1. Мәкаль әйтү:

«Китап укысаң – белемең артыр,

Укымасаң – белгәнең дә онытылыр.

2. Китап, китап төрләре турында әңгәмә:

– Кемнәрнең өендә китаплар бар?

– Китапларны сезгә кем укый?

– Китаплардан нәрсәләр укып була?

– Син нинди әкиятләр беләсең?

– Синең яраткан китабың нинди?

3. Тәрбияче балаларны бүлмәдәге китап почмагына чакыра. Бергәләп андагы китапларны карыйлар. Тәрбияче балаларның игътибарын яңа «Мин әкиятләр яратам» китабына юнәлтә. Бергәләп китаптагы рәсемнәрне карыйлар. Китаптагы таныш әкиятләр турында сөйләшү үткәрелә.

Тәрбияче:

– Әкиятләрне кем генә яратмый икән! Аларны барыбыз да яратып тыңлыйбыз, карыйбыз, сөйлибез. Әкиятләрдә батырлык, кыюлык, җитезлек, уңганлык, эш сөючәнлек мактала, ә куркаклык, ялган сөйләү кебек начар сыйфатлар хур ителә. Аларда яхшылык начарлыкны һәрвакыт җиңә, явызлык җиңелә.

4. «Мин кайсы әкияттән, бел» дидактик уены.

Экранда төрле әкиятләрдән рәсемнәр күрсәтелә. Балалар, персонажларны танып, рәсемнәрнең кайсы әкияттән булуын әйтәләр. Әкиятнең иң ошаган урыны турында сөйлиләр.

5. Динамик пауза: «Мәрьям әби малайлары» уены.

Уйнаучылар түгәрәккә тезеләләр. Бер бала түгәрәк уртасында басып тора.

Мәрьям әби янында

Түгәрәк буенча йөриләр,

Җиде малай утыра,

Бар да сары кашлылар,

туктыйлар,

Менә шундый башлылар,

ике куллары белән тотып, башларын як-якка чайкыйлар,

Колаклары – шундыйрак,

колакларын ышкыйлар,

Ә күзләре – мондыйрак,

баш һәм имән бармактан боҗра ясап, күзләренә куялар,

Борыннары – мондыйлар,

борын өстенә йодрыкларын куялар,

Җидесе дә – шундыйлар.

кулларын як-якка җәяләр.

6. Татар халкының «Батыр әтәч» әкиятен («Куанычым-багалмам», 66 бит) уку. Балаларга сораулар:

– Әкият сезгә ошадымы?

Әкиятнең исеме ничек?

– Әкият нәрсә турында?

Кәҗәнең үз-үзен тотышы турынды нәрсә әйтер идегез? Ул нинди?

Ялганларга ярыймы?

Әкияттә тагы нинди җәнлекләр бар? (Куян, Бүре, Аю, Төлке, Әтәч)

Куян нинди бәлага юлыккан? Аңа нәрсәләр ярдәм итмәкче булганнар?

– Бүре, Аю, Төлке Кәҗәне Куянның өеннән куып чыгара алганнармы? Ни өчен алар Куянга ярдәм итә алмаганнар?

– Нинди җәнлекләр куянга ярдәмгә килгән? Кәҗәне кайсы җан иясе куып чыгарган?

Әтәч нинди? (Әтәч кыю, батыр, куркусыз).

– Дөрес, балалар. Әтәч кыю, батыр. Ул – чын иптәш. Куянга ярдәмгә килгән. Әгәр Әтәч кебек дусты булмаса, Куянга бик кыенга туры килер иде. Әтәч аны бәладан коткарган.

– Балалар, бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә? (Ялганларга ярамаганлыгын аңлата, бер– береңә ярдәм итәргә өйрәтә).

Әкиятләр дус-тату, тыңлаучан, юмарт, тәртипле булырга өйрәтә, балалар.

– Без дә үзебездә шушы матур сыйфатларны булдырырга тырышыйк.

Шөгыль ахырында «ялганларга ярамый, үз-үзеңне итагатьле тотарга кирәк» дигән нәтиҗә ясала. Балаларга альбом битләре, төсле карандашлар таратыла. Балалар төрле әкиятләрдән үзләренә ошаган геройларны альбом битләрендә ясыйлар.