1. Кереш өлеш.

Йөрү. Предметлар белән йөгерү.

Ике сызык арасыннан чыкмыйча йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Флагчыклар белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. «Флагчыкларны күрсәт!»

Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, флагчыклар тоткан куллар аста. Кулларны өскә күтәрү, флагчыкларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).

2. «Флагчыкларны куегыз!»

Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору, флагчыклар тоткан кулларны алга сузу. Чүгәләп, флагчыкларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләп, флагчыкларны алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

3. «Флагчыкларны яшерегез!»

Башлангыч торыш – аяклар бергә, флагчыклар тоткан кулларны ян-якка сузу. Чүгәләп, флагчыкларны артка, идәнгә куярга, башлангыч торышка кайтырга. Чүгәләп, флагчыкларны алырга, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр кабатлау).

4. «Тартылыгыз!»

Башлангыч торыш – идәнгә утыру. Аякларны туры куеп, флагчыклар тоткан кулларны ян-якта тоту. Алга иелү, флагчыкларны аяк бармакларына тидерү, Башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

5. «Сикерү»

Башлангыч торыш – аякларны аз гына аерып басу, флагчыклар тоткан кулларны өстә тоту. Йөрү белән чиратлаштырып, куш аяклап сикерү (4–5 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Ике аякта урыннарда гына сикерү;

2.2. Бүрәнә аша үрмәләп чыгу;

2.3. Тупны ике кул белән тәрбиячегә ату.

«Төз ыргыт» хәрәкәтле уены.

Балалар түгәрәккә басалар. Һәр балага кечкенә туп бирелә. Түгәрәк уртасына зур кәрзин куела (балалар белән кәрзин арасы 1,5–2 метрдан артмасын). Тәрбияче сигналы буенча балалар тупларын кәрзингә ыргыталар, аннары барысы бергә тупларын кәрзиннән барып алалар да үз урыннарына кире кайталар. Бала тубын кәрзингә кертә алмаган очракта, ул аны барып ала да калган балалар белән түгәрәккә баса.

III. Йомгаклау өлеше.

10 секунд дәвамында темпны үзгәртә-үзгәртә йөрү, сулыш алу күнегүләре ясау.