12 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен формалаштыру.
Белем бирү бурычы: шуышу күнекмәләрен камилләштерү, сөт ризыклары турындагы белемнәрен киңәйтү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Йөрү. Юнәлешне үзгәртеп йөрү.
Йөгерү. Предметлар аша узып йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Йомшак мендәрләр белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – мендәрләргә утыру, куллар янда. Кулларны өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – мендәрләргә утыру, куллар янда. Алга таба иелү, үкчәне тоту, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – мендәрләр артына басу, куллар артта. Утыру (качу) һәм басу (күренү) (4 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – мендәрләр алдына басу, аяклар бергә, куллар янда. Мендәрләргә утыру, куллар алда, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – мендәрләр янына басу, куллар аста. Мендәрләр тирәли куш аяклап сикерү, йөрү белән чиратлаштыру (3–4 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Бераз алга атлап, тәрбияченең бала кулы җитәрлек югарылыктагы учларына кадәр сикерү;
2.2. Вертикаль торган боҗрага һәм капкага кадәр шуышу;
2.3. Предмет арасында тупны ике кул белән бер-береңә тәгәрәтү.
«Матур уенчык» хәрәкәтле уены.
Бүлмәнең (мәйданчыкның) бер башында 5–6 бала басып тора. Каршы якта, 2,5–3 м ара калдырып, 5–6 уенчык куела. Тәрбияче һәм балалар түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Сикереп-сикереп барабыз,
Бер уенчык (матур флаг) табабыз.
Балалар флагларга таба ике аякларында сикереп баралар. Флагларны кулларына алып селкиләр, аннары үз урыннарына куеп, кире кайталар.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче кулъяулык куллану турында әңгәмә оештыра.
«Без яулыклар юабыз» татар халык уены.
Балалар тезелешеп басалар, кулларында – кулъяулыклар. Җырның сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар:
Без яулыклар юабыз,
Без керләр дә уабыз,
Менә ничек, менә ничек
Без яулыклар юабыз!
Без яхшы чайкаучылар,
Без керләрне чайкыйбыз –
Менә ничек, менә ничек
Без керләрне чайкыйбыз.
Киптерергә кирәк бит!
Керне бауга эләбез,
Менә ничек, менә ничек
Керне бауга эләбез!
Керләребез киптеләр,
Хәзер җыеп алабыз,
Менә ничек, менә ничек
Баудан җыеп алабыз.
Кипкән ап-ак керләрне
Үтүклибез, төрәбез.
Менә ничек, менә ничек
Матур итеп төрәбез.
IV. Йомгаклау өлеше.
Сулыш алу күнегүләре белән чиратлаштырып, 10–15 секунд йөрү.