1. Тәрбияче эшчәнлеккә балалар йөри торган бакчаның фотосурәтен алып керә, фото буенча әңгәмә кора.

Тәрбияче:

– Балалар, сез бу рәсемдә нәрсә күрәсез? (Бу – безнең балалар бакчасы). Безнең бакча нинди?

Балалар:

– Безнең бакча зур.

– Безнең бакчабыз матур.

– Безнең бакча чиста.

– Безнең бакчабыз якты, иркен.

– Без бакчабызны яратабыз.

Тәрбияче:

– Безнең бакча ничек дип атала?

Балалар:

– Безнең бакча «Чулпан» дип атала.

2. Надия Вәлиеваның «Безнең бакча» исемле шигырен тыңлау:

«Үстегез инде», – диеп,

Китерәләр бакчага.

«Чулпан» дигән бакчага,

Күп анда бала-чага.

Безне карша алалар

Матур-матур апалар.

Уйнатып, шаярталар,

Еласак, юаталар.

Йокласак, әни кебек,

Иркәләп, уяталар.

Мин бакчамны яратам,

Киләсем килеп тора.

Килмәс идем, монда бит

Бар нәрсә көлеп тора.

Көлеп тора идәннәр,

Гөлләр дә көлеп тора.

Уенчыклар, курчаклар:

«Мине ал!» – диеп тора.

Уйныйбыз бергәләшеп,

Күңелле итеп көн дә.

Апаларга рәхмәтне

Әйтәбез туган телдә!

Шигырьнең эчтәеге буенча сораулар:

– Балалар, бу шигырь нәрсә турында?

– Бакчада балаларны кемнәр каршы ала?

– Балалар бакчада ниләр эшлиләр?

– Бакча нинди?

– Балалар бакчада үзләрен ничек хис итәләр?

4. Тәрбияче фоторәсем буенча кечкенә хикәя үрнәге бирә:

– Бу безнең бакча. Ул «Чулпан» дип атала. Безнең бакча зур, матур. Бакча ике катлы. Безнең бакча чиста, иркен, якты. Без бакчабызны яратабыз.

5. Динамик пауза: «Бу дустың белән күреш» уены.

Аякларың тыпырдат,

Аякларын тыпырдаталар,

Кулларыңны чәбәклә,

кулларын чәбәклиләр,

Бер монда, бер монда,

кулларын бер уңга,

Кыен эш түгел бер дә.

бер сулга чәбәклиләр,

Башың аска иеп ал,

башларын алга ияләр,

Кул бармагың янап ал,

уңга бармак яныйлар,

Бер монда, бер монда,

сулга бармак яныйлар,

Кыен эш түгел бер дә.

әйләнеп алалар.

Бу дустың белән күреш,

уң яктагы дусты белән күрешәләр,

Бу дустың белән күреш.

сул яктагы дусты белән күрешәләр,

Йә иптәш, йә әйлән,

әйләнәләр,

Бик кыен түгел бу эш.

баш ияләр.

6. Бүлмәгә нәни куян балалары Шаян белән Наян керәләр.

– Балалар, без сезне бик сагынып килдек. Безнең урманда балалар бакчасы юк бит. Шуңа да сезнең бакча белән бик танышасыбыз килә. Урмандагы дусларыбыз да бакчагыз белән кызыксындылар. Сез безгә бакчагыз турында сөйләп бирегез әле.

Балалар бакчасы фоторәсеме буенча балалар сөйләме.

7. Тәрбияче балаларга Шаян белән Наянның урмандагы дусларына хат язарга тәкъдим итә. Балалар үзләренең төркем бүлмәсе, андагы уенчыклар, китаплар турында, чишенү, юыну һәм йокы бүлмәләре турында сөйлиләр. Тәрбияче балаларның сөйләмен язып бара һәм хатны куян балаларына тапшыра.

Шөгыльне «Куянкай» уены («Уйныйк-куаныйк әле», 127 бит) белән тәмамларга мөмкин.