6 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: туп белән төрле хәрәкәтләр ясау күнекмәләрен, Туган як табигатенә карата кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: үрмәләү күнекмәләрен камилләштерү; дөрес туклану турында күзаллау формалаштыру; камыр ризыкларының әһәмияте турындагы белемнәрен киңәйтү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Тәрбияченен күрсәткән үрнәгенә туры китереп йөрү. Ике сызык арасыннан йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Флагчыклар белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. «Флагчыкларны күрсәт!»
Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, флагчыклар тоткан куллар аста. Кулларны өскә күтәрү, флагчыкларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).
2. «Флагчыкларны куегыз!»
Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору, флагчыклар тоткан кулларны алга сузу. Чүгәләп, флагчыкларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләп, флагчыкларны алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
3. «Флагчыкларны яшерегез!»
Башлангыч торыш – аяклар бергә, флагчыклар тоткан кулларны ян-якка сузу. Чүгәләп, флагчыкларны артка, идәнгә куярга, башлангыч торышка кайтырга. Чүгәләп, флагчыкларны алырга, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр кабатлау).
4. «Тартылыгыз!»
Башлангыч торыш – идәнгә утыру. Аякларны туры куеп, флагчыклар тоткан кулларны ян-якта тоту. Алга иелү, флагчыкларны аяк бармакларына тидерү, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
5. «Сикерү»
Башлангыч торыш – аякларны аз гына аерып басу, флагчыклар тоткан кулларны өстә тоту. Йөрү белән чиратлаштырып, куш аяклап сикерү (4–5 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Урында куш аяклап сикерү;
2.2. Бүрәнә аша үрмәләп чыгу;
2.3. Ике кул белән тотып тупны тәрбиячегә ату.
«Кояшкай» хәрәкәтле уены.
Тәрбияче балаларны үз янына чакыра, сөйли:
Кояшкай, кояшкай!
Безгә син елмай.
Бик рәхәт син булганда,
Яратабыз уйнарга.
Балалар башта кулларын чәбәкләп торалар, «яратабыз уйнарга» дигән сүзләрдән соң бер урында сикерәләр.
III. Ә син беләсеңме?
Файдалы ризыклар турында мәгълүмат бирү.
Туп белән уен: «Бакчада нәрсә ашыйбыз?»
IV. Йомгаклау өлеше.
Тыныч кына йөрү. 1,5 минут дәвамында сулыш алу күнегүләре ясау.