«Икмәк кадере».
Информация
бодай, арыш бөртекләре һ.б. ярмалар; сәхнәдә уйнау өчен атрибутлар, битлекләр, костюмнар, уенчыклар.
Бурычлар
Матур әдәбият белән кызыксынуларын үстерү. Әсәрне сәхнәләштерү күнекмәләре булдыруга булышлык итү.
Балаларда игенче хезмәтенә хөрмәт, икмәккә, ризыкка карата сакчыл караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. Табышмак әйтү:
Үзе түгәрәк,
Урыны түрдәрәк.
Эче тулы күзәнәк.
Бар нәрсәдән кадерлерәк.
(Ипи, икмәк)
Балалар каршына сөлге белән ипи чыгарыла, табышмак аңлатып үтелә.
Тәрбияче:
– Күрегезче, күрегез:
Өстәлгә ипи килгән!
Нинди матур күпергән!
Беләсезме, үз юлында
Ул күпме хезмәт күргән!
2. Ипинең өстәлгә ничек килүе турында сөйләү.
Тәрбияче:
– Безнең өстәлләргә ипи каян килә, ничек килә икән ул? Бәлки, аны ипи агачыннан гына җыеп алып, алма кебек, безнең өстәлләргә куялардыр? Ничек уйлыйсыз: ипи агачта үсәме икән? (Ипи агачта үсми). Дөрес, балалар, ипи агачта үсми, аны күп көч куеп, тырышып, иген кырында игенче үстерә. Игенче икмәкне бер үзе генә үстерми, аңа кояш та, яңгыр да, җил дә булыша. Хәзер мин сезне ипинең үткән юлы белән таныштырырмын.
Тәрбияче, презентация ярдәмендә, балаларны ипинең өстәлгә килү этаплары белән таныштыра. Экранда басудагы язгы эшләр сурәтләнгән рәсем күрсәтелә (слайд № 1).
Тәрбияче:
– Ипи үстерү – бик катлаулы, авыр эш. Карлар эреп, көннәр җылынгач, басуга тракторлар чыга. Ничек уйлыйсыз: басуда тракторлар нәрсәләр эшли икән?
Балалар:
– Тракторлар басуда җир сөрәләр.
– Тракторлар җирне тырмалыйлар да.
Тәрбияче:
– Ә җирне ни өчен сөрәләр, тырмалыйлар?
Балалар:
– Җир йомшак, тигез булсын өчен.
Тәрбияче:
– Тигез, йомшак җир ни өчен кирәк икән?
Балалар:
– Орлыклар чәчәр өчен.
Тәрбияче (тәлинкәләрдәге ярмаларны күрсәтеп). Ә сез бу ярмаларны таныйсызмы?
Балалар:
– Мин карабодайны таныдым. Аннан әни ботка пешерә.
– Ә бу – борчак.
– Бу – тары. Мин тары боткасын яратам.
Тәрбияче:
– Ә болары – арыш һәм бодай орлыклары. Болары – аларның башаклары.
Җир, сөрәләр, басу, орлык сүзләре барлык балалар белән кабатлап әйтелә. Тәрбияче сүзләрнең дөрес, аңлаешлы, ачык итеп әйтелешенә игътибар итә.
Экранда иген үсеп утыручы басу, ашлык уручы комбайн рәсемнәре күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Ә җәй көне басуда нинди үзгәрешләр була? (Слайд № 2).
Балалар:
– Ашлыклар өлгерә.
– Башаклары тук, зур була.
Тәрбияче (табышмак әйтә): Ура, суга, җилгәрә,
Үзе төяп җибәрә.
Ул нәрсә?
(Комбайн).
– Комбайннар, машиналар кешеләргә ничек ярдәм итә, беләсезме? (Слайд № 3).
Балалар:
– Комбайн ашлыкны ура.
– Ул ашлыкны суктыра да.
– Артыннан суктырылган орлыкны машина җыя.
Тәрбияче:
– Дөрес, балалар. Машиналар, ашлыкны төяп, элеваторга илтәләр (слайд № 4). Анда ашлыкны төрле җайланмалар белән чистарталар, киптерәләр. Элеватордан бөртекләрне тегермәнгә китерәләр. (Слайд № 5). Тегермәндә ашлыктан он ясала. Аннан соң, машиналарга төяп, онны ипи пешерә торган заводларга илтәләр (слайд № 6). Анда оннан камыр ясыйлар. Һәм, ниһаять, камырдан шундый зур мичләрдә тәмле ипи пешереп чыгаралар (слайд № 7).
Ә пешкән ипине кая куялар?
Балалар:
– «Икмәк» («Хлеб») дип язылган машиналарга төйиләр (слайд № 8).
– Ипи сата торган кибетләргә илтәләр (слайд № 9).
– Аннан ипине әтиләр, әниләр сатып ала.
Тәрбияче:
– Күрдегезме, балалар, ипи безнең өстәлгә килеп җиткәнче күпме хезмәт башкарыла! Күпме кеше, машиналар көч куя!
3. Динамик пауза: «Икмәк үсә» сүзле уены
Бер орлык җиргә төшә. |
Балалар чүгәлиләр, |
Болыт килә, су сибә, |
әкрен генә торып басалар, |
Кояш нурларын чәчә, |
кулларын, як-якка җәеп, югары күтәрәләр, |
Бу орлык үсеп китә. |
аяк очларына басалар, |
Орлыктан ашлык була, |
уч төпләренә карыйлар, |
Әйләнә ул ак онга. |
як-якка карыйлар, |
Өстәлгә килә икмәк. |
кулларын алга сузалар, |
Игенчегә зур рәхмәт! |
башларын ияләр. |
4. Р. Вәлиеваның «Без игенчеләр булдык» әсәрен уку («Куанычым – багалмам», 89 бит).
Санамыш ярдәмендә рольләр бүлешү. Әсәрне сәхнәләштерү.
5. Тәрбияче:
– Балалар, күрәсезме, икмәк безнең өстәлләргә бик күп кешеләрнең зур һәм катлаулы хезмәтеннән соң гына килә икән! Шуңа да ул бик тәмле һәм бик кадерле. Сез дә икмәкнең кадерен белегез, ялгышып, аның валчыгын да төшермәгез, таптамагыз, балалар.
... Ипекәй менә шундый
Тырыш хезмәт җимеше.
Берүк кадерен белегез,
Хөрмәт итә күрегез...
(Р. Вәлиева)
Шөгыль барышында яисә шөгыльдән тыш вакытларда татар халкының «Ак калач» җырлы уенын («Уйныйк, куаныйк әле», 121 бит) уйнарга; татар халкының «Алтын бөртекләр» әкияте буенча мультфильм («Татармультфильм» берләшмәсе) карарга; Р. Миңнуллинның «Игенчеләр гаиләсе» шигырен («Куанычым-багалмам», 173 бит) Р. Вәлиеваның «Оялдык», «Ашлар солтаны» шигырьләрен («Куанычым-багалмам», 143 бит) укырга мөмкин.
Түбәндәге мәкаль-әйтемнәрне өйрәнергә була:
• Икмәк – иң зур байлык.
• Икмәк – табынга нур сибүче,
Кешегә, илгә көч-куәт бирүче.
• Алтын – ай булып яктырса,
Икмәк – ул кояш булыр.
• Кышкы кар – көзге икмәк.