«Мәктәпкә әзерләнәбез!».
Информация
Бурычлар
Балаларда мәктәп турында күбрәк беләсе, мәктәптә укыйсы килү теләге булдыру. Балаларның хәтерен, сөйләм телен, үз фикереңне эзлекле һәм төгәл итеп әйтә белү күнекмәләрен үстерү.
Балаларда эстетик тойгылар, ихтыяри сыйфатлар тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Экранда «Мәктәпкә» картинасы күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Бу рәсемне ничек дип атарга мөмкин?
Балалар:
– Мәктәпкә бару.
– Укырга бару.
Тәрбияче:
– Ни өчен сез балаларны мәктәпкә бара дип уйлыйсыз?
Балалар:
– Алар портфельләр тотканнар.
Тәрбияче:
– Мәктәпкә баручы балаларны кемнәр дип әйтәбез?
Балалар:
– Укучылар.
Тәрбияче:
– Укучыларның портфелендә нәрсәләр бар дип уйлыйсыз?
Балалар:
– Дәфтәрләр, пенал, китаплар, каләм (ручка), төсле карандашлар, сызгыч һ. б.
Тәрбияче:
– Бу әйберләрне бер сүз белән ничек атарга була?
Балалар:
– Уку әсбаплары.
– Уку кирәк-яраклары.
Тәрбияче:
– Рәсемдә нинди ел вакыты сурәтләнгән?
Балалар:
– Көз ае.
Тәрбияче:
– Һәр елны көз житкәч, 1 нче сентябрьдә укулар башлана. Мәктәп ул – белем йорты. Бу йортка беренче тапкыр атлап керү – һәркем өчен зур бәйрәм. Мәктәп ишеген ачып кергәч тә, ягымлы елмаеп, сезне укытучы каршы алыр. Ул сезне дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрне ничек куярга, укырга, язарга өйрәтер. Җир, табигать, тормыш серләрен аңларга ярдәм итәр.
Ишек шакыйлар. Бүлмәгә укучы формасынна Зилә (курчак яисә зурлар төркеменнән бер кыз бала) керә. Балалар белән исәнләшә. Тәрбияче балаларның игътибарын Зиләнең киеменә юнәлтә.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле: Зилә ничек матур киенгән! Әйдәгез, аның киеме турында сөйләшик.
Балалар:
– Зилә өстенә зәңгәр күлмәк кигән.
– Күлмәкнең ак якасы бар.
– Яка челтәрле, матур!
Тәрбияче:
– Зилә күлмәк өстеннән ак алъяпкыч япкан. Алъяпкыч та бик матур! Зиләгә бик килешеп тора. Чәчендәге ак тасмалары да бик килешле! Зилә, син шулай матур киенеп, кая җыендың?
Зилә:
– Мин дә, сезнең кебек, тиздән мәктәпкә барам!
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, Зиләне мәктәпкә баруы белән котлап, аңа уку кирәк-яраклары бүләк итик.
«Тап, сөйлә» дидактик уены уйнала.
Балалар каршындагы өстәлдә төрле уенчыклар һәм уку кирәк-яраклары куелган. Бер бала, өстәл янына килеп, уенчыклар арасыннан мәктәптә кирәк булачак әсбапны табып ала һәм аның ни өчен кирәклеге турында сөйли. Аннары аны, матур теләк теләп, Зиләгә бүләк итә.
Уен шулай дәвам итә.
Тәрбияче («Әлифба» китабын күрсәтә):
– Балалар, ә мин Зиләгә менә шушы китапны бүләк итәм. Бу китап сезгә танышмы?
Балалар:
– Бу – «Әлифба» китабы.
– Без ул китаптан хәрефләр өйрәнәчәкбез.
Тәрбияче:
– Бик дөрес, балалар. «Әлифба» – һәркем үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр зур дулкынлану белән ала торган китап. Һәр кешенең белем дөньясына сщяхщте «Әлифба»дан башлана! Зилә, «Әлифба» сиңа хәрефләр дә өйрәтер. Син аннан укырга өйрәнерсең. Әдәпле булырга, кечкенәләрне ихтирам итәргә, яшьтәшләрең белән дус яшәргә дә сиңа «Әлифба» ярдәм итәр. Бу китапны сакла, кадерләп тот!
Тәрбияче Зиләгә китапны тапшыра, балалар кул чабалар.
Тәрбияче:
– Зиләгә уку әсбапларын салырга нәрсә кирәк?
Балалар:
– Портфель кирәк.
З и л ә. Ә миңа әтием портфель алып кайтты инде. Ул бик матур! Күлмәгем кебек зәңгәр төстә!
Тәрбияче:
– Балалар, портфель, дәфтәр, хәреф, флаг, яфрак сүзләрендә нинди уртак аваз бар? ([Ф] авазы).
