«Көз айлары».
Информация
Бурычлар
байлыгын арттыру. Сөйләмдә сыйфатларны, фигыльләрне, капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне файдаланырга өйрәтү.
Шигырьне ятлау теләге булдыру. Хәтер сәләтен, сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү.
Балаларда көзге табигатькә соклана белү, игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. Табышмак әйтү:
Карыйбыз да күккә без,
Ул килгәнне көтәбез.
Ә килсә, һәммәбез дә
Качып-посып бетәбез.
Ул нәрсә?
(Яңгыр).
– Яңгырлар кайчан бик еш ява? (Көз көне).
– Көз көне күк йөзе нинди була? Ә җәй көне нинди иде?
2. Мәкаль: «Көзге көн бала кебек: әле көлә, әле елый.»
– Мәкальне ничек аңлыйсыз? Көн елый яисә көлә беләме?
Балаларның фикерләрен тыңлау.
Балалар:
– Көн елый, димәк, яңгыр ява.
– Көш көлә, димәк, көн кояшлы.
Тәрбияче:
– Табигатьтә тагын нинди үзгәрешләрне күрәсез? Һава торышы нинди?
Балалар:
– Көннәр салкыная.
– Яфраклар, үләннәр саргая.
– Кошлар җылы якларга китә.
Тәрбияче:
– Ә көз фасылына нинди айлар керә?
Балалар:
– Сентябрь, октябрь, ноябрь.
Тәрбияче:
– Хәзер көзнең нинди ае?
Балалар:
– Октябрь.
3. Шигырь уку: «Октябрь», С. Маршак (Мөнир Мазунов тәрҗемәсе).
Тәрбияче сәнгатьле итеп шигырьне укый. Аңлашылмаган сүзләр өстендә эш.
Тәрбияче:
– Балалар, мич сүзен ничек аңлыйсыз? Ул нәрсә?
Балалар:
– Мич өйне җылыта.
Экранда мич рәсеме күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Бик дөрес. Мич – өйләрне, биналарны җылыта торган корылма. Элек мичтә ризык та пешергәннәр.
4. Шигырь кабат укыла. Эчтәлеге буенча сораулар бирелә.
– Шигырь нәрсә турында? (Шигырь көз ае турында)
– Октябрь аенда нинди явым-төшемнәр була? (Октябрьда бик еш яңгырлар ява).
– Үләннәр нишли? (Үләннәр саргая).
– Чикерткә нишли? (Чикерткә тынып кала).
– Тышта көчле җил ничек уйный? (Җил яфракларны өзә-өзә уйный).
– Бик күп утын нәрсә өчен хәзерләнә? (Кыш көне мичкә ягу өчен).
5. Динамик пауза: «Күрсәт әле, үскәнем» уены уйнала.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Санамыш ярдәмендә бер бала уенны алып баручы итеп билгеләнә. Ул түгәрәкнең уртасында басып тора һәм балаларга сораулар бирә.
– Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек болытлар йөзә?
– Менә шулай, менә шулай, |
Кулларны өскә күтәреп, |
Шулай болытлар йөзә. |
әкрен генә уңга-сулга селкү, |
– Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек яңгырлар ява?
– Менә шулай, менә шулай, |
кулларны, чиратлаштырып, |
Шулай яңгырлар ява. |
өстән аска төшерү-күтәрү, |
– Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек җилләр исәләр?
– Менә шулай, менә шулай, |
кулларны, алга сузып, |
Шулай җилләр исәләр. |
як-якка селкү. |
6. Тәрбияче:
– Балалар, шигырьне ашыкмыйча, һәр сүзне ачык итеп әйтеп сөйләргә кирәк. Мин соңгы тапкыр укыйм, сез минем арттан шигырь юлларын кабатлап барыгыз.
Тәрбияче шигырьне кабат сөйли. Балалар, аңа кушылып, сүзләрне, фразаларны кабатлыйлар. Теләгән балалар шигырьне аерым сөйлиләр. Хор белән кабатларга да була.
7. «Киресен әйт» сүзле уен күнегүе.
Тәрбияче сүзләр әйтә, балалар шул сүзләрнен киресен әйтергә тиеш булалар:
Югары – түбән
Биек – тәбәнәк
Җылы – салкын
Начар – яхшы
Туры – кыек
Аз – күп һ.б.
Шөгыль барышында яки шөгыльдән тыш вакытларда Х. Халиковның «Көз» шигырен, Н. Каштановның «Хәрәмләшү» («Куанычым-багалмам», 135 бит) хикәясен укырга мөмкин.