1. Табышмак әйтү:

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана,–

Бу кайчак була? 

(Г. Тукай)

Тәрбияче:

– Сүз кайсы ел фасылы турында бара? Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Балалар:

– Көз көне басулардан ашлыкларны җыеп алалар.

– Бакчалардан җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне җыялар.

– Яңгырлар бик еш ява.

Тәрбияче:

– Көз айларын беләсезме?

Балалар:

– Сентябрь, октябрь, ноябрь.

2. Рәсемнәргә карап, көз билгеләре турында сөйләү.

Балалар:

– Көз көне агачларның яфраклары саргаялар һәм коелалар.

– Еш кына яңгырлар ява.

– Көчле җилләр исә.

– Кешеләр җылы итеп киенәләр.

– Бакчаларда уңыш җыялар,

– Урманда гөмбәләр күп була.

– Кошлар җылы якка китә.

Тәрбияче:

– Ә хәзер, әйдәгез, көзне матур итеп тасвирлыйк. Көз нинди ул?

Балалар:

– Алтын, матур, бай, яңгырлы, җилле, сары, салкын.

3. «Сүзләр ясау» үстерешле уены.

Өстәлгә төрле төстәге көзге яфраклар таратып салына. Балалар, чагыштырып, аларның төсләрен әйтергә тиешләр. Мәсәлән: бу яфрак сары, ә бу яфрак – сап-сары.

Яшел – яшькелт – ямь-яшел.

Кызыл – кызгылт – кып-кызыл.

Кара – кап-кара.

«Курчакларны тынычландыру» уены.

Тәрбияче:

– Курчаклар елый, аларны тынычландырырга кирәк. Менә мин ничек тынычландырам: -а-а-а-а-а!

Балалар авазны кабатлыйлар. Тәрбияче авазның дөрес әйтелешенә игътибар итә.
Бергәләп [а] авазы кергән сүзләр эзлиләр. [А] авазы кергән сүзләр белән җөмләләр төзиләр.

4. Динамик пауза. «Көз» уены

Тәрбияче:

– Я, балалар, сөйләгез,

Ничек итеп килә көз?

Балалар:

Кошлар очты көньякка,

Кулларын як-якка җәеп,

Канат кагып, еракка.

кош очу хәрәкәтләре ясыйлар,

Аюлар өн казыды,

алга иеләләр,

Бик тирән итеп базны.

казу хәрәкәтләре ясыйлар,

Балыклар да тындылар,

чүгәлиләр,

Су төбенә чумдылар.

башларын яшерәләр,

Агачлар, ялангачлар

кулларын өскә күтәрәләр,

Җилләрдә чайкалдылар.

чайкалалар,

Тик безгә күңелле көз,

кулларын як-якка җәяләр,

Без бакчага йөрибез.

атлап торалар.

5. «Көзге урман» рәсемен карау. Әңгәмә.

Экранда көзге урман сурәтләнгән рәсем күрсәтелә.

– Бу рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? (Көзге урман.)

– Көз көне агачларда нинди үзгәрешләр була? (Агачларның яфраклары саргаялар һәм коелалар).

– Сез нинди агачларны беләсез? (Каен, имән, чыршы, нарат, миләш)

– Нинди агачның яфрагы коелмый? (Чыршы һәм нарат агачларының ылыслары коелмый).

– Нинди агачның алкасы бар? (Каен агачының)

– Нинди агачның чикләвеге була? (Имәннең)

– Нинди агачның күркәләре бар? (Чыршы һәм нарат агачларының).

6. «Яфрак бәйрәме» җырын (Л. Лерон сүзләре, Р. Еникеева көе: «Туган телдә сөйләшәбез», 3–4 яшь. Методик кулланма өчен аудиокушымта, 9 нчы трек) тыңлау. Сүзләрен яттан өйрәнү.