1. Җиләк-җимешләр салынган кәрзин тотып, Сөмбелә (курчак) керә, түбәндәге шигырьне сөйли:

Матур көз килде,

Уңыш мул булды.

Табыннарыбыз

Җимешләр белән тулды.

Сөмбелә, кәрзиннән җиләк-җимешләрне берәм-берәм алып, алар турында балалар белән сөйләшү үткәрә. Бу – алма. Ул кызыл (яшел, сары) төстә. Алма зур (кечкенә), түгәрәк, тәмле. Алма – җиләк-җимеш. Ул җиләк-җимеш бакчасында, аламагачта үсә.

Шул тәртиптә барлык җиләк-җимешләр искә төшерелә.

2. «Җиләк-җимеш бакчасында» рәсемен карау. Рәсем буенча әңгәмә кору.

Балалар картина турында үзара фикерләшәләр.

Тәрбияче балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирә.

– Рәсемдә нәрсәләр ясалган? (Тәмле җиләкләр, җимешләр бирүче чия, карлыган, кура җиләге, слива агачлары ясалган).

– Бу агач-куаклар кайда үсә? (Җиләк-җимеш бакчасында).

– Сез бу картинаны ничек атар идегез?

Тәрбияче рәсемдәге һәр җиләк-җимеш, һәр агач-куак турында балалар белән әңгәмә кора.

Тәрбияче:

– Бу – чия куагы. Чиянең җимешләре нинди?

Балалар:

– Чияләр куе кызыл.

– Чиянең җимешләре баллы, бик тәмле була.

Тәрбияче:

– Болар – карлыган куаклары. Аларны ничек танып була?

Балалар:

– Карлыганның җимешләре кап-кара.

– Алар да сусыл, баллы була.

– Безнең бакчада тагын кызыл һәм ак карлыган үсә.

Тәрбияче:

– Карлыган куаклары янында үскән агачны таныдыгызмы? Әйе, бу – слива агачы. Аның җимешләре турында сөйли аласызмы?

Балалар:

– Слива зәңгәр, шәмәхә һәм сары төстә була.

– Слива җимешләре бик тәмле, баллы.

– Аның эчендә зур һәм каты төше бар.

Тәрбияче:

– Слива җимешен киптерәләр. Кипкән слива җимеше кара җимеш дип атала (күрсәтә). Ә бусы нинди куак? Кем таныды?

Балалар:

– Бу – кура җиләге.

– Кура җиләге кып-кызыл төстә була.

– Безнең бакчада сары җимешле кура җиләге дә бар.

– Кура җиләге йомшак, сусыл.

– Ул баллы, татлы – бик тәмле.

Тәрбияче:

– Кура җиләге тәмле генә түгел, бик файдалы да. Салкын тиеп авырганда, кура җиләкнең шифасы зур.

3. «Капма-каршысын әйт!» үстерешле уены.

Тәмле ... – тәмсез.

Әче ... – баллы.

Кара ... – ак.

Зур ... – кечкенә.

Озын ... – кыска.

Тәбәнәк ... – биек.

Күңелле ... – күңелсез.

4. Динамик пауза: «Без инде хәзер зурлар» уены.

Без инде хәзер зурлар,

Аяк очларында күтәрелү,

Күп эшли безнең куллар.

җиң сызгану хәрәкәтләре,

Алмаларны өзәбез,

кулларны өскә күтәрү,

Кәрҗиннәргә тезәбез.

алга иелү,

Без чиләкләр алабыз,

кулларны як-якка җәю,

Бакчаларга барабыз.

бер-бер артлы бару,

Иеләбез, басабыз,

туктап, иелү-басу,

Тәмле җиләк җыябыз.

иелү, җиләк җыю хәрәкәте,

Һич армый безнең куллар,

кулларны югары күтәрү,

Без инде хәзер зурлар.

аяк очларына басу.

5. Рәсем буенча тасвирлау хикәясе төзү.

Тәрбияче:

– Балалар, хәзер караган картина турында сөйләргә өйрәнербез. Һәрберегез уйлап карагыз әле: сез иң башта нәрсә турында сөйләр идегез? Сөйләмегезне нәрсәдән башлар идегез?

Тасвирлап сөйли белә торган 1–2 баланың хикәяләре тыңлана.

Аларның сөйләмен башка балалар дәвам итә, тулыландыра.

Тәрбияченең хикәя үрнәге. «Көз килде. Бакчада җиләк-җимешләр өлгерде. Алмагачның ботаклары эре, татлы алмалардан сыгылып тора. Чия куагында куе кызыл, сусыл чияләр пешкән. Аларны тизрәк өзеп аласы, авызга кабасы килә. Карлыган куагында – кап-кара тәлгәшләр. Ә кызыл карлыган куакта шулкадәр күп, хәтта яфраклар күренми дә кебек. Кура җиләкләре: «Тизрәк мине өзеп алыгыз. Югыйсә, җиргә коелуым бар», – дия сыман. Әйе, көзнең уңышы бик мул булган».

Тагын 2–3 бала картина буенча сөйли. Тәрбияче балаларны эзлекле итеп, тулы җөмләләр белән сөйләүләре өчен мактый.

6. Тизәйткеч өйрәнү. «Җ» авазының дөрес әйтелеше өстендә эшләү.

Җылы җәйнең көннәрендә

Җиләк җыя Җәмилә.