«Кызыл китап. Тыюлыклар».
Информация
Бурычлар
Дәүләт тыюлыклары, анда яшәүче тереклек ияләре, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлек (флора) һәм хайваннар (фауна) төрләре белән таныштыруны дәвам итү. Балаларны сирәк очрый торган җәнлекләр, үсемлекләр турындагы Кызыл китап белән таныштыру. Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату.
Балаларның кызыксынучанлыкларын, туган як табигатенең матурлыгын, байлыгын күрә һәм тоя белү күнекмәләрен үстерү.
Туган якның тере һәм тере булмаган табигатенә соклану хисләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясында сирәк очрый торган төрләргә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Кызыл китапка кертелгән хайван һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, бер күңелсез вакыйга турында сөйлим әле мин сезгә. «Бер матур яз көнендә балалар тәрбияче апалары белән урманга барганнар. Урманнан, әниләренә бүләк итү өчен, күп итеп чәчәк җыйганнар. Аларның ниятләре изге булган булуын, тик тәрбияченең генә, өзелгән энҗе, нәүрүз чәчәкләрен күреп, йөзе үзгәреп киткән, ул аларны ачуланган.
– Алар бик матур бит. Безнең аларны әниләргә бүләк итәсебез килде, – дигәннәр балалар.
– Нәкъ шул матур булганнары өчен табигатьтә бу чәчәкләр кими бара, – дигән тәрбияче».
Җир йөзендә төрле хайваннар, үсемлекләр бар. Аларның кайберләрен без басуларда, урманда, кырларда, өй яннарында көн дә очратабыз. Ә кайберләрен зоопаркларда күрәбез. Ләкин кайберләре бик сирәк очрый. Алар җир йөзендә бик аз калган. Шуңа күрә аларны сакларга кирәк. Бу җан ияләрен сирәк калган хайваннар, сирәк калган үсемлекләр дип йөртәләр. Мәсәлән, зубрлар, ак аюлар, япон торналары, дельфиннар, төрле күбәләкләр, төклетуралар һ. б. саклауга мохтаҗ. Алтын туй чәчәге, энҗе, миләүшә шикелле гүзәл чәчәкләр, кешеләрнең саксызлыгы аркасында юкка чыгып бетә язган, һәм алар «Кызыл китап0187та урын алганнар.
Ә нәрсә соң ул «Кызыл китап»? Бу китапка җир йөзеннан юкка чыгып бара торган хайваннар һәм үсемлекләр теркәлгән, алар турында мәгълүматлар бирелгән. (Слайд № 1 – «Кызыл китап» рәсеме.)
«Кызыл китап»ның тышлыгы юкка гына кызыл төстә түгел. Кызыл төс куркыныч янауны белдерә. «Кызыл китап» җир йөзендә сирәк калган җан ияләрен саклагыз дип кисәтә, кирәк булган очракта ярдәм итәргә өнди.
Кызыл китап ачылмалы калын календарьгә охшаган. Аның битләрен яңалары белән алмаштырырга яисә бөтенләй алып куярга мөмкин.
Тәрбияче:
– Балалар, «Кызыл китап ачылмалы калын календарьгә охшаган» җөмләсе ничә сүздән тора?
Балалар:
– Алты сүздән тора.
Тәрбияче:
– Җөмләдәге [къ] авазы кергән сүзләрне әйтегез.
Балалар:
– Кызыл, калын.
Тәрбияче:
– Китап сүзе ничә иҗектән тора?
Балалар:
– Ике иҗектән тора.
Тәрбияче:
– Тагын кайсы сүзләр ике иҗектән тора?
Балалар:
– Ки-тап, ка-лын, кы-зыл.
Тәрбияче:
– Календарь сүзе ничә иҗекле? Җөмләдә өч иҗекле тагын нинди сүзләр бар?
Балалар:
– Календарь сүзе өч иҗекле.
– Ох-ша-ган сүзе өч иҗекле.
Тәрбияче:
– Китап сүзенең беренче иҗеге нинди? Ки- иҗеге белән башланган нинди сүзләр беләсез?
Балалар:
– Китап сүзендә беренче иҗек – ки.
– Ки-шер, ки-бет, ки-но, ки-ем, Ки –фая, ки-тапханә һ.б.
Тәрбияче:
– Булдырдыгыз, үскәннәрем. Рәхмәт сезгә!
Тәрбияче Кызыл китап турында сөйләвен дәвам итә. Экранда тәрбияче сөйләгән кошлар, хайваннар, үсемлекләр күрсәтелеп бара.
Тәрбияче:
– Кызыл китапка кыр кәҗәсе, чуар болан, ак аю, кондыз, дельфин, кеш кебек хайваннар; япон торнасы, бөркет, аккош, ак челән, лачыннарның бөтен төре; үсемлекләрдән төнбоек, көзге тузганак, болын канәфере, күк җиләк һ. б. кертелгән (Слайдлар). Экранда нәрсә күрәсез?
Балалар:
– Юлбарыс.
Тәрбияче:
– Аның турында нәрсәләр әйтә аласыз?
