«Яшел даруханә».
Информация
Бурычлар
Игътибарлылыкны, логик фикерләү сәләтен үстерү, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белү мөмкинлекләрен арттыру.
Табигатькә аңлы, сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирә чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәт формалаштыру.
Шөгыль барышы
Аудиоязмада «Мәтрүшкәләр» җыры (И.Юзеев сүзләре, А.Гыйләҗев музыкасы) яңгырый.
Тәрбияче:
– Балалар, нинди матур җыр, шулай бит!? Сезгә ошадымы? Нәрсә турында ул?
Балалар:
– Җыр әни турында.
– Мәтрүшкәләр турында.
Тәрбияче:
– Ә нәрсә соң ул мәтрүшкә? (Экранда рәсеме күрсәтелә)
Балалар:
– Чәчәк.
– Үлән.
– Минем әнием мәтрүшкә чәчәкләре җыя.
– Салкын тигәч, әби аны миңа кайнатып эчерә.
Тәрбияче:
– Дөрес, балалар. Мәтрүшкә – чәчәк кенә түгел, ә файдалы дару үләне дә. Аның сары һәм зәңгәр чәчәкле төрләре була. Мәтрүшкәне салкын тигән вакытларда төнәтеп эчәләр. Әби-бабаларыбыз мәтрүшкә чәен еш кулланган. Ул температураны төшергән, ялкынсынуны баскан.
Ишек шакыган тавыш ишетелә. Белмәмеш керә. Аның кулы бинт белән чорналган.
Белмәмеш:
– Тәрбияче апа, минем кулым киселгән иде, шеште. Берәр ярдәм күрсәтә алмассызмы?
Тәрбияче:
– Бик теләп, Белмәмеш. Ләкин без сине табибка түгел, яшел даруханәгә алып барабыз. Анда сиңа кирәкле яшел даруны да табарбыз.
Балалар тәрбияче белән бүлмәнең урман аланына ошатып бизәлгән урынына киләләр.
Алар каршына Урман хуҗасы килеп чыга.
Тәрбияче:
– Урман хуҗасы, без дару үләне эзләп килдек. Безнең Белмәмешнең кулы авырткан, аңа ярдәм кирәк.
Урман хуҗасы:
– Бар андый дару, бар.
Исеме сәер булса да,
Аны бик хөрмәтлиләр.
Киселсә дә, канаса да,
Иң әйбәт дару, диләр.
Бу нинди үлән соң, балалар?
Балалар:
– Бака яфрагымы, Урман хуҗасы?
Урман хуҗасы:
– Әйе, белдегез. Шуның өчен урманымнан бу үләнне өзеп алырга рөхсәт итәм.
Тәрбияче бака яфрагын кисеп ала, юа һәм Белмәмешнең кулын бәйли.
Урман хуҗасы:
– Балалар, шифалы үлән бака яфрагы гына түгел әле. Безнең урман даруханәсендә бик күп алар, җыя белеп җыярга гына кирәк. (Балаларны тузганак янына алып килә.) Менә бу – сезгә таныш тузганак. Ул бик файдалы үлән. Аның тамыры белән тәннең пешкән урыннарын дәвалыйлар, яфракларыннан ясалган сокны сары авыруына каршы эчәләр.
Белмәмеш:
– Ай-яй! Мине кычыткан чакты! Бу усал, кирәксез үлән даруханәгә ничек килеп эләккән?
Урман хуҗасы:
– Ялгышма, балакаем, усал булса да, ул – шифалы үсемлек. Кул-буыннар сызлаганда, эчең авыртканда, бик зур дәва ул.
Кыз бала:
– Ә минем әни, чәчемне юганнан соң, кычыткан суы белән чайкый. Шуңа минем чәчләрем озын, ялтырап тора.
Урман хуҗасы:
– Хәзер мин сезне тагын бер дару үләне белән таныштырам.
Бер ягы – шома, ямь-яшел,
Аксыл икенче ягы.
Дару итеп кулланалар
(Үги ана) яфрагын.
Белдегезме, балалар?
Тәрбияче:
– Белә алмадык шул әле. Нинди үлән соң ул?
Урман хуҗасы. Бу – үги ана яфрагы. Исеме сәер, шулай бит? Әмма ул бик файдалы! Аны каты йөткергәндә, сулыш юллары ялкынсынганда эчәләр.
