«Безнең өй».
Информация
Бурычлар
түшәм, түбә сүзләрен активлаштыру; бүрәнә, бура, өмә сүзләре белән таныштыру. Матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуларын үстерү. Балаларның
игътибарын китапның бизәлешенә, иллюстрацияләренә юнәлтү. Рәссам-иллюстратор Фәридә Хәсьянова иҗаты белән таныштыру. Үзеңнең яраткан
китапларың турында башкаларга да сөйли белергә өйрәтү. [Т] авазының дөрес әйтелешен ныгыту, сүзләрдә авазның урынын билгеләү күнекмәләре булдыру.
Сәнгати кабул итү, уйлау, хәтер, күзаллау сәләтләрен үстерү. Мөстәкыйль рәвештә китапның рәсемнәрен карарга, эчтәлеген тыңларга теләк уяту.
Матур әдәбият әсәрләрен күңелең белән тою, сиземләү хисләре булдыру. Китапка сакчыл караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. «Һәркемнең үз йорты бар». Үстерешле әңгәмә.
Тәрбияче һәр кешенең яши торган йорты һәм йортларның күптөрле булуы, аларның кешеләрне салкыннан, кардан-яңгырдан, җәйге эсселәрдән саклавы турында сөйли. Экранда төрле йорт рәсемнәре күрсәтелә: авыл өе, күпкатлы шәһәр йортлары, 2–3 катлы йортлар һ.б. Авыл һәм шәһәр йортлары чагыштырыла.
– Кемнәрнең авылда булганы бар?
– Туганнарыгызның йорты нинди?
– Ул нәрсәдән эшләнгән?
– Шәһәр йортлары нинди? (Күпкатлы, биек).
– Алар нинди материалдан төзелгән?
– Ни өчен шәһәрдә йортларны күпкатлы итеп төзиләр дип уйлыйсыз?
2. Өй макеты күрсәтелә. Макет буенча өйнең дивары (стенасы), идәне, түшәме, түбәсе, тәрәзәләре һ.б. турында әңгәмә үткәрелә.
3.Дидактик уен: «Сүздә авазның урынын әйт».
– Йортның нинди өлешен белдергән сүзләрдә [т] авазы бар?
Балалар:
– Түбә, түшәм.
– Тәрәзә, стена.
– Йорт сүзендә дә [т] авазы бар.
Тәрбияче:
– Нинди сүзләрдә [т] авазы сүзнең башында (уртасында, ахырында) ишетелә?
4. Динамик пауза: «Безнең өебез» уены.
Безнең өебез матур, |
Баш бармакларын күрсәтәләр, |
Үзе җылы, яп-якты, |
кулларын як-якка җәяләр, |
Түшәмнәре бик-биек, |
аяк очларында күтәреләләр, өскә карыйлар, |
Һәр бүлмә саен ишек. |
сул кул белән уң кул бармакларын бөгәләр, |
Идәннәре тип-тигез, |
башларын аска ияләр, карыйлар, |
Рәхәтләнеп биибез! |
тыпырдыйлар, |
Тәрәз саен гөл үсә! – |
кулларын як-якка җәяләр, |
Бу – безнең өй, белегез! |
кул чабалар. |
5. Ренат Харисның «Матур өй» китабы белән таныштыру.
Тәрбияче балаларның игътибарын китапның матур бизәлешенә, төсле рәсемнәренә юнәлтә.
– Балалар, карагыз әле, нинди матур бизәлешле китап! Аны язучы Ренат Харис язган (портретын күрсәтү, укылган шигырьләрен искә алу). Китап «Матур өй» дип атала. Бу матур, төсле рәсемнәрне рәссам Фәридә Хәсьянова ясаган (портретын күрсәтү). Ул күп кенә балалар китапларына иллюстрацияләр ясаган рәссам. Тырыш хезмәтләре өчен Фәридә Хәсьяновага «Татарстан Республикасының халык рәссамы» исеме бирелгән.
6. «Матур өй» поэмасын уку.
Тәрбияче поэманы, һәр битендәге эчтәлекне ачарга ярдәм иткән рәсемнәргә нигезләнеп, сөйли.
Сораулар:
– Агачтан ничек бүрәнә ясала?
– Бүрәнәләрдән нәрсә өелә?
– Өмәдә кемнәр катнаша?
– Бура өй булып җитсен өчен, нинди эшләр эшләнә?
– Тәрәзә кәрнизләрен кем ясаган?
– Өй җылы булсын өчен, нәрсә эшләгәннәр?
– Өй эчендә нинди җиһазлар бар?
– Йортның капкасы турында нәрсә әйтерсез?
– Кунаклар килешкә нинди ризыклар әзерләнгәң?
– Өй туена кемнәр килгән?
7. Поэманың соңгы юлларын хәтердә ныгыту:
... Дуслары күп өй генә
матур һәм яхшы була,
дуслары күп өй генә
җылы һәм якты була!