«Китап – белем чишмәсе».
Информация
Бурычлар
Хәтерне, эзлекле фикер йөртү сәләтен үстерү. Шигырь жанрын аера белүне камилләштерү.
Китап чыгаручылар һәм китапханәче хезмәтенә хөрмәт, китапларга сакчыл караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, игътибар белән тыңлагыз, мин сезгә табышмаклар әйтәм. Җавапларын дөрес әйтсәгез, аларны сез экранда күрерсез.
* Юк аягы, юк күзе,
Сөйли, өйрәтә үзе.
Телгә аннан оста юк,
Аннан якын дус та юк. (Китап)
* Тавышсыз, кулсыз булса да,
Күп сүзле, күп рәсемле.
Нинди тылсымлы әйбер ул,
Син, дускай, беләсеңме? (Китап)
١ нче слайд – төсле, матур балалар китаплары рәсемнәре.
Тәрбияче китаплар турында сөйли. Китап почмагындагы яңа китаплар белән таныштыра.
Тәрбияче:
– Китапларда табигать, кешеләр тормышы, хайваннар турында хикәяләр, әкиятләр, шулай ук табышмаклар, шигырьләр, мәкальләр, җырлар языла. Китап укыган кеше акыллы, белемле, әдәпле була. Балалар, сезнең өегездә китаплар бармы? Китапларны сезгә кем укый? Китап уку, аның рәсемнәрен карау сезгә ошыймы? Китапларны каян аласыз? Китапларны ничек саклыйсыз?
Балалар өйләрендә булган китаплар турында сөйлиләр. Китап турында фикерләре белән уртаклашалар.
Тәрбияче:
– Балалар, искә төшерегез әле, күптән түгел без экскурсиягә кая бардык?
Балалар:
– Китапханәгә.
Тәрбияче:
– Нәрсә ул китапханә?
Балалар:
– Китапханә ул – китаплар саклана торган урын.
Тәрбияче:
– Сез анда нәрсәләр күрдегез?
Балалар:
– Китап киштәләре, шкафлар тезелеп тора.
– Анда бик күп китаплар.
Тәрбияче:
– Китапханәче нәрсә эшли?
Балалар
– Ул кешеләргә китаплар бирә.
– Китаплар турында сөйли.
Тәрбияче:
– Китап – һәр кешенең якын дусты, ул һәркемгә кирәк. Без дә китапның матур рәсемнәрен карап сокланабыз, әкиятләр, кызыклы шигырьләр укып елмаябыз, шатланабыз. Китап битләрен ертырга, анда сызыклар сызарга, язарга ярамый. Шулай эшләсәк, китаплар үпкәләрләр, безне ташлап китәрләр. Безгә китапларсыз бик күңелсез булыр. Китапларны саклап тотарга кирәк. Гомерләре озын булсын. Чөнки китапны чыгарыр өчен, бик күп хезмәт куярга кирәк. Әйдәгез, искә төшерик әле, китап безнең кулга кергәнче нинди юллар үтә?
Балалар:
– Китап ясау өчен кәгазь кирәк. (2 нче слайд)
Тәрбияче:
– Дөрес. Китап өчен язмалар кирәк. Язучы китап өчен хикәя, әкиятләр яза. (3 нче слайд). Ә шагыйрьләр нәрсә яза? (4 нче слайд – шигырь китаплары).
Балалар:
– Шагыйрь китап өчен шигырь яза.
Тәрбияче:
– Бик дөрес, балалар. Без сезнең белән китаплардан укып, бик күп шигырьләр өйрәнәбез. Ә менә бу «Иң матур сүз» исемле матур китаптан (5 нче слайд – К.В. Закированың «Иң матур сүз» хрестоматиясе тышлыгы) тел көрмәкләндергечләр өйрәнгән идек. Шуларны искә төшерик, бераз ял итеп алыйк.
* «Һау-һау! Һау-һау! Һау!» – дисең,
Һаман нигә һаулыйсың?
Җитте, һау-һау, һаулама,
Китап укыйм – шаулама!
Х. Халиков
* Халык әйтсә, хак әйтә (мәкаль).
Тәрбияче:
– Балалар, сөйләшүебезне дәвам итик. Сезгә тагын бер сорау: китап матур, сокландыргыч булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Рәссам нишли? Әлеге рәсемдә сез нәрсәләр күрәсез? (7 нче слайд).
