1. Такмак әйтү:

Көзгегә карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле.

Дәү әниемне сагындым,

Кунакка барыйм әле.

2. Әңгәмә:

– «Кадерле кешеләрем».

Тәрбияче:

– Безнең өчен бик-бик якын, кадерле кешеләр бар. Кемнәр алар?

Балалар:

– Әти, әни .

Тәрбияче:

– Дөрес, әти-әни – иң якын, иң кадерле кешеләр! Ә аларга кем тормыш биргән? Кем карап үстергән, беләсезме?

Балалар:

– Әби, бабай.

Тәрбияче:

– Әби, бабай сүзләрен тагын ничек әйтеп була?

Балалар:

– Дәү әти, дәү әни.

Тәрбияче:

Әбием, бабам! Дәү әти, дәү әни! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Алар да, әти, әни сүзләре кебек үк, һәркем өчен газиз, кадерле.

Тәрбияче балалардан әби-бабайлары турында сөйләүләрен сорый.

Балалар үз тәҗрибәләреннән чыгып, дәү әни-дәү әтиләре турында сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Әби-бабайларыгызны бик ягымлы, уңган, тырыш дидегез. Ә аларның уңган, җитез куллары нинди эшләр башкара соң?

Балалар:

– Тәмле ашлар пешерәләр.

– Җылы оек-бияләйләр бәйлиләр.

– Күлмәкләр тегәләр.

– Өйләрне җыештыралар.

– Матур гөлләр үстерәләр.

Тәрбияче:

– Күрдегезме, әби-бабайлар гаиләдә күпме эш башкара! Алар әти-әниләрегезне, сезне – оныкларны сөендерү өчен ничек тырышалар! Аларның эшләгән эшләре, иткән изгелекләре әйтеп-сөйләп бетергесез. Шуңа күрә без аларны хөрмәт итәбез, яратабыз, кадерлибез. Ә сез әби-бабайларыгызга ничек булышасыз?

Балаларның җаваплары тыңлана.

3. «Ягымлы сүзләр». Уен күнегүе.

– Дәү әтиләрне, дәү әниләрне нинди ягымлы сүзләр белән сөендереп була?

– Әбием, әбекәй, әбекәем, дәү әнием, алтыным, бабаем, дәү әтием һ.б.

4. Йолдызның «Гайшә белән дәү әни» шигырен («Куанычым– багалмам», 96 бит) уку.

Шигырьнең эчтәлеге буенча сораулар:

– Шигырь кем турында? (Гайшә һәм аның дәү әнисе турында).

– Гайшә зур кызмы? (Бик нәни кыз).

– Гайшәне кемнәр ярата? (Гайшәне әтисе, әнисе, дәү әнисе ярата).

– Кечкенә кыз кайда ята? (Бишектә ята).

– Дәү әнисе Гайшәгә нинди җыр җырлый? (Бишек җыры җырлый).

– Гайшә үсеп җиткәч, дәү әнисе нишләр? (Тәмле коймак пешерер. Өйдә Гайшәне көтеп торыр).

Бишектә яткан нәни кыз дәү әнисенә яратуын ничек белдерә? (Гел карап тора. Елмая. Кулын чәбәкли. Аякларын биетә).

«Әби – бәби – аваздаш сүзләр», – ди шагыйрә. Аваздаш бик охшаш дигән сүзне аңлата. Тагын нинди охшаш сүзләр беләсез? (Тәпи – тәти, әти – әни, күз – сүз, чиләк – җиләк һ.б.).

5.

Динамик пауза: «Кунаклар» җырлы уены

Уенның сүзләре балалар белән алдан өйрәнелә.

Балалар түгәрәкләнеп басып торалар. Бер бала, кулларын чәбәкли-чәбәкли, җырның беренче куплетын җырлый. Калган балалар аңа җавап кайтаралар – җырның калган өлешен җырлыйлар. Уен барышында төрле хәрәкәтләр ясала.

Бала:

Чәбәк, чәбәк, чәптеки –

Чәмәк авылы Әптеки.

Сез кайларга бардыгыз?

Ничек кунак булдыгыз?

Балалар:

Әбиебезгә бардык без,

Атлап бару,

Кунак булдык, кундык без,

башны куллар өстенә кую,

Ашатты безгә ашлар,

кулларны авыз турысына китерү,

Эчертте ул әйрәннәр.

эчү хәрәкәте,

Өйләре бик тә ямьле,

кулларны өскә күтәрү,

Ашлары бик тә тәмле,

башларны чайкау,

Әйрәннәре бик татлы,

баш бармакны күрсәтү,

Ә кошлары канатлы –

кулларны як-якка җәеп селкү,

Очтылар, киттеләр,

очу хәрәкәтләре,

Башыма килеп кундылар!

кулларны башка кую,

Очтылар, киттеләр,

очу хәрәкәтләре,

Башыма килеп кундылар!

башны як-якка селкү.

5. «Уңган куллар». Кара-каршы сөйләшү.

– Балалар, әби-бабайларыгызның кулларына игътибар иткәнегез бармы сезнең? Алар инде, бик күп эшләгәнлектән, җыерчыкланган. Нәни кулларыгыз белән сыйпап, иркәләгез аларны – сезне кадерләгән кулларны.

Ике бала кара-каршы сөйлиләр:

– Уңган куллар бик күп алар,

Иң уңганы кемнеке?

– Кечкенәсе – минеке,

Көчлесе – әтинеке.

Йомшагы – әнинеке,

Җылысы – әбинеке.