Балалар:
– Ул бик матур. Зур песигә охшаган.
– Ул – кыргый хайван.
– Юлбарысның тиресе буйлы-буйлы, ялтырап тора.
Тәрбияче:
– Әйе, юлбарыс – бик көчле ерткыч җәнлек. Ул «Кызыл китап»ка кертелгән. Ә ни өчен? Юлбарысның тиресе гаҗәеп матур. Кеше аны нәкъ шул кыйммәтле тиресе өчен аулый. Хәзер дөньяда юлбарыслар бик аз калган.
Тәрбияче шушы рәвешчә «Кызыл китап» тан тагын берничә үсемлек, кош һ.б. турында сөйли, рәсемнәрен күрсәтә (Слайдлар).
Динамик пауза: «Кырмыскалар» (Мөҗәһит шигыре буенча)
Кырмыскалар, мескенкәйләр, |
Балалар иеләләр, |
Зур итеп тау өйгәннәр. |
кулларын өскә күтәрәләр, |
– Безнең йортыбыз була бу, |
кулларын алга сузалар, |
Туздырмагыз, – дигәннәр. |
бармак яныйлар, |
Ерактан күренеп торсын |
кулларын каш өстенә куялар, |
Өчен шулай төзибез. |
әле – бер, әле икенче кулны күтәрәләр, |
Әгәр сез борчымасагыз, |
башларын тоталар, |
Без дә сезгә тимибез. |
иң өсләрен сикертәләр. |
Тәрбияче:
– Сирәк калган җан ияләре, үсемлекләр җир йөзеннән бөтенләй юкка чыкмасын өчен, аларны сакларга, үрчетергә кирәк. Моның өчен тыюлыклар оештыралар. Ә нәрсә соң ул тыюлыклар? Алар ни өчен кирәк?
Тыюлыкларны сирәк калган хайван, үсемлек һәм башкаларны саклау өчен оештыралар. Шуның өчен тыюлыкларда хайваннарны аулау, кош-кортларны ату, балыкларны тоту тыела. Анда эшләүчеләр мондагы хайваннарны, үсемлекләрне күзәтеп торалар, санын исәпкә алалар.
Безнең республикада бик зур «Идел-Кама» дәүләт тыюлыгы бар.
Тәрбияче балаларга шушы тыюлык сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтә, әңгәмә үткәрә.
Тыюлыкларда яшәүче сирәк калган хайваннарның, үсемлекләрнең һ. б. саны арта, үрчи бара. Шунлыктан киләчәктә аларны «Кызыл китап»тан чыгарырга да мөмкин булыр.
Үстерешле диалог:
– «Кызыл китап» нәрсә ул?
– Аңа нинди хайваннар, кошлар, үсемлекләр кертелгән?
– Алар ни өчен «Кызыл китап»ка кертелгән?
– Кызыл китап нәрсәгә охшаган? (Календарьга)
– Тыюлыклар ни өчен кирәк?
– Татарстан Республикасындагы зур тыюлык ничек атала? («Идел-Кама» тыюлыгы).
Тәрбияче Р. Фәйзуллинның «Кызыл китап» исемле шигырен укый.
Яшел китап... Бәрхет китап...
Чыкты Кызыл китап та!
Югалуы мөмкин төрләр
анда барсы хисапта.
Җәнлеге дә, киеге дә,
үләне дә, бөҗәге дә...
«Саклап калыйк!» дип куелган
игътибар үзәгенә.
Китаплар күп. Бусы – кызыл.
Кызыл төс юкка димә!
Кызыл төс сискәндерә дә,
кызыл төс: «Тукта!» – ди дә!
Димәк, яшәр Җиребездә
хәлләр бар шомланырлык.
Табигатьтән ни алдык та
аңарда ни калдырдык?
Бар соңгы кат очкан кошлар...
Соңгы чәчәкле гөлләр...
Килер буынга калырмы
алар рәсемдә генә?
Димәк, иртәгә бер аваз,
бер төс-ямь җитмәячәк...
Беркөн үзенең хөкемен
әйтер бит ул Киләчәк!
Тәрбияче:
– Табигатьне олылар гына түгел, балалар да сакларга тиеш. Без табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләбез инде. Әйдәгез, искә төшереп үтик әле.
Балалар:
– Кош ояларын ерактан күзәтергә мөмкин, ләкин якын килергә, шауларга ярамый.
– Чәчәкләрне күпләп өзәргә ярамый.
– Агачларны сындырырга ярамый.
– Кырмыска ояларын туздырма.
– Кырмыскалар – урманның санитарлары, рәнҗетмә! һ. б.
Балалар үзләренең ничек итеп кошларга ярдәм итүләре, чәчәк үстерүләре, тере почмак турында сөйлиләр. Аннары тәрбияче балаларга «Табигатьне саклаган – үз яшәвен аклаган» дигән мәкаль өйрәтә, мәгънәсен аңлата.
Искәрмә.
Шөгыль конспекты «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе» китабындагы «Сәламәт булыйк!» конспекты нигезендә язылды (К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова, Г.М. Сафиуллина. Методик кулланма. Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013, 311-315 битләр).