Балалар:
– Рәссам рәсем ясый.
– Рәссамнар китапның эчен һәм тышын матур итеп бизиләр.
Тәрбияче:
– Ә бу рәсемдә нинди эшләр башкарыла? (8 нче слайд).
Балалар:
– Типографиядә хәрефләрне җыялар.
– Аерым битләргә салалар.
Т ә рб и я ч е. Китап кайчан әзер була? (9 нчы слайд)
Балалар:
– Аерым битләрне ябыштырып, тышлагач.
Тәрбияче:
– Булдырдыгыз, балалар. Барлык сорауларга да дөрес, матур җавап бирдегез. Күпме кешенең хезмәте, тырышлыгы кергән китапка – санап бетерерлек түгел. Китапны саклау – бу кешеләрнең эшен хөрмәт итү дигән сүз ул.
Динамик пауза: «Китап докторы» (Х. Халиков шигыре буенча)
Чирли хәтта китап та, |
Башларын чайкыйлар, |
Ник көләсез?.. Чынлап та: |
иң өсләрен сикертәләр, |
Бите төшә, ертыла – |
кулларын як-якка җәяләр, |
Ул бит көн дә тотыла. |
ике уч төбен бергә китерәләр, |
Китапларың чирләсә, |
бармак яныйлар, |
Үз кулыңнан килмәсә, |
кулларын алга сузалар, |
Миңа китер туп-туры. |
бер урында атлыйлар, |
Мин – аларның докторы. |
уң кулны күкрәк турысына куялар. |
Тәрбияче Хәсән Шабановның «Кадерлә син китапны» шигырен укый.
Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрә.
Китап – киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы –
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син,
Керле кул белән аны
Беркайчан да тотма син.
Ул яратмый пычракны –
Керне, тузанны, тапны,
Саф, керсез күңелең белән
Бик чиста тот китапны.
Көн дә укы син аны:
Китап – якын дустың ул,
Синең сорауларыңа
Җавап биреп торсын ул!
Тәрбияче:
– Балалар, мин нәрсә укыдым: хикәяме, шигырьме, әкиятме? (Шигырь укыдыгыз). Ни өчен кеше китапны кадерләргә, сакларга тиеш?
Балалар:
– Чөнки китап – кешенең дусты.
– Китап – ярдәмче дә.
Тәрбияче:
– Шагыйрь китапны ничек итеп кадерләргә куша? Нинди кагыйдәләр әйтә?
Балалар:
– Почмакларын бөкләмә.
– Битләрен ертма.
– Китапны пычрак кул белән тотма.
Шигырь кабат укылганнан соң, балалар белән яттан өйрәнелә. Берничә бала шигырьне сөйли, тәрбияче ярдәм итә.
Тәрбияче:
– Балалар, без барыбыз да беләбез: китаплар үзләренә сакчыл караганны ярата. Ә китапларны ни өчен саклап тотарга кирәк дип уйлыйсыз?
Балалар:
– Гел матур торсын өчен.
– Башка кешеләр дә карый, укый алсын өчен.
– Озаграк яшәсен өчен.
Тәрбияче:
– Дөрес. Әйдәгез, китапларны саклап тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле.
Балалар:
– Китапларны чиста өстәлдә генә карарга кирәк.
– Китапны пычрак кул белән тотма.
– Битләрен бөкләргә ярамый.
– Китап битен аскы почмагыннан гына тотып ачарга кирәк һ. б.
Тәрбияче:
– Балалар бакчасында гына түгел, сезнең өйдә дә матур-матур китапларыгыз бар. Саклап тотсагыз, алардан эне-сеңелләрегез дә файдаланыр, алар да сезнең кебек куанырлар.
Китапханәдән алынганмы ул, үзеңнекеме – һәр китапны саклап тотарга кирәк. Әйдәгез, без дә бүлмәдәге китаплар чиста, матур торсыннар, бездән соң килгән балаларны да куандырсыннар өчен тырышыйк.
Китап – кешене һәрчак яхшыга гына өнди, тапкыр, зирәк булырга киңәш бирщ, әдәпле-тәрбияле булырга өйрәтщ торган тормыш дәреслеге ул. Шуңа да аны кадерлик, саклыйк!