«Балалар бакчасында».
Информация
һәм аларның эш кораллары сурәтләнгән рәсемнәр.
Бурычлар
күнекмәләре бирү эшен дәвам итү. Исемнәрне юнәлеш килештә дөрес кулланырга, сыйфатларны исемнәр белән яраштырып сөйләргә өйрәтү. Гади һәм
кушма җөмләләрне куллану күнекмәләрен ныгыту.
Бирелгән сорауларга дөрес, аңлаешлы итеп җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү. Логик фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны, тапкырлыкны үстерү.
Балалар бакчасына карата ярату, бакча хезмәткәрләренә хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. Балалар бакчасы турында табышмак әйтү:
Бу өйдә яши балалар,
Аны бик яраталар.
Төрле уеннар уйныйлар,
Саф һавага чыгалар.
Бу өй – икенче өебез –
Бик җылы һәм бик матур.
Аның нинди өй икәнен
Ягез, безгә кем әйтер?
(Балалар бакчасы)
– Безнең бакча ничек атала?
– Ул нинди? Бакчада сез нишлисез?
– Бакчага көн дә киләсезме?
– Бакчага көннең кайсы вакытында киләсез?
– Әти-әниләр сезне алырга кайсы вакытта килә?
– Атнаның ничә көнендә сез бакчага йөрисез? Эш көннәрен санап күрсәтегез.
– Ничә көн ял итәсез? Кайсы көннәрдә?
– Атнада барлыгы ничә көн?
2. «Балалар бакчасында» рәсемен карау. Сораулар:
– Бу рәсемдә кемнәрне күрәсез? Алар нишлиләр?
– Балалар кайда уйныйлар?
– Малай белән кыз нәрсә эшлиләр? Аларга исемнәр уйлагыз.
– Ике кыз нәрсә белән уйныйлар? Алар дус уйныйлармы? Аларга исемнәр
уйлагыз.
– Тәрбияче апа нишли?
– Балаларның кәефләре ничек?
3. Рәсем буенча хикәя төзү.
План:
* Бүлмә турында сөйләү.
* Балаларның нәрсә белән, ничек уйнаулары турында сөйләү. Аларга исемнәр бирү.
* Тәрбияче балаларга нинди киңәш бирә дип уйлыйсың? Фикереңне әйт.
* Балаларның кәефләре турында сөйлә.
* Рәсемгә нинди исем бирер идең?
4–5 бала сөйли. Балаларга бер-берләренең хикәяләрен тулыландыру мөмкинлеге бирелә.
4. Динамик пауза. «Без йөрибез бакчага» уены
Без йөрибез бакчага, |
Бер урында атлап торалар, |
Балалар бик күп монда. |
кулларын югары күтәрәләр, |
Уйныйбыз да җырлыйбыз, |
урында әйләнәләр, |
Күңелле безгә монда! |
кулларын як-якка җәяләр, |
Әйе шул, шулай шул, |
тыпырдыйлар, |
Күңелле безгә монда! |
кул чабалар. |
5. «Булсаң зирәк – әйт тизрәк» уены. Бакчада эшләүче һөнәр ияләре турында Табышмаклар әйтү.
Өстәлдә бакчада эшләүче һөнәр ияләре сурәтләнгән рәсемнәр ята. Табышмакның җавабын әйткән бала, рәсемнәр арасыннан тиешлесен сайлап алып, балалар каршындагы тактага беркетергә тиеш була.
* Бакчабызны җитәкли,
Барыбызны ул яклый.
Әти-әни, балалар,
Тәрбияче апалар
Аны бик тә хөрмәтли.
(Мөдир)
* Һәр иртәдә көн саен
Елмаеп каршы ала.
Еласак, ул юата,
Уйната ул, шаярта –
Ул безнең ... тәрбияче апа.
* Ашарга алып килә,
Савыт-сабаны юа.
Тузан сөртә, идән юа,
Бүлмәне чиста тота.
(Кече тәрбияче)
* Тәмле ашлар, боткалар,
Пешерә безгә алар.
Ул кем икән, балалар?
(Пешекче)
*Ак халатлы бер апа
Безне бик тә ярата.
Авырып китсәк, йөткерсәк,
Безнең сулышны тыңлый.
Дару, витамин биреп,
Безне бик тиз дәвалый.
(Шәфкать туташы)
* Гимнастика, зарядка
Аның белән ясыйбыз.
Йөгерәбез, сикерәбез –
Һич кенә дә армыйбыз.
(Физкультура җитәкчесе)
* Дөрес сөйләшергә, авазларны әйтергә
Өйрәтә безне...
(логопед).
* Уйный пианинода,
Биетә дә-җырлата,
Матур көйләр тыңлата.
(Музыка җитәкчесе)
6. «Кемгә нәрсә кирәк?» үстерешле уены.
Балаларга төрле эш кораллары сурәтләнгән рәсемнәр таратыла.
Тәрбияче: «Чүмеч кемгә кирәк?» – дип сорый. Чүмеч рәсеме булган бала рәсемне күрсәтә һәм: «Чүмеч пешекчегә кирәк», – дип җавап бирә дә тактадагы пешекче рәсеме турысына чүмеч рәсемен беркетә. Уен шулай дәвам итә.