7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: туп белән төрле хәрәкәтләр ясау күнекмәләре тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: туп белән төрле хәрәкәтләр, баскычка үрмәләп менә белү күнекмәләрен үстерү.
Шөгыль барышы
1. Кереш өлеш.
Предметлар арасыннан йөрү. Тәрбияче яныннан һәм артыннан йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – эскәмиягә утырып, кулларны тез өстенә кую. Кулларны яннан өскә күтәрү, башлангыч торышка кайтару (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – утыргычны куллар белән тотып, эскәмиягә утыру. Чиратлаштырып аякларны күтәрү (һәр аяк белән 4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – кулларны аста тотып, эскәмия артына басу. Утыру (яшеренү) һәм тору (күренү) – 4 тапкыр.
4. Башлангыч торыш – кулларны артта куеп, эскәмия янына басу. Эскәмия тирәсендә, урында атлау белән чиратлаштырып, куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – кулларны алга һәм аякларны бергә куеп, эскәмия алдында басу. Эскәмиягә утыру, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
6. 10 секунд дәвамында сулыш күнегүләре ясап йөрү.
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Баскычка үрмәләп менү.
2.2. Ике аякта ераккарак сикерү.
2.3. Ике кул белән тупны бер-береңә тәгәрәтү.
«Югарырак үрмәлә» хәрәкәтле уены.
Уен өчен гимнастика баскычы, өскәрәк беркетеп кую өчен, ачык төстәге матур уенчык кирәк. Тәрбияче балаларга баскыч буйлап ничек үрмәләргә кирәклеген аңлата. Балалар баскычка карап басалар. Тәрбияче ярдәме белән бер бала, баскычның һәр аратасына басып, өскә таба үрмәли. 5–6 нчы аратага кадәр менә, уенчыкны алып, тәрбияче ярдәме белән әкрен генә баскычтан төшә.
III. Йомгаклау өлеше.
Салмак йөрү. 1,5 минут дәвамында сулыш алу күнегүләре ясау.