«Хушыгыз, кошкайлар!».
Информация
Бурычлар
сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирергә өйрәтү. «Җөмләне әйтеп бетер» уены аша күренешләр арасындагы бәйләнешләрне аңларга, сүзләрне дөрес
сайларга күнектерү. Сөйләмдә кушма, парлы, хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне куллану күнекмәләре бирү.
Образлы сөйләмне, күзаллау һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.
Табигатькә сакчыл караш, кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. Санамыш өйрәнү. [Ч], [к] авазларының дөрес әйтелешенә басым ясау.
Чәүкә, чыпчык,
Җепсез орчык.
Кара балчык,
Син кал, бу – чык!
2. Аудиоязмада кошлар тавышын тыңлау («Туган телдә сөйләшәбез», методик кулланма өчен аудиокушымта. 2–3 яшь: 51, 66 нчы треклар). Торналар тавышына аерым игътибар итү.
– Балалар, ишетәсезме, нәрсә тавышы бу?
– Кошлар тавышы.
– Бу – торналар тавышы. Ничек уйлыйсыз: нигә алар шулай бик моңсу итеп кычкыралар икән?
– Алар җылы якка китеп баралар (слайд № 1).
– Торналар безнең белән саубуллашалар.
– Дөрес, балалар, хәзер инде кошлар җәйге матур көннәрдәге шикелле сайрамыйлар. Күбесе җылы якларга очып китә. Ә беләсезме, җылы якларга иң беренче булып кайсы кошлар әзерләнә? Кара каргалар (слайд № 2). Алар, кара болыттай булып җыелып, һавадан төшми очалар. Үзләре: «Карр! Карр!» – дип каты шаулыйлар, әйтерсең, тиздән кар явасын хәбәр итәләр. Алар китүгә, сандугачлар, карлыгачлар туган як белән саубуллаша (слайд № 3). Туган якларны калдырып, көзен җылы якларга китә торган кошларны күчмә кошлар, диләр. Ә нинди кошлар җылы якларга китмиләр дип уйлыйсыз? Искә төшерик әле: кышын нинди кошларны күрергә була?
– Чыпчык, күгәрчен (слайд № 4).
– Бик дөрес. Тагын әле бездә кышларга песнәкләр, саесканнар, тукраннар кала. Алар кышлаучы кошлар дип йөртеләләр (слайд № 5).
3. Кара-каршы сөйләшү.
– Сыерчыгым, нигә китәсең?
Сагынырмын сине, киткәчтен,
– Көз җитте бит инде, мин туңам,
Килгән идем җәйге костюмнан.
Бари Рәхмәт
4. Динамик пауза: «Хушыгыз, кошкайлар» уены.
– Күктә кояш та качты. |
Кулларны күтәрү, өскә карау, |
Көзге салкын җил исте. |
кулларны як-якка селкү, |
Ашарга ризык тапмыйбыз, |
иңбашларын сикертү, |
Безгә китәр көн җитте. |
канат кагу хәрәкәтләре, |
– Хушыгыз, хуш, кошкайлар! |
уң кулны болгау, |
Казлар, торна, аккошлар. |
сул кулны болгау, |
Хәерле булсын юлыгыз, |
кулларгы алга сузу, |
Тиз әйләнеп кайтыгыз. |
кулларны як-якка җәю. |
5. «Күкшә» (русчасы – сойка) әкиятен уку.
6. Әкиятнең эчтәлеге буенча сораулар:
– Әкият нәрсә турында? (Төлке һәм кошлар турында).
– Төлке ничек итеп казларны үз өенә алып кергән? (Төлке хәйләкәр, кошларны алдалаган).
– Төлке кошларны ашый алганмы? Ни өчен ашый алмаган? (Кошлар да хәйләкәр булган).
– Әйе шул, кошлар Төлкедән акыллырак булып чыккан. Алар нинди хәйлә корган? («Аучы килә!» – дип кычкырганнар).
– Дөрес. Күкшә исемле кош, Төлке янына ук килеп: «Аучы килә! Котылыгыз!» – дип кычкырган һәм йоклап яткан Төлкене чукып алган. Төлке, куркып, өеннән чыгып качкан.
– Кошлар Күкшәне ничек итеп мактаганнар? («Син шундый батыр, син шундый акыллы!» – дигәннәр). Шул көннән башлап Күкшә беркайчан да җылы якка китмәгән, туган җирен ташламаган.
7. Дидактик уен: «Җөмләне әйтеп бетер».
– Мин җылы башлык, куртка кидем, чөнки ...
– Агачлардан яфраклар коела, чөнки ...
– Бик еш яңгырлар ява, чөнки ...
– Кошлар җылы якларга китә, чөнки ...
Шөгыль ахырында «Очты-очты...» татар халык уенын (Уйныйк, куаныйк әле, 44 бит) уйнарга мөмкин.