1. Табышмак әйтү:

* Соскы борын – бакылдык,

Күп сөйләшә – такылдык.

(Үрдәк)

* Иртән бик иртә тора,

Матур итеп кычкыра.

(Әтәч)

* Суда юынып алды,

Өсте коры калды.

(Каз)

* Үзе кызыл – җиләк күк.

Кабара ул, кабара,

Кабарып пешкән икмәк күк.

(Күркә).

* Канаты бар – очалмый,

Аягы бар – йөзалмый.

(Тавык)

* Ап-ак йомгак ярылды –

Сары йомгак яралды.

(Чеби)

* Йон йомгагым бөдрә,

Су күрдеме йөгерә.

(Үрдәк бәбкәсе)

* Яшел палас өстендә

Сары йомгак тәгәри.

(Каз бәбкәсе)

Тәрбияче бу йорт кошлары турында балалар белән әңгәмә кора, аларның тышкы кыяфәтләре, ничек туенулары һ.б. турында сөйли.

2. «Дөресен әйт» дидактик уены.

Экранда йорт кошлары һәм аларның балалары сурәтләнгән рәсем күрсәтелә. Балалар йорт кошларын балалары белән тоташтырырга тиешләр. Мәсәлән: тавык – чеби, каз – каз бәбкәсе (биби) һ.б.

3. Татар халык әкиятләрен искә төшерү.

– Балалар, без нинди татар халык әкиятләрен беләбез? («Аю белән бабай», «Калач», «Төлке белән Каз», «Хәйләгә каршы хәйлә», «Ике ялкау»).

Кайсылары сезгә бигрәк тә ошады? («Кем нәрсә ярата?», «Ябалак», «Өч кыз», «Куркак юлдаш», «Кем көчле?»)

Бүген мин сезне халкыбызның тагын бер әкияте белән таныштырам. Әкиятнең исемен табышмакка җавап биреп белерсез:

Суда йөзә, күктә оча,

Ит белән сыйлый, йомшакта йоклата.

Ул ни була? 

(Каз).

4. Татар халык әкиятен уку: «Ата каз» («Куанычым-багалмам», 41 бит).

Эчтәлек буенча сораулар:

– Әкиятнең исеме ничек? («Ата каз»).

Әкият геройлары кемнәр? (Төлке, казлар, ата каз).

– Казлар кайда йөргәннәр? (Казлар елга буенда йөргәннәр).

Төлкене кем беренче күргән? (Ата каз күргән).

– Ул казларны ничек кисәткән? («Төлке бар, сак булыгыз!» – дигән).

Төлке нинди хәйлә уйлап тапкан? Ни өчен Төлкенең хәйләсе барып чыкмаган?

– Ата казның хәйләсе ни өчен кирәкле? (Башка казларны бәладән коткарган).

5. Динамик пауза : «Казлар» уены.

Тәрбияче:

– Казлар, казлар!

Балалар:

– Кыйгак! Кыйгак!

Канат кагу хәрәкәтләре,

Тәрбияче:

– Ашыйсыгыз киләме?

Балалар:

– Ник килмәсен, бик килә.

башларын аска иеп «ысылдыйлар»,

Тәрбияче:

– Алай булгач, кайтыгыз!

Балалар:

– Без бит кайта алмыйбыз:

башларын як-якка селкиләр,

Тау астында бүре бар,

кулларын алга сузалар,

Ул безне тотып ашар.

як-якка караналар,

Тәрбияче:

– Сезнең бар канатыгыз,

Очып кына кайтыгыз!

канат кагу хәрәкәтләре.

6. Әкиятне сәхнәләштерү (бибабо курчаклары ярдәмендә).

Санамыш ярдәмендә Төлке һәм Ата каз билгеләнә. Алар бибабо курчакларын кулларына кияләр. Әкиятне сөйләгәндә рольләрне башкаручы балалар кыенсынган урыннарда, калган балалар аларга ярдәм итә.