1. Тәрәзәдән көзге табигатьне күзәтү.

– Урамда нинди ел фасылы?

– Көз икәнен каян белдегез?

– Агачларга игътибар итегез: алар нинди?

– Агачлар нигә селкенә дип уйлыйсыз?

– Күк йөзе нинди?

– Кешеләр нигә кулчатырлар тотканнар?

– Көзнең беренче ае ничек дип атала?

2. Сөмбелә бәйрәме турында сөйләү.

Сентябрь аен халыкта «алтын көз» дип йөртәләр, чөнки сентябрьдә табигать бик нык үзгәрә. Агачларның яфраклары сары, кызыл, алтын төскә керә. Үләннәр дә саргая, чәчәкләр шиңә. Борынгы заманнардан ук ай ахырында Сөмбелә бәйрәме үткәрелә торган булган. Бу бәйрәмне икенче төрле Уңыш бәйрәме дип тә йөрткәннәр. Чөнки ай ахырына кырларда уңыш җыелып беткән. Менә шунда инде халык Сөмбелә – уңыш бәйрәмен билгеләп үткән.

Сөмбелә – башак дигән сүз. Сөмбелә – уңыш, байлык, көзге муллык бәйрәме.

Ашлык булып җирдә үсә –

Уңыш бит ул Сөмбелә!

Бөтен җирне нурга күмә –

Кояш кебек Сөмбелә.

3. Балаларга таныш курчак Сөмбелә керә. Тәрбияче балаларның игътибарын Сөмбеләнең киеменә юнәлтә: өстендә сары күлмәк, башына кызыл, сары, яшел яфраклар, башаклар белән бизәлгән тәкыя кигән.

Сөмбелә:

– Мин – Сөмбелә. Мин көз көне, сентябрь аенда уңыш җыелып беткәч киләм. Бүген сезгә көз турында матур җыр, төрле уеннар алып килдем.

Тәрбияче:

– Рәхмәт сиңа, Сөмбелә. Без дә тиздән Уңыш бәйрәмен билгеләп үтәргә җыенабыз. Син алып килгән җырны бик рәхәтләнеп тыңлыйбыз, аннан соң бергәләп җырларга өйрәнербез.

Аудиоязмада «Алтын яфраклар» җыры (И. Шәмсетдинов көе, Җ. Тәрҗеманов сүзләре) яңгырый.

Алтын яфраклар очалар

Безнең башларга тиеп.

Көн дә бакчага барабыз

Матур күлмәкләр киеп.

Ямьле кояш, нурлар чәчеп

Елмаеп карый безгә.

Зур үскәч хезмәт итәрбез

Без Туган илебезгә.

4. «Сорау – җавап» үстерешле уены. Сорауларны курчак Сөмбелә бирә:

– Елның кайсы вакыты килде?

– Сентябрь аен халыкта ничек дип атыйлар? Ни өчен?

– Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

– Агачларны, үләннәрне көз ничек үзгәртә?

– Яшелчәләр кайда үсә?

– Җиләк-җимеш үсә торган бакча ничек атала?

– Көз көне нинди милли бәйрәм үткәрелә? .

– Бәйрәмгә кунак булып кем килә?

5. Динамик пауза: «Бик күңелле урамда» уены

Бик күңелле урамда –

Кулларны алга сузу,

Алтын-сары бар дөнья.

кулларны як-якка җәю,

Җил яфракларны биетә,

кулларны як-якка чайкау,

Көз шатлана, туй итә.

кул чабу,

Без дә чыктык урамга,

атлап бару,

Кәефләр шәп булганга.

баш бармакларны күрсәтү,

Яңгыр диеп тормадык,

өскә карау,

Рәхәтләнеп уйнадык!

урында сикерү.

6. «Уйла һәм әйт» үстерешле уены.

Тәрбияче сыйфатлар әйтә. Балалар шул сыйфатларга туры килгән исемнәр әйтергә тиешләр. Мәсәлән: яшел – кыяр, яфрак, үлән һ.б.

Сары... яфрак, лимон, тасма, карандаш.

Кызыл – ... алма, помидор, миләш, карлыган.

Матур – ... чәчәк, рәсем, җыр, күлмәк.

Җылы – ... җәй, башлык, көн, тун.

7. «Яңгыр һәм көз» сүзле уены.

Балалар:

– Исәнме, Көз, алтын Көз!

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга, куакларга

Сары чуклар элдеңме?

Көз (тәрбияче):

– Саумы, нәни дусларым!

Сезне сагынып килдем мин,

Сезгә аяз көннәрдә

Яңгыр алып килдем мин.

Балалар:

Яңгыр яу, яу, яу,яу!

Бар табигать юынсын,

Тирә-як көлеп торсын.

Яңгыр. Яу, яу, яу! – дип телисез,

Ә үзегез качып йөрисез.

«Йөрисез!» сүзеннән соң, Яңгыр балаларны куа башлый. Тотылган бала Яңгыр була.

Уен шулай дәвам итә.