Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле, өстәлдә нәрсә тора? (Глобус). Нәрсә ул глобус? Әйе, глобус – Җир шарының макеты. Глобуста бөтен илләрне дә күрергә мөмкин. Кем күрсәтә ала: безнең ил кайда урнашкан?

Бер бала глобуста Россия җирләрен күрсәтә.

Тәрбияче:

– Балалар, ә мин глобуста күрсәтелмәгән тагын бер илне беләм. Ул –Белем иле дип атала. Сезнең белем иле турында ишеткәнегез бармы? Белем иленә сәяхәт итәсегез киләме?

Балалар:

– Бик килә!

Тәрбияче:

– Алайса, мине тыңлагыз. Белем иле бик ерак урнашкан. Анда җәяүләп кенә барып барып җитеп булмас. Безгә төрле транспортка утырырга да туры килер. Бәлки юлда төрле кыенлыклар да очырар. Сез Белем иленә сәяхәткә барырга әзерме?

Балалар:

– Әйе, без әзер.

Шулвакыт ишек шакыйлар, хат кертәләр. Тәрбияче хатны укый.

«Кадерле дуслар. «Белем иленә» барып җитү өчен бер серле сүз белергә кирәк. Әлеге сүзне юлда очраган барлык биремнәрне үти алсагыз гына белергә була. Бу сүз – белем иленә керү ачкычы».

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, поездга утырыйк та юлга кузгалыйк.

Балалар бүлмәнең бер башында тезелеп куелган урындыкларга утыралар. Тирә-юньне күзәтәләр.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле, поезд тәрәзәсеннән безгә урман күренә (экранда урман рәсеме күрсәтелә). Искә төшерик әле: урманда нинди агачлар үсә?

Балалар:

– Чыршы, нарат, имән, юкә, каен, өрәңге, чикләвек куагы һ.б.

1 нче бирем.

Экранда агачлар (сул якта) һәм агачларның җимешләре, яфраклары (уң якта) сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтелә. Балалар җимеше яки яфрагына карап агачны (куакны) танып әйтергә тиешләр. Мәсәлән, алма – алмагач, күркә – чыршы, чикләвек – чикләвек куагы һ.б.

Тәрбияче:

– Алмагач сүзе ничә иҗектән тора? (Ике иҗектән тора). [М] авазы сүзнең кайсы иҗегендә ишетелә? (Икенче иҗектә). Сез бу хәрефне таныйсызмы: бу нинди хәреф? (М хәрефе). Сезнең ул хәрефне кайда күргәнегез бар? (Миллениум күперендә). Афәрин, балалар. Без беренче биремне үтәдек. Мин серле сүзнең беренче хәрефен тактага беркетеп куям.

Тәрбияче М хәрефен тактага беркетә.

Тәрбияче:

– Юлыбызны дәвам итәбез. Әйтегез әле: урманда нинди җәнлекләр яши? Ике иҗектән торган нинди җәнлекләрне беләсез? (Куян, аю, төлке, бүре, керпе, тиен, болан, поши)

2 нче бирем.

Экранда җәнлекләрнең рәсемнәре күрсәтелә.

Кайсы җәнлек [а] авазыннан башлана? (Аю).

Кайсы җәнлек атамасында [ү] авазы бар? (Бүре).

Kайсы җәнлек атамасында [ө] авазы ишетелә? (Төлке).

Нинди җәнлек исемнәре [н] авазына тәмамлана? (куян, тиен, болан).

Кайсы җәнлек исемендә ике [ә] авазы бар? (Әрлән).

Серле сүзнең тагын бер хәрефен белдек, балалар: Ә хәрефе. (Тактага беркетә).

3 нче бирем.

Тәрбияче:

– Поезд тәрәзәсеннән кошлар да күренә. Нинди кошларны күрәсез? (Экранда кошлар рәсемнәре күрсәтелә). [К] авазына башланган нинди кошларны беләсез? (Карга, күке, карчыга, карлыгач). Нинди кош исеме [к] авазына тәмамлана? (Песнәк). Менә өченче хәрефне дә белдек.

Тәрбияче «К» хәрефен тактага беркетә.

Тәрбияче:

– Балалар, бу – поездның соңгы тукталышы. Алга таба юлыбызны велосипедларда дәвам итәрбез.

Балалар бүлмәнең каршы ягына куелган урындыкларга барып утыралар. Куллары белән – руль тоткан, ә аяклары белән педаль әйләндергән хәрәкәтләр ясыйлар.

Тәрбияче:

– Балалар, безнең каршыда – юл билгеләре! (Экранда күрсәтелә). Бу билге нәрсәне аңлата? (Велосипед юлы). Ә монысы? (Җәяүлелер кичүе). Җәяүлеләр кичүеннән ничек узарга кирәк? (Велосипедтан төшеп, аны тотып чыгарга кирәк).

