Кабатлау өчен материал
Информация
1 нче атна. Кулда туп тотып куш аяклап сикерү. Тупны үз алдында әйләндереп, бирелгән араны узу. Тупны бер кул белән ике уенчык арасында йөртү.
«Тупны тәгәрәт» хәрәкәтле уены.
Балаларга төрле төстәге кечкенә туплар (диаметры 6–8 см) бирелә. Тәрбияче балаларга тупларны урындыкта утырып торган курчак янына кадәр тәгәрәтеп барырга кирәклеген аңлата. Яхшы итеп тәгәрәтеп барган балаларны мактый, биремне үти алмаган балаларга булыша, берничә тапкыр тәгәрәтеп карарга мөмкинлек бирә. Барлык балалар да берничә тапкыр тәгәрәтеп уйнаганнан соң, тупларны кәрзингә тутыралар.
2 нче атна. Идәннән 50 см биеклектә урнашкан гимнастика таягы астыннан чыгу. Ике тупны бер-бер артлы (ике кул белән) дуга аша чыгару. Кулда туп белән алга сикерү.
«Машиналар» хәрәкәтле уены.
Тәрбияче балаларга төрле төстәге боҗралар (серсо) өләшә. Болар – рульләр, балалар «машиналар» булалар. Алар, боҗраларны ике кул белән тотып, рульләрне уңга-сулга боргалап, зал буйлап йөриләр, туктап «шиннарын кабарталар»: аякларын тыпырдаталар. Аннары, тыпырдап бара-бара, юлларын дәвам итәләр. Тәрбияче «Светофор!» дип сигнал бирә. Әгәр тәрбияченең кулында кызыл түгәрәк булса, машиналар туктап калалар, яшел төскә тагын китеп баралар.
Уен 2–3 тапкыр кабатлана.
3 нче атна. Баланың күтәргән кулларыннан югарырак асылган шалтыравыкларга кадәр сикерү. Эскәмия астыннан шуышу. Тупны астан ике кул белән ыргыту.
«Кошлар очалар» хәрәкәтле уены.
Уен балаларны биек булмаган әйбер өстеннән сикереп төшәргә, таралып йөгерергә, сигнал буенча хәрәкәт итәргә өйрәтү максатыннан уйнала.
Балалар 5–10 см биеклектәге берәр әйбергә (шакмак, такта һ.б.) менеп басалар. Бу әйберләр бүлмәнең бер башына балаларга җитәрлек санда, араларын ераграк итеп (балалар бер-берләренә комачауламаслык булсын) куела. Тәрбияче: «Күктә кояш көлә. Кошлар ояларыннан чыгалар, кояшлы көнгә сөенәләр, җим эзлиләр», – ди. Балалар такталардан сикереп төшәләр, кулларын як-якка җәеп, бүлмә буйлап йөгереп йөриләр, чүгәлиләр, идәнгә (яки тезләренә) бармаклары белән сугалар («җим чүплиләр»). Тәрбияченең «Яңгыр башланды. Кошлар ояларына очып кайттылар» дигән сигналы буенча, балалар үз урыннарына йөгерәләр.
* Уенны кабатлап уйнаганда сигналны кыскартып, «Кояш!» яисә «Яңгыр!» дип кенә бирергә мөмкин.
4 нче атна. Аркан астыннан чыгу. Тупны ике кул белән астан ыргыту.
«Матур уенчык» хәрәкәтле уены.
Бүлмәнең (мәйданчыкның) бер башында 5–6 бала басып тора. Каршы якта, 2,5–3 м ара калдырып, 5–6 уенчык куела. Тәрбияче һәм балалар түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Сикереп-сикереп барабыз,
Бер уенчык (матур флаг) табабыз.
Балалар флагларга таба ике аякларында сикереп баралар. Флагларны кулларына алып селкиләр, аннары үз урыннарына куеп, кире кайталар.