1. Аудиоязмада «Рәхмәт, әнием» җырын («Туган телдә сөйләшәбез», 2–3 яшь: методик кулланма өчен аудиокушымта, 21 трек) тыңлау. Җырның эчтәлеге буенча әңгәмә кору:

– Җыр кем турында?

Әни йокыдан иртән ничек уята?

Әниләр булганда, өйләр, ашлар нинди? Һ.б.

– Безнең тагын нинди якын кешеләребез бар? Алар кемнәр? (Әти, әби, бабай, сеңел, абый, апа.)

Аларны бер сүз белән ничек итеп әйтеп була? (Гаилә)

2. Балаларның гаилә фотоларын карау.

– Син кемнәр белән яшисең?

– Гаиләдә сез ничә кеше?

– Гаиләдәге якын кешеләреңә ничек эндәшәсең?

– Сезнең гаиләдә кем нинди эш башкара?

– Син нинди эшләр башкарасың?

– Әтиең, әниең кайда эшлиләр?

3. «Гаилә» рәсемен карау. Рәсем буенча хикәя төзү.

Хикәя үрнәге. Безнең гаилә зур. Бу – минем әни. Ул мәктәптә укытучы булып эшли. Әни дәфтәрләр тикшерә. Бу – минем әти. Ул телефоннан сөйләшә. Ә монысы бабай, ул китап укый. Әби диванда оекбаш бәйләп утыра. Ә бу – мин. Мин шакмаклар белән уйныйм. Без бик тату яшибез.

2–3 бала рәсем буенча хикәя төзеп сөйлиләр.

4. Үстерешле диалог.

– Әниеңнең әнисе сиңа кем була?

– Әниеңнең әтисе сиңа кем була?

– Гаиләгездә иң өлкән кеше кем?

– Әниләрне, әтиләрне, яратып, нинди нинди матур сүзләр әйтергә мөмкин? (Әнием, әтием, әнкәй, матурым, бәгърем, алтыным, җаным һ.б.)

– Әәә-ни, әәә-би, әәә-ти сүзләре нинди аваздан башлана?

– [Ә] авазы белән башланган тагын нинди сүзләр беләсез? (Әйбәт, әкият, әләкче, әрем, әтәч).

[Ә] авазы белән башланган нинди кыз исемнәре беләсез? (Әминә, Әлфия, Әнисә, Әмирә һ.б.)

Табышмакның җавабы ничек?

Әтием бар, әнием бар,

Ике апам.

Әниемнең әнисен дә

Бик яратам.

Ә без аның оныклары

Өчәү инде.

Шулай булгач,

Без барыбыз гаиләдә

Ничәү инде? (Алты)

Х. Халиков

5. Динамик пауза: «Менә шундый уңган без!» уены

Без инде хәзер зурлар,

Аяк очларында күтәреләләр,

Күп эшли безнең куллар.

кулларын як-якка селкиләр,

Без идән дә юабыз,

алга иеләләр,

Без керләр дә уабыз,

кер уу хәрәкәтләре ясыйлар,

Гөлләргә су сибәбез.

су сибү хәрәкәтләре ясала,

Менә шундый уңган без,

кулларын алга сузалар,

Менә шундый булган без.

кул чабалар.

6. «Бездә шулай, ә сездә ничек?» үстерешле уены.

Уенда һәр бала гаиләсендә кичләрнең ничек үтүе турында сөйли.

Тәрбияче башлый, ә балалар дәвам итә.

«Мин, эштән кайткач, аш бүлмәсенә керәм, алъяпкыч ябам, бәрәңге әрчергә тотынам. Әтиебез ит турый. Ә кечкенә кызыбыз, ашка салу өчен, токмач сындыра. Ә сездә ничек?»

«Эшләр бетеп, кичке ашны ашагач, без ял итәргә утырдык. Мин китап укыйм. Ә әтисе белән кечкенә кызыбыз шашка уйный башладылар. Шулчак песи баласы аларның шашкаларын таратты, берсен тәгәрәтеп уйный башлады. Без рәхәтләнеп көлештек. Ә сездә ничек?»

Шулай итеп, балалар әти-әниләре белән кичне ничек үткәрүләре турында сөйлиләр, кызыклы вакыйгаларны искә төшерәләр.

7. «Кайсы артык?» дидактик уены.

Балалар гаилә әгъзаларын белдергән сүзләр арасыннан чит сүзне табарга тиешләр.

* Әни, күрше апа, әти, бабай.

* Әни, абый, дус кызым, сеңлем.

* Бабай, әби, абый, тәрбияче апа.

* Иптәш малай, әти, энем, бабай.

Мәкальләр әйтү. Мәгънәсен аңлату:

* Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.

* Ана җылысы – кояш җылысы.

* Бердәм өйдә бәрәкәт була.

Тәрбияче:

– Гаиләдә кешеләр бер-берсен хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәргә тиеш. Сез дә өйләрегездә бер-берегезгә кулыгыздан килгәнчә булышыгыз, балалар. Әти-әниегезгә, әби-бабайларыгызга игътибарлы булыгыз. Аларны матур эшләрегез белән сөендерегез, тәүфыйклы балалар булып үсегез.