Тәрбияче:
– Балалар, сез яшел даруханә белән таныштыгыз, дару үләннәренең файдасы турында белдегез. Урман белән саубуллашып, Урман хуҗасына рәхмәт әйтеп, кайтыр юлга чыгыйк.
Белмәмеш:
Уздык калын урманны,
Болынны, үзәннәрне.
Очраттык без һәр җирдә
Дарулы үләннәрне:
Бака яфрагы, кычыткан,
Тузганак һәм әремне
Кирәкми дип ташлама –
Бу файдалы үләннәрдән
Күп дарулар ясала.
Динамик пауза: «Гөлчәчәкләр» уены
Балалар чүгәләп утыралар.
Гөлчәчәкләр күренде, |
Әкрен генә торалар, |
Һәм кояшка үрелде, |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Аларга җылы кирәк, |
ике кул белән үзләрен кочаклыйлар, |
Кояш астында рәхәт! |
баш бармакларын күрсәтәләр, |
Менә инде җил исте, |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Чәчәкләрне селкетте. |
кулларын уңга- сулга селкиләр, |
Уңга-сулга бөгелделәр, |
уңга, сулга бөгеләләр, |
Һәм җиргә иелделәр. |
алга иеләләр, |
Бар син, җил, моннан кит, |
бармак яныйлар, |
Чәчәкләргә тими үт. |
кулларын алга сузалар, |
Алар зур булып үссен, |
кулларны өскә күтәрәләр, |
Безгә шатлык китерсен. |
кул чабалар. |
Тәрбияче:
– Балалар, мин хәзер сезгә укыячак әкияттә дә дару үләннәре исемнәрен ишетерсез. Нинди дару үләннәре икән алар, игътибар белән тыңлагыз.
Тәрбияче С. Гыйльметдинованың «Тузганак» әкиятен («Куанычым-багалмам», ١٢٣ нче бит) укый.
Әкиятнең эчтәлеге буенча сораулар:
– Әкият нәрсә турында? (Тузганак турында).
– Тузганак нинди булган? (Тузганак бик матур булган).
– Башында тузганакның нәрсәсе булган? (Купшы бүреге булган).
– Тузганак нәрсә дип масайган? (Бүрегем матур, ансыз яши алмас идем, – дигән).
– Әрекмән нәрсә дигән? (Бүрексез яшәве читен түгел, менә башсыз яшәве кыенрак).
– Җил чыккач, тузганак белән нәрсә булган? (Тузганак яланбаш калган, бүреге очып киткән).
– Нинди булырга ярамый, балалар? (Мактанчык булырга, масаерга ярамый).
– Әкияттә нинди дару үләннәре исемнәрен ишеттегез? (Тузганак, каз үләне, әрекмән).
Тәрбияче:
– Әйе, балалар, тузганак кебек масаерга һич тә ярамый. Әрекмән дөрес әйтә: бүрексез яшәве читен түгел, ә менә башсыз яшәве кыен.
Берничә бала әкиятнең эчтәлеген сөйли. Тәрбияче сораулар белән ярдәм итә.
«Дөрес җөмлә төзе» уены.
Тәрбияче балаларга бирелгән сүзләрдән җөмлә төзергә тәкъдим итә.
Чәй, эчәбез, үлән, бергәләп. (Бергәләп үлән чәе эчәбез)
Бака яфрагы, туктый, кан. (Бака яфрагы канны туктата)
Аш, әни, кычыткан, пешерә. (Әни кычыткан ашы пешерә)
Файдалы, тамыр, әрекмән. (Әрекмәннең тамыры файдалы)
Тәрбияче:
– Без бүген дару үләннәре турында сөйләштек. Бу үләннәрдән бик тәмле чәй әзерләп булганын белдек. Менә мин дә сезне үләннәрдән әзерләнгән чәй белән сыйлыйм.
Тәрбияче балаларны үләннәрдән әзерләнгән витаминлы чәй белән сыйлый.
Шөгыльдән тыш вакытта Вәсимә Хәйруллинаның «Шифа чәе» шигырен («Куанычым-багалмам», ٢٥٥ нче бит) укырга, В. Монасыйповның «Шифалы табиблар» әсәрен («Куанычым-багалмам», ٧٨ нче бит) укып, сәхнәләштерергә мөмкин.