«Көз килде – яшелчәләр өлгерде».
Информация
Бурычлар
уйлап чыгарырга өйрәтү. Сөйләмдә исемнәрне, сыйфатларны, алмашлыкларны урынлы кулланырга өйрәтү эшен дәвам итү.
Балаларның иҗади күзаллауларын, фантазияләрен, логик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.
Матур әдәбият әсәрләренә карата кызыксыну хисләре, мәхәббәт тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. «Яшелчә бакчасында» рәсемен карау. Әңгәмә.
– Рәсемдә нәрсә күрәсез? (Яшелчә бакчасы).
– Яшелчә бакчасында нәрсәләр үсә?
– Яшелчәләр үскән урын ничек атала? (Түтәлләр).
– Яшелчәләр үссен өчен кешеләр ниләр эшлиләр? Кем белә?
– Яшелчәләр ничек өлгерә?
Тәрбияченең сөйләм үрнәге: «Бу – яшелчә бакчасы. Анда бик күп яшелчәләр үсә: помидор, чөгендер, кишер һ.б. Аларны җиргә түтәл ясап утырталар. Яхшы үссен өчен төбен йомшарталар, су сибәләр. Яшелчәләр җәй буе үсә, аннан өлгерә. Димәк, ашарга яраклы була. Өлгергәндә помидор кызара, кәбестә зурая, баклажан карала».
2. Табышмаклар әйтү.
Тәрбияче:
– Түтәлләрдә үсте бик күп яшелчә: кыяр, кабак, чөгендер, кишер, кәбестә. Алар ничек үсә, нинди төстә, нинди формада, нинди зурлыкта? Игътибарлы булыгыз: табышмак – миннән, дөрес җавап – сездән.
* Катлы-катлы булып үсә
Җир өстендә.
Ул нәрсә?
(Кәбестә)
* Йодрык-йодрык булып үсә,
Алма кебек кызарып пешә,
Үзе бик матур:
Аны кем әйтер?
(Помидор)
* Ул җир астына төшкән,
Кып-кызыл булып пешкән.
Ашка тәм һәм төс бирер:
Аны кем белер?
(Чөгендер)
* Озын, яшел – түтәлдә,
Сары, тозлы – кисмәктә
(Кыяр)
* Җир астында алтын казык,
Алдык без аны казып.
(Кишер)
* Өч кат тун кигән.
Кем салдырса, шул елый.
(Суган)
3. «Ашка нәрсә салабыз?» дидактик уены.
Тәрбияче балалардан яшелчә ашына ниләр салып булуы турында сорый. Җавапны белгән бала, ашка яраклы дип уйлаган яшелчәне алып, аның турында сөйли. Мәсәлән: «Мин бәрәңге алдым. Бәрәңге йомры, сары, зур. Аны ашка да салалар, кыздырып та ашыйлар. Мин бәрәңгенең боламыгын яратам.»
Шул рәвешле кишер, суган, помидор турында сөйләнә. Кыяр белән помидордан салат ясап булуы, аларны тозларга да мөмкинлеге ассызыклана.
4. Динамик пауза. «Аш пешерү» уены
Ярдәм көтеп тормыйбыз, |
иңбашларын сикертү, |
Яшелчәләр турыйбыз. |
уң кул белән турау хәрәкәтләре, |
Чиста итеп юабыз, |
куллар белән юу хәрәкәтләре, |
Без кәбестә турыйбыз. |
турау хәрәкәтләре, |
Бераз кишер кырабыз, |
учларны каплап, ике кул |
бармакларын бер-берсенә ышкып алу, |
|
Ваклап суган турыйбыз. |
суган турау хәрәкәтләре, |
Тозлап, майлап алабыз, |
бармакларны бергә җыеп селкетү, |
Яхшылап болгатабыз, |
болгату хәрәкәтләре, |
Бигрәк тәмле, ашагыз! |
кулларны алга сузу. |
5. «Уйлар өчен табышмак» үстерешле уены.
Тәрбияче:
– Балалалар, табышмакларны без үзебез дә уйлап чыгара алабыз. Моның өчен әйберләрне бер-берсе белән чагыштыра белергә кирәк. Әйберләр арасында үзара охшашлык бар. Мәсәлән: помидор да түгәрәк – алма да; кыяр да озынча – банан да; кыяр да яшел – кәбестә дә һ.б. Әйберләрнең охшаш якларын табып, бер-берсе белән чагыштырсак, табышмак уйлап чыгарырга була.
Тәрбияче балалар каршындагы тактага төсле карточкалар элә. Алар – яшелчәләрнең төсен, формасын һәм тәмен белдерүче тамгалар. Әлеге тамгалар ярдәмендә балалар тәрбияче ярдәмендә табышмаклар уйлап чыгаралар.
• Җир астында үсә, шалкан түгел;
Кып-кызыл була, помидор түгел;
Ашка тәм һәм төс бирер.
Аны кем белер?
(Чөгендер)
• Үзе түгәрәк, алма түгел;
Кызыл да үзе, чия түгел.
Кыссаң – сытыла. Ул нәрсә була?
(Помидор)
• Үзе озынча, банан түгел.
Төсе яшел, кәбестә түгел.
Үзе бик тәмле, алма түгел.
Ул нәрсә булыр?
(Кыяр)
6. Р. Батулланың «Аю Әппәс» исемле әкиятен («Куанычым-багалмам», 46 бит) сәхнәләштерү.
Әкиятнең эчтәлеге искә төшерелә.
– Аю Әппәс нәрсәләр утырткан?
– Көз җиткәч, аю баласы нишләгән?
– Яшелчәләрне ашаганда аю Әппәс нинди сүзләр әйткән? (Баллы, тәмле, татлы мәми һ.б.)
– Иң беренче булып аю баласы янына нинди җанварлар килгән? (Куян һ.б.).
Әкият сәхнәләштерелә. Аю Әппәснең тырыш кына түгел, юмарт та булуы ассызыклана.