Ишек шакыйлар. Балаларга таныш Шәвәли керә.

1. Шәвәли. Исәнмесез, балалар. Мин сезнең янга махсус килдем. Миңа сезнең бакчада бар балалар да әйбәт, бер-берсенә булышалар, иптәшләрен кыерсытмыйлар дип әйттеләр. Минем сезне күрәсем, сезнең белән сөйләшәсем килде. Беләсезме, безнең күршедә ике кыз яши. Берсе – Әнвәрә, икенчесе Әминә исемле. Хәзер мин сезгә шул кызлар турында бер шигырь укыйм. Бу кызлар турында сез нәрсә әйтерсез икән?

Ике кыз

Ай, начар кыз Әнвәрә,

Көн дә елый: «Вә-вә-вә!»

Кичен елый куркудан,

Елап тора йокыдан.

Уенчыкларын вата,

Энесен дә елата.

Шуңа аны сөймиләр –

«Елак Әнвәрә» диләр…

Күрше кызы Әминә

Шундый акыллы менә:

Егылса да еламый,

Сеңлесен дә кыйнамый.

Елаганда юата,

Курчак биреп уйната.

Әнәс Кари

– Бу кызлар сезгә ошадымы? Кайсы ошады? Сезнең арада андый балалар бармы?

Тәрбияче:

– Әнвәрә кебек елак, дорфа кыз безнең арада юк, Шәвәли. Елаклык, көйсезлек – бик начар күренеш бит ул. Ә менә Әминә кебек кызларыбыз күп. Алар ягымлы сөйләшәләр, яшьтәшләре белән дус, тату уйныйлар, көйсезләнмиләр. Минем сине тагын бер акыллы кыз белән таныштырасым килә, Шәвәли.

2. Тәрбияче Бикә Рәхимованың «Батыр кызчык» шигырен («Куанычым-багалмам», 175 бит) укый.

– Минемчә, шигырьдәге бу кыз барыбызга да үрнәк булырлык.

Шигырь буенча әңгәмә үткәрелә.

3. Сезнең барыгызның да кыю, батыр булып үсәсегез киләдер. Ә ничек кыю, батыр булырга?

1. Кирәк вакытта куркып калмаска.

2. Бәлага очраган кешегә ярдәмгә килергә.

3. Үзеңнән кечкенәләрне якларга.

4. Кызларны кыерсытмаска һ. б.

Ә сез тормыштан кыюлык үрнәгенә мисал булырлык вакыйгалар сөйли алмыйсызмы?

Берничә бала үзләре белән булган вакыйгаларны сөйли.

Тәрбияче:

– Балалар, димәк, кешеләргә генә түгел, барлык яклауга мохтаҗ булган, бәлагә юлыккан җан ияләренә ярдәмгә килергә, аларны кыерсыттырмаска кирәк. Шул очракта сезнең турыда: «Ул батыр, кыю»,– дип әйтерләр. Батырлык, кыюлык – яхшы гадәт.

4.

Динамик пауза: «Ялкау мәче» (татар халык уены буенча).

Мич башында мәче

Кулларны алга сузу,

Утыра, җырлап.

чүгәләү,

Юа битен ул,

торып, битләрне ышку,

Иренеп, мырлап.

киерелү, сузылу,

Ул ялкау көндез –

бармак янау,

Йокыда була.

башны кулларга кую,

Тора да юына,

«юыну»,

Киерелеп сузыла.

киерелү, сузылу,

Килсен төн генә –

кулларны өскә күтәрү,

Тычканга каршы

кулларны төшерү,

Китә ул мәче

урында йөгерү,

Сугышырга менә!

иңбашларын сикертү.

5. Татар халкының «Куркак юлдаш» әкиятен («Куанычым-багалмам», 65 бит) уку. Сораулар:

– Дуслар кая барганнар?

– Алар белән нинди хәл булган?

– Аю киткәч, иптәше нәрсә дип сораган?

– Икенчесе ни дип җавап биргән?

– Бу әкияттә дуслар нинди итеп күрсәтелгән?

– Бу очракта сез нишләр идегез?

– Дус дип кемне әйтеп була? Дуслар ни өчен кирәк?

Балаларның җаваплары, фикерләре тыңлана.

6. Тәрбияче:

(балаларның җавапларына йомгак ясап). Яхшы иптәш белән уйнавы да, эшләве дә күңелле. Дус һәрвакыт ярдәм кулын сузар, авыр чакта сине ташлап китмәс. Тикмәгә генә халкыбыз: «Кош – канаты, кеше дуслык белән көчле», – димәгән. (Мәкальне балалар кабатлыйлар.) Дусларсыз яшәү бик күңелсез, алар тормышта һәрвакыт кирәк. Искә төшерик әле, без дуслыкның көче турында нинди әкиятләр беләбез? (А. Алишның «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», «Чукмар белән Тукмар» әкиятләре, Ә. Бикчәнтәеваның «Тәмле сүз» хикәясе һ. б.)

Шөгыль ахырында мәкальләр әйтелә.

* Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма!

* Бер ялганласаң, икенче дөрес сүзеңә дә ышанмаслар.

* Тыйнаклык кешене бизи.

Шөгыльдән тыш вакытларда «Су анасы» мультфильмын («Татармультфильм» берләшмәсе) карарга; С. Сәүбанованың «Мактанчык алма» («Куанычым-багалмам», 77 бит) әкиятен укырга; М. Җәлилнең «Карак песи», З. Туфайлованың «Аның өчен оялам» («Куанычым-багалмам», 67, 100 битләр) шигырьләрен сөйләргә мөмкин.