Рәсемдә тагын кемнәрне күрәсез?

Балалар:

– Ветераннарны күрәбез.

Тәрбияче:

– Ветераннар икәнен каян таныдыгыз?

Балалар:

– Күкрәкләрендә орден, медальләр бар.

Тәрбияче:

– Ветераннар янында кемнәр бар?

Балалар:

– Ветераннар янында оныклары бар.

Тәрбияче:

– Димәк, рәсемдә нинди бәйрәм сурәтләнгән?

Балалар:

– Җиңү бәйрәме.

Тәрбияче:

– Балалар, игътибар итегез: ветераннарның күзләрендә яшъ тамчылары ялтырый. Алар яу кырында ятып калган иптәшләрен искә алалар, сагыналар. Сугыштан кайтмый калганнарның исемнәре мәңгеләштерелә: мемориаль такталарга языла. Сугыш геройларына һәйкәлләр куела. Батыр сугышчыларны искә алып, бәйрәм көннәрендә һәйкәлләргә чәчәкләр салына. Батырларны бер минутлык тынлык белән искә алалар. Әйдәгез, без дә бер минут тын торыйк: батыр сугышчыларга ихтирамыбызны белдерик.

Бер минутлык тынлык.
Тәрбияче балаларны «Хәтер китабы» белән таныштыра. «Хәтер китабы»нда Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларның исемнәре язылуы турында сөйли.

Тәрбияче:

– Бабайларыбыз сугыш вакытында төрле гаскәрләрдә хезмәт иткәннәр. Сез нинди гаскәр төрләрен беләсез?

Тәрбияче презентация ярдәмендә хәрби һөнәрләр турында сөйли: танк йөртүче, очучы, диңгезче, командир, элемтәче, механик, санитар һ.б.

Динамик пауза: «Командир һәм солдатлар» уены.

Санамыш ярдәмендә «командир» билгеләнә. Калган балалар «солдатлар» ролендә. Командир төрле командалар бирә: сикер, йөгер, чүгәлә, уңга атла, сулга атла, кулларыңны өскә күтәр-төшер, ике адым алга атла, ике адым артка атла, урыныңда әйләнеп куй һ.б. Солдатлар командаларны төгәл, дөрес итеп башкарырга тиешләр.

Тәрбияче Э. Шәрифуллинаның «Минем бабай» шигырен («Куанычым-багалмам», ٢٤٢ нче бит) укый, шигырьнең эчтәлеге буенча сораулар бирә.

– Бабай кем булып хезмәт иткән? (Капитан).

– Бабай кайда булган? (Бабай сугышта булган).

– Батырлыклары өчен бабайга нәрсә биргәннәр? (Орден, медаль биргәннәр).

– Бабай кемне җиңеп кайткан? (Дошманны җиңеп кайткан).

– Җиңү белән бабай нәрсә алып кайткан? (Тынычлык алып кайткан).

– Бабай нәрсә өчен сугышкан?

Балалар:

– Балалар уйнап-көлеп йөрсен дип.

– Хәвеф-хәтәр күрмәсен дип.

– Илләр тыныч булсын дип.

– Балалар тыныч үссен дип.

Шигырь кабат укыла, яттан өйрәнелә. Шигырьне берничә бала яттан сөйли. Шөгыль ахырында мәкальләр әйтелә.

* Ил тыныч булса, без дә тыныч.

* Батыр иле өчен үләр.

* Илнең күрке – тынычлык.

* Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит.

Шөгыльдән тыш вакытта Бөек Ватан сугышы геройларына куелган якын-тирәдәге һәйкәл янына барып, балалар белән чәчәкләр салырга яисә Мәңгелек ут янына сәяхәт оештырырга киңәш ителә.