1. Җыр («Уңыш җыябыз»: Т. Волгина сүзләре, А. Филиппенко музыкасы, Г. Гәрәева тәрҗемәсе) тыңлау. Кушылып җырлау:

Зур бакча алдыбызда,

Кәрзиннәр кулыбызда.

Уңышны җыеп ал,

Базыңа төшереп сал.

Әнә кыяр түтәле,

Нинди дәүләр, күр әле.

Кәбестә, чөгендер,

Бар да безнең өчендер.

Ә син симез кабагым,

Ничек үстең, аппагым?

Әйдәле, иренмә,

Тәгәрә кәрзинемә.

Без шулай юлга чыктык,

Уңышлы кайтып җиттек.

Капканы ачыгыз,

Каршы чыгып алыгыз.

2. «Уйлап әйт!» зиһен сынаш уены.

Бер бала, исемен әйтми генә бер җиләк-җимеш яисә яшелчә турында сөйли, ә калган балалар нәрсә турында сөйләнгәнен әйтергә тиешләр.

* Үзе йомры, төсе сары. Аны бабай утырткан... (шалкан).

* Ул яшел, озынча, түтәлдә үсә. Аны тозларга да мөмкин. Аннан салат та ясыйлар ... (кыяр).

* Куакта үсә, кара төстә, сусыл. Аннан кайнатма ясыйлар... (карлыган).

* Ул йомры. Җир эчендә үсә. Аны ашка да салалар, кыздырып та ашыйлар, боткасын да ясыйлар... (бәрәңге).

* Төсе сары, үзе озынча. Аны маймыл ярата... (банан).

3. Куян балалары Шаян һәм Наян белән «Дөрес сайлап ал!» дидактик уены.

Тәрбияче өстәлендә яшелчә һәм җиләк-җимеш муляжлары таратып салынган.

Тәрбияче:

– Балалар, Шаянның әнисе – компот, ә Наянның әнисе яшелчә ашы пешерергә уйлаган. Алар Шаян белән Наянны яшелчә, җиләк-җимешләр алу өчен базарга җибәргәннәр. Ә нәни куян балалары яшелчә ашы һәм компот пешерү өчен ниләр кирәген белмиләр икән. Әйдәгез, без дусларыбызга җиләк-җимешләр, яшелчәләр сайларга булышыйк. Әйтегез әле, компот пешерү өчен нинди җиләк-җимешләр кирәк?

Бер бала өстәл янына килә. Ул бер җиләк-җимешне танып, сайлап алырга һәм аның турында сөйләргә тиеш була. Бала, сөйләп бетергәннән соң гына, җиләк-җимешне кәрзиненә сала ала. Икенче бала Наянга булыша: ул өстәлдә аш өчен кирәкле яшелчәне табарга һәм аның турында сөйләргә тиеш. Уен шулай дәвам итә.

4. Динамик пауза: «Бакчада» уены.

Кишер, кыярлар җыярга

Як-якка карану,

Бакчага барам әле.

атлап бару,

Кәрзинемә помидорлар,

иелү,

Алмалар салам әле.

кулларны өскә күтәрү,

Әй, дускаем, кил әле,

чакыру хәрәкәтләре,

Бакчабызга кер әле,

кулларны алга сузу,

Анда ниләр үсә икән,

иң башларын сикертү,

Шуны уйлап бел әле.

кул чабу.

5. Ф. Яруллинның «Көзге табын» шигырен ятлау.

Көзге табын – бай табын:

Кыяр, карбыз һәм кавын

Телем-телем теленгән,

Өем-өем өелгән.

Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга

Бик бәхетле, бик шат без.

6. «Яшелчәләр җыябыз» дигән эстафеталы уен уйнала.

Балалар ике төркемгә тезелеп басалар. Һәр төркем алдына, беркадәр урын калдырып, кыршаулар куела. Бу кыршауларга, төркемдәге балалар санына карап, яшелчәләр салына. Һәр төркемдәге беренче басып торучы уйнаучыга кәрзиннәр бирелә. Сигнал буенча алар, йөгереп барып, кыршаулардагы берәр яшелчәне кәрзингә салалар һәм, кире кайтып, кәрзинне икенче уйнаучыга тапшыралар.

Уен шулай дәвам итә. Ахырда җинүче төркем билгеләнә.