I. Кереш өлеш.

Йөрү. Этешмичә, тәрбияче артыннан йөгерү, яңадан йөрүгә күчү.

II. Төп өлеш.

1. Флагчыклар белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. «Флагчыкларны күрсәт!»

Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, флагчыклар тоткан куллар аста. Кулларны өскә күтәрү, флагчыкларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).

2. «Флагчыкларны куегыз!»

Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору, флагчыклар тоткан кулларны алга сузу. Чүгәләп, флагчыкларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләп, флагчыкларны алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

3. «Флагчыкларны яшерегез!»

Башлангыч торыш – аяклар бергә, флагчыклар тоткан кулларны ян-якка сузу. Чүгәләп, флагчыкларны артка, идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләп, флагчыкларны алырга, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр кабатлагыз).

4. «Тартылыгыз!»

Башлангыч торыш – идәнгә утыру. Аякларны туры куеп, флагчыклар тоткан кулларны ян-якта тоту. Алга иелү, флагчыкларны аяк бармакларына тидерү, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

5. «Сикерү»

Башлангыч торыш – аякларны аз гына аерып басу, флагчыклар тоткан кулларны өстә тоту. Йөрү белән чиратлаштырып, куш аяклап сикерү (4–5 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Ике аякта 1–2 параллель сызык аша (2–3 м) алга таба сикерү;

2.2. Бирелгән ераклыкка кадәр шуышу (уенчыктан-уенчыкка);

2.3. Идәнгә утырып, бер-береңә тупны тәгәрәтү.

«Кошлар очалар» хәрәкәтле уены.

Уен балаларны биек булмаган әйбер өстеннән сикереп төшәргә, таралып йөгерергә, сигнал буенча хәрәкәт итәргә өйрәтү максатыннан уйнала.

Балалар 5–10 см биеклектәге берәр әйбергә (шакмак, такта һ.б.) менеп басалар. Бу әйберләр бүлмәнең бер башына балаларга җитәрлек санда, араларын ераграк итеп (балалар бер-берләренә комачауламаслык булсын) куела. Тәрбияче: «Күктә кояш көлә. Кошлар ояларыннан чыгалар, кояшлы көнгә сөенәләр, җим эзлиләр», – ди. Балалар такталардан сикереп төшәләр, кулларын як-якка җәеп, бүлмә буйлап йөгереп йөриләр, чүгәлиләр, идәнгә (яки тезләренә) бармаклары белән сугалар («җим чүплиләр»). Тәрбияченең «Яңгыр башланды. Кошлар ояларына очып кайттылар» дигән сигналы буенча, балалар үз урыннарына йөгерәләр.

* Уенны кабатлап уйнаганда, сигналны кыскартып, «Кояш!» яисә «Яңгыр!» дип кенә бирергә мөмкин.

III. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче табын артында дөрес утыру күнекмәләре турында мәгълүмат бирә.

IV. Йомгаклау өлеше.

Сулыш алу күнегүләре белән чиратлаштырып, 1,5 минут тыныч йөрү.