Тәрбияче (табышмак әйтә).

Төрле-төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән?

Алар нәрсәләр? (Чәчәкләр)

Балалар:

– Чәчәкләр.

Тәрбияче:

– Яз, җәй көннәрендә, иртә көздә кырларда, болыннарда, урманнарда, бакчаларда – бар җирдә чәчәкләр үсә. Кырда, басуда үсә торган чәчәкләр ничек дип атала?

Балалар:

– Кыр чәчәкләре.

– Хәзер мин сезне бер кыр чәчәге белән таныштырам, бәлки сез аны беләсездер? Тыңлагыз әле, табышмак әйтәм:

Арыш арасында үсәм,

Зәп-зәңгәр чәчәк атам. (Күкчәчәк)

Менә ул нинди матур чәчәк!

Экранда күкчәчәк рәсеме күрсәтелә. Тәрбияче күкчәчәкнең төсе, таҗларының формасы һ.б. турында сөйли.

Тәрбияче:

Болында, болында

Ал чәчәкләр үсәләр.

Ал чәчәкләрне тирбәтеп,

Җылы җилләр исәләр,

– дип язган Хәй абый Вахит. Әйдәгез, кыр (болын), урман чәчәкләрен искә төшерик.

Балалар:

– Тузганак – кыр чәчәге.

– Мин болында кыңгырау чәчәге күрдем.

Тәрбияче:

– Бик дөрес, балалар, тузганак, тукранбаш (клевер), күкебаш (медуница), кыңгырау чәчәге – кырда, болында үсә торган чәчәкләр. Умырзая, миләүшә, мәтрүшкә, күгәрчен күзе (незабудка) – урман чәчәкләре. Ә акчәчәкләр (ромашкалар) болында да, урманда да, бакчада да үсә торган чәчәкләр. Әмма алар бер-берсеннән бик аерылып торалар, чөнки аларның яшәү шартлары төрле (төрле урыннарда үсәләр). Мәсәлән, болында һәм урманнарда үскән ромашкаларны гына карыйк. Урман ромашкасы – эре, таҗ яфраклары киң, ә болында үскәне – вак, таҗ яфраклары да тар була. Ни өчен алай дисезме? Чөнки болында дым аз, ә урманда күп. Урман чәчәкләре ышыкта, җил-яңгырдан сакланып торалар.

Хәзер мин сезне тагын бер урман чәчәге – энҗе чәчәк (ландыш) белән таныштырам.

Экранда энже чәчәк рәсеме күрсәтелә. Тәрбияче Самат Шакирның «Знҗе чәчәк» шигырен укый.

Энҗедәй чәчәк атам мин

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми,

Күләгәлек булганда.

Куак төпләрен яратам,

Яратам дымлы җирне.

Эссе кояш нурларында

Әлсерәп бөгәм билне.

Җәй көне болыннар ямьле,

Кырлар иркен булалар.

Тик мин анда үсә алмыйм,

Чәчәкләрем сулалар.

– Әлеге шигырь – энҗе чәчәк (ландыш) турында. Аның чәчәкләре ак кыңгырау кебек. Ул урманда агач күләгәсендә үсә.

Экранда эт, эшләпә, энә, элгеч рәсемнәре күрсәтелә. Тәрбияче балалар белән [э] авазының дөрес әйтелешен ныгыта.

Тәрбияче:

Эт, эшләпә, энә, элгеч сүзләрендә беренче аваз нинди, әйтеп карыйк әле: э-э-э. Җырлап карыйк: э-э-э. Сузып җырлап була, шулай бит? [Э] авазы кергән тагын нинди сүзләр беләсез?

Балалар:

– Эремчек, эш, эссе, Энҗе, эз.

Тәрбияче:

– Шигырь юлларыннан [э] авазы кергән сүзләрне аерып алыйк:

Элгеч элдем, шуңадырмы

Өзелгән бит элмәгем.

Тегәргә дип тотындым,

Энә саплый белмәдем.

Динамик пауза: «Чәчәкле алан» җырлы-биюле уены

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә җырлап йөриләр.

Бу аланда чәчәкләр күп,

Кыймыйм ләкин өзәргә.

Әминә, Гөлфия,

Әйдә әле биергә.

Бу аланда чәчәкләр күп,

Без аларга тимибез,

Лилия, Гөлия,

Әйдә бергә биибез.

Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып, бергәләп әйләнәләр һәм икесе дә кырыйдагы балалар арасыннан берәр баланың каршына килеп башларын ияләр. Уен әлеге балаларның исемен әйтеп дәвам итә.

Тәрбияче:

– Балалар, урман, болын, кыр чәчәкләрен кем чәчә? Кем су сибә? Кем үстерә? Кешеләрме?

Балалар:

– Юк. Табигать үзе.

– Җил орлыкларны тарата.

– Яңгыр су эчертә, коендыра.

– Кояш җылы бирә.

– Җир туендыра.

Тәрбияче:

– Табигать гөлләрен өзәргә, таптарга ярыймы?

Балалар:

– Юк, ярамый.

Тәрбияче:

– Әйе, ярамый. Табигать чәчәкләрне җирне матурлау өчен үстерә. Кешеләр табигать матурлыгын бозмаска тиешләр. Урман-кыр чәчәкләре дә кадерләү, саклауга мохтаҗ.

Тәрбияче:

– Ә хәзер әйтегез әле, бакча гөлләрен кем үстерә?

Балалар:

– Бакча гөлләрен кешеләр үстерә.

Тәрбияче:

– Дөрес. Газоннарда, клумбаларда, паркларда матур, эре, балкып торган чәчәкләрне бакчачылар үстерә. Чәчәкләр урамнарны, паркларны бизи, шәһәр, авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра, күңелләрен күтәрә. Бакча чәчәкләрен бәйрәмнәрдә кешеләргә бүләк итәләр. Матур чәчәкләр үстерү өчен күп хезмәт куярга кирәк. Җавап бирегез әле, чәчәк үстерү өчен нишләргә кирәк?

Балалар:

– Җир казырга кирәк.

– Орлыклар чәчәргә.

– Су сибәргә.

– Чүп үләннәрен утарга.

Тәрбияче:

– Бакчачы чәчәкләрне күп мәшәкатьләр белән үстерә. Аның хезмәте – бик кирәкле хезмәт, чөнки ул кешеләргә шатлык китерә.

«Мин кайда үсәм, бел» дидактик уены уйнала.

Чәчәк клумбасы, урман, кыр (болын) сурәтләнгән 3 зур рәсем эленә. Балаларга төрле чәчәк рәсемнәре ясалган карточкалар таратыла. Балалар, чәчәкләрне танып, аларны туры килгән зур рәсемгә урнаштырырга тиешләр.

Урман – энҗе чәчәк, миләүшә, мәтрүшкә, ромашка, умырзая һ.б.

Кыр (болын) – ромашка, тукранбаш, тузганак, күкчәчәк, һ. б.

Бакча – гөлчәчәк (роза), нәркиз, мәк, лалә, дәлия һ. б.

Шөгыль «Әй гөлләрем-гөлкәйләрем» җырын (М. Разов сүзләре, В. Агапов көе) тыңлау белән тәмамлана.