«Дөрес җавап бир» уены уйнала.
Сорауларга [ф] авазы кергән сүзләр белән генә җавап бирергә кирәк:
– Синең исемең ничек?
– Фамилияң ничек?
– Өстеңә нәрсә кидең?
– Иң зур хайван нәрсә?
– Мәктәпкә нәрсә алып барасың?
Шигырьдә [ф] авазы кергән сүзләрне аерып алыгыз:
«Физкультура» дигәндә,
Ф хәрефен язабыз.
Һәр көн иртән торабыз да
Физзарядка ясыйбыз. (Җ. Дәрзаман).
Динамик пауза: «Уф, ардык!» уены.
Бакчада саф һава суладык, |
Тирән итеп сулыйлар, |
Уф, ардык! |
чүгәлиләр, |
Шакмаклар, тартмалар өйгәләп, |
кирпеч өю хәрәкәтләре, |
Биналар ясадык бергәләп. |
кулларын як-якка җәяләр, |
Уф, ардык! |
башларын чайкыйлар, |
Ашадык тәмле аш, күмәчләп, |
ашау хәрәкәтләре, |
Чәй эчтек шикәрләп һәм сөтләп. |
эчү хәрәкәтләре, |
Уф, ардык! |
урыннарын утыралар. |
Тәрбияче:
– Балалар, ничек уйлыйсыз: мәктәптә дәрес башланганын ничек беләләр?
Балалар:
– Кыңгырау чылтырый.
Тәрбияче:
– Дөрес, дәрес башланыр алдыннан да, дәрес тәмамлангач та кыңгырау чылтырый. Ә кыңгырауны сәгатькә карап чылтыраталар. Мәктәпкә, дәрескә соңга калмаска укучыларга сәгать ярдәм итә. Сәгать ул – вакытны күрсәтщ торган прибор. Сәгатькә карап кеше вакытны билгели, эш-гамәлләрен көйли. Мин сезгә сәгать турында әкият укыйм, тыңлагыз.
Тәрбияче Илсөяр Иксанованың «Сәгать дигән серле ил» әкиятен («Куанычым-багалмам», ١٢٤ нче бит) укый.
Әкиятнең эчтәлеге буенча сораулар:
● Сәгать дигән серле илдә ничә туган яши? (Ике бертуган яши).
● Аларның исемнәре ничек? (Келт-келт һәм Тек-тек).
● Кайсы озынрак? (Тек-тек озынрак).
● Кайсы кыскарак? (Келт-келт кыскарак).
● Кайсысы тизрәк йөри? (Тек-тек тизрәк йөри).
● Келт-келт ничек саный? (1, 2, 3... дип саный).
● Тек-тек ничек саный? (5, 10, 15 ... дип саный).
● Келт-келт ничәгә кадәр саный белә? (Уникегә кадәр).
● Тек-тек ничәгә кадәр саный белә? (60 ка кадәр саный белә).
● Кайсы туган сәгатьне күрсәтә? (Кечкенә тел – Келт-келт).
● Кайсысы минутны күрсәтә? (Зур тел – Тек-тек).
Тәрбияче балалар белән сәгатьнең циферблаты, зур һәм кечкенә телләре, минутлар, секундлар турында әңгәмә үткәрә. Балалар сәгатьнең төрләре: механик һәм электрон сәгатьләр, кул һәм стена сәгатьләре булуы турында искә төшереп сөйлиләр. Үстерешле диалог үткәрелә.
– Көз җиткәч, балалар кая баралар?
– Мәктәпкә нәрсәгә баралар?
– Мәктәпкә баручы балаларны кемнәр дип атыйлар?
– Мәктәптә балаларны укырга, язарга кем өйрәтә?
– Укучыга нинди уку әсбаплары кирәк?
– Укучының иң тәүге китабы ничек дип атала?
– Кыңгырау тавышы нәрсә турында хәбәр итә?
Тәрбияче:
– Барлык сорауларга да дөрес жавап бирдегез. Сез хәзер күп нәрсәләр беләсез инде. Ә мәктәпкә баргач, белемнәрегезне тагын да баетырсыз, һөнәрләрегезне арттырырсыз.
Шөгыль «Хуш, сөекле бакчабыз» җыры (Ә. Бикчәнтәева сүзләре, Н. Лотфуллина көе) белән тәмамлана.
Хуш, сөекле бакчабыз,
Сау булыгыз, апалар!
Кала курчакларыбыз,
Безне көтә парталар.
Кушымта: Парталар, парталар,
Үзләренә тарталар.
Мәктәпләр дә матурлана,
Нурлар сибеп таң аткач,
Бик күңелле була икән,
Китапларны яраткач.