4 нче бирем.

Тәрбияче:

– Алдагы билгеләр арасыннан, «Игътибар, балалар», «Велосипедта йөрү тыела», «Тукталыш» билгеләрен табып күрсәтегез. Без тукталышка килеп тә җиткәнбез. Менә тагын бер хәреф – «Т» хәрефе.

Тәрбияче «Т» хәрефен тактага беркетә.

Тәрбияче:

– Ә хәзер елга портына килдек. Юлыбызны су асты көймәсендә дәвам итәрбез.

Экранда су асты көймәсе рәсеме күрсәтелә. Балалар кабат беренче утырган урындыкларга утыралар, үзләрен су асты көймәсендә йөзеп барган кебек хис итәләр.

Тәрбияче:

– Су асты көймәсенә утырдык, балалар. Як-ягыгызга карагыз әле: су астында нәрсәләр бар? (Балыклар йөзә).

5 нче бирем.

Экранда балык рәсемнәре күрсәтелә.

Ничә балык йөзеп бара? (Биш балык йөзеп бара).

Алар янына тагын 2 балык йөзеп килде. Хәзер ничә балык булды? (Җиде балык). Карагыз: 1 балык кире йөзеп китте. Ничә балык калды? (Алты балык калды). Көймәбез су өстенә күтәрелә. Без су астыннан күтәрелдек тә. Балалар, көймә сүзенең ахырында нинди аваз ишетәсез? ([Ә] авазы). Менә тагын бер хәрефне белдек.

Тәрбияче «Ә» хәрефен тактага беркетә.

Ардыгызмы, балалар? Бераз ял итеп алыйк.

Динамик пауза: «Ял итәргә туктадык».

Без бераз гына ардык:

Бер урында атлап торалар,

Ял итәргә туктадык.

туктап калалар,

Җилкәләрне турайттык,

туры итеп басалар,

Тирән итеп суладык.

тирән итеп сулыйлар,

Башны як-якка бордык,

башларын уңга, сулга боралар,

Чүгәләдек һәм тордык.

чүгәлиләр, торалар,

Сузылдык, киерелдек,

киереләләр,

Югарыга үрелдек.

аяк очларына басып, өскә күтәреләләр,

Ә аннары, тынычлап,

туры итеп басалар,

Без юлны дәвам иттек.

урыннарына утыралар.

Тәрбияче:

– Тиздән килеп тә җитәбез. Тагын бер бирем: табышмакның җавабын табыгыз.

6 нчы бирем.

Эче тулы балалар,

Парталар һәм такталар.

Бик тырышып белем бирә

Анда абый-апалар. Бу нәрсә? (Мәктәп)

Тәрбияче:

– Без килеп тә җиттек, балалар. Әйтегез әле: мәктәп сүзе нинди авазга тәмамлана? Менә тагын бер хәрефне белдек: П хәрефе.

Тәрбияче П хәрефен тактага беркетә.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле: тактада нинди сүз барлыкка килде? Әйдәгез, бергәләп укыйбыз: мәктәп. Димәк, белем иленә керү ачкычы – ул нәрсә?

Балалар:

– Мәктәп!

Экранда мәктәп рәсеме күрсәтелә. Аудиоязмада «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җыры (В. Шаинский көе, М. Пляцковский сүзләре, Р. Гыйлемханов тәрҗемәсе) яңгырый. Балалар кушылып җырлыйлар. Тәрбияче Бари Рәхмәтнең «Мәктәпкә!» шигырен укый.

Шигырьнең эчтәлеге буенча сораулар:

• Балалар кая бара?

• Алар кулларына нәрсә тотканнар?

• Балаларны кемнәр котлый?

• Әтиләр нәрсә ди?

• Әниләр нәрсә ди?

• Дәү әти, дәү әни нинди теләк телиләр?

Шигырь яттан өйрәнелә, берничә баладан сөйләтелә. Тәрбияче балаларның сәнгатьле сөйләменә игътибар итә.

Тәрбияче:

– Балалар, тиздән сез дә белем иленә – мәктәпкә барырсыз. Анда күп нәрсәгә: укырга, язарга, сөйләргә, биергә һәм җырларга өйрәнерсез. Ә хәзергә шөгылебезне тәмамлыйбыз. Сау булыгыз!

Мәктәпкә!

Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә, әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә!

Безне котлый әтиләр:

– Бик дәү үстегез! – диләр.

Өйрәтәләр әниләр:

– Әйбәт булыгыз! – диләр.

Дәү әти, дәү әниләр:

– Хәерле юл, хуш! – диләр.

Бари Рәхмәт