«Йорт хайваннары».
Информация
Бурычлар
Хайваннарның һәм аларның балаларының исемнәрен дөрес атау күнекмәләре бирүне дәвам итү. Сюжетлы рәсем буенча кечкенә хикәя төзергә өйрәтү.
Сорауларга җавап кайтарганда сүзләрне ачык һәм башкалар аңларлык итеп, төгәлләнгән җөмләләр белән әйтергә күнектерү.
Балаларның күзәтүчәнлеген, кызыксынучанлыгын, чагыштырып сөйләү һәм күрсәтмә-образлы фикерләү сәләтен, тышкы билгеләренә карап йорт хайваннарын һәм аларның балаларын аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү.
Мөстәкыйль сөйләү теләге, үз фикерләрен башкаларга аңлаешлы, төгәл итеп җиткерә белү сыйфатлары; йорт хайваннарына карата кайгыртучан мөнәсәбәт
тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. Табышмаклар әйтү:
* Аллы-гөлле чәчәкләрне
Кетер-кетер ашый ул.
Шуннан ап-ак сөт ясап,
Көн дә безгә ташый ул.
(Сыер)
* Сабан туенда узыша,
Кешеләргә булыша,
Утырдым исә биленә,
Илтә кирәк җиремә.
(Ат)
* Кешенең дусты,
Йортның сакчысы.
(Эт)
* Үзе суфи, үзе урлаша,
Тотсаң әле, тырнаша.
(Песи)
* Сакаллы килеш туа,
Берәү дә гаҗәпләнми.
(Кәҗә)
* Табышмак әйтәм мин сезгә:
Йон бирә нәрсә безгә?
(Сарык)
2. Ленар Шәехнең «Безнең ишегалдында» шигырен («Балачак аланы», 443 бит) уку. Эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү.
3. Үстерешле әңгәмә:
– Шигырь нәрсәләр турында?
– Алар ни өчен йорт хайваннары дип атала?
– Йорт хайваннары кайда яшиләр?
– Алар кешеләргә нинди файда китерәләр?
– Кешеләр аларны ничек кайгырта?
– Йорт хайваннары турында нинди әкиятләр, шигырьләр беләсез?
4. Дидактик уен: «Нәрсә белән файдалы?»
Балаларга йорт хайваннары рәсемнәре таратыла. Бала рәсемдә нинди йорт хайваны ясалганын һәм аның кешеләргә нинди файда китерүе турында сөйли.
– Сыер – кешеләргә сөт, май, эремчек, каймак бирә. Сыерның бозавы була.
– Сарыкны йоны һәм ите өчен асрыйлар. Сарык белән кәҗәнең бәтиләре була. Бәтиләрне икенче төрле бәрән дип тә йөртәләр.
– Эт йорт саклый.
– Кәҗә кешеләргә сөт, кыйммәтле мамык бирә. Кәҗә сөте бик файдалы!
– Песи тычкан тота.
– Ат – йорт хайваннары арасында иң көчле хайван. Ул йөк ташый. Аңа атланып та йөриләр. Ат Сабан туе ярышларында катнаша һ.б.
5. Динамик пауза: «Пескәем» (М. Хөсәен шигыре буенча).
Күзләре ялт-йолт итә, |
Күзләрне бер ачу, бер йому, |
Мыегы җиргә җитә. |
алга иелү, |
Үзен бик яратам мин, |
кулларны күкрәк турысына кую, |
Аннан алда ятам мин. |
кулларны баш астына кую, |
Тик ул бик иртә тора, |
кулларны өскә күтәрү, |
Битен юып утыра.... |
бит юу хәрәкәтләре, |
«Мияу, мияу, мияу! – ди, – |
як-якка карану, |
Мин бик күптән уяу!» – ди. |
бер урында сикереп кую. |
6. «Ишегалдында» рәсеме буенча сораулар:
– Рәсемдә нәрсә ясалган? (Рәсемдә ишегалды ясалган).
– Ишегалдында нәрсәләрне күрәсез?
– Рәсемдә кемнәрне күрәсез?
– Песи нәрсә эшли? Песи баласы нишли?
– Эт, аның балалары нишлиләр?
– Кыз нәрсәләрне ашата?
– Әтисе белән улы нишлиләр?
Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү. Хикәя үрнәге: «Бу – ишегалды. Бу өй. Өйнең баскычында песи утырып тора. Песи янында – баласы. Ул тәлинкәгә салынган сөтне ялый. Бусы – эт. Бер кыз эт балаларын ашата. Әтисе сыерга печән сала. Аңа улы булыша. Алар хайваннарны яраталар».
7. Сүзле уен: «Баласын әйт!»
Балаларга йорт хайваннарының балалары сурәтләнгән рәсемнәр таратыла. Экранда бер йорт хайванының рәсеме күрсәтелә. Үзендә әлеге хайванның баласы рәсеме булган бала торып баса һәм аның ничек аталуын әйтә. Мәсәлән: бу – бозау. Аның әнисе – сыер.
Шул рәвешле, барлык йорт хайваннарының, аларның балаларының атамалары әйтелә.
Шөгыльдән тыш вакытларда Җ. Дәрзаманның «Актырнак белән Назбикә» хикәясен («Куанычым-багалмам, 84 бит), М. Хөсәеннең «Безнең дусларыбыз» шигырен («Куанычым-багалмам, 99 бит) укырга; ««Мияу диеп кем әйтте?» «Гали белән Кәҗә» мультфильмнарын («Татармультфильм» берләшмәсе) карарга мөмкин.