Тәрбияче балаларның игътибарын бүлмәдәге җиһазларга юнәлтә.

1. «Әйберләр иле»нә сәяхәт.

– Балалар, безнең бүлмәдә нинди әйберләр бар?

Балалар:

– Бүлмәдә өстәлләр бар.

– Урындыклар күп.

– Шкафлар да бар һ. б.

Тәрбияче:

– Бу бүлмәне «Әйберләр иле» дип атарга мөмкин. Әйдәгез, шул илдәге әйберләр белән якыннанрак танышыйк. Димәк, без сәяхәтчеләр булабыз, «Әйберләр иле»нә сәяхәткә барабыз. Сәяхәт вакытында ул илдә нинди әйберләр барын, аларның ничек аталуын, ни өчен кулланылуларын белербез.

Тәрбияче балаларның игътибарын урындыкларга юнәлтә.

– Ни өчен бу илдә бар урындыклар да кечкенә, сез белмисезме, балалар? (Монда кечкенә балалар яши). Хәзер һәрберегез урындыкларны якынрак килеп карагыз. Аның нәрсәләре бар? (Аяклары, аркасы, утыргычы). Урындыклар нәрсәдән эшләнгән дип уйлыйсыз? (Агачтан).

Тәрбияче балаларның игътибарын өстәлләргә юнәлтә.

Тәрбияче:

– Өстәлләр ни өчен кирәк? Нәрсәдән эшләнгән?

Балалар:

– Өстәл артына утырып ашыйбыз.

– Китаплар карыйбыз.

– Рәсем ясыйбыз.

– Өстәлләр агачтан эшләнгән.

Шул рәвешле, түбәндәге сораулар ярдәмендә кием шкафы, караватлар, диван турында әңгәмә үткәрелә.

– Диван үзе турында нәрсә сөйли ала?

– Шкафлар ни өчен сөенгән?

– Караватлар нигә күңелсез? һ. б.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, «Әйберләр иле»н тәртипкә китерик. Өстәлдә тәртипсез яткан карандашларны урыннарына урнаштырыйк. Уенчыклар да өстәл өстендә ятмасын, аларны да киштәләренә илтик. Караватлардагы мендәрләрне матурлап куйыйк. Диванда яткан шакмакларны да тартмага салыйк.

Балалар тәрбияче әйткәннәрне эшлиләр.

Тәрбияче:

– Менә хәзер сезгә барысы да: урындыклар да, өстәлләр дә, шкафлар да, диван да, караватлар да рәхмәт әйтәләр. «Нинди акыллы сәяхәтчеләр!» – диләр.

2. «Булсаң зирәк – әйт тизрәк». Табышмаклар әйтү:

* Дүрт туган бер ашъяулык астында.

(Өстәл)

* Аягы бар, кулы юк,

Аркасы бар, түше юк.

(Урындык)

* Калын түшәк салынган,

Мендәр, юрган куелган –

Бик уңайлы бу ятак,

Рәхәтләнеп мен дә ят.

Исеме аның... 

(Карават).

* Беләсезме ул өйне? –

Сыйдырган бар киемне.

(Кием шкафы)

3. Әңгәмә.

– Бу җиһазлар барысы бергә ничек дип атала? (Йорт җиһазлары).

– Сезнең өйләрегездә нинди йорт җиһазлары бар? (Диван карават, сервант, кәнәфи, һ.б.).

– Нинди өстәлләр була? (Аш өстәле, язу өстәле һ.б.)

– Йорт җиһазлары нинди кибеттә сатыла? (Йорт җиһазлары «Җиһазлар» («Мебель») кибетендә сатыла)

– Алар ни өчен кирәк? (Балаларның ирекле хикәяләре тыңлана).

4. «Йорт җиһазлары кайда эшләнә?». Презентация карау.

– Йорт җиһазлары фабрикада ясала (слайд № 1). Җиһазлар агачтан эшләнә. Йорт җиһазларын ясауда күп кеше катнаша, бу – бик катлаулы эш. Иң элек агачны, такталарны балта осталары ышкы белән ышкып шомарталар (слайд № 2). Ә аннары кадаклар белән өлеш һәм кисәкләрне беркетәләр (слайд № 3). Балта остасы бик төгәл, тырыш, көчле булырга тиеш.

Менә шуннан соң әзер йорт җиһазлары буяучылар кулына тапшырыла. Буяучылар аларга матур бизәкләр төшерәләр (слайд № 4), өсләрен лак белән буяп, ялтыратып куялар. Буяучылар тырышып эшләсә генә, йорт җиһазлары матур һәм уңайлы була.

5. Динамик пауза: «Кунак көтәбез» уены

Алсуның туган көненә

Кулларны алга сузу,

Бик күп килер кунаклар.

кулларны як-якка җәю,

Киемнәрен эләргә

кулларны өскә күтәрү,

Ясадык без шкафлар.

өскә карау,

Без төзедек җиһазлар:

«чүкеч» белән сугу хәрәкәтләре,

Өстәл, диван, карават,

уң кул белән «санау»,

Күп булды урындыклар,

баш бармакны күрсәтү,

Утырырлар кунаклар.

як-якка карау,

Без сезне күптән көтәбез!

куллар белән чакыру хәрәкәтләре,

Әйдә, рәхим итегез,

кулларны як-якка җәю,

Җырлап-биеп, күңел ачып,

урында тыпырдау,

Кунак булып китегез.

кул чабу.

6. Татарстан Республикасының халык рәссамы Владимир Акимовның «Зәңгәр иртә» картинасын карау.

– Картинада нинди төсләр күбрәк?

– Рәсемдә тәүлекнең кайсы вакыты сурәтләнгән дип уйлыйсың?

– Өйнең эчен тасвирла.

– Өстәлдә ниләр бар?

– Әни кеше нәрсә эшли?

– Урындыкта утырган мәче нәрсә көтә?

– Тәрәзә янында утырган малай турында сөйлә.

– Картина сиңа ошадымы?

https://avatars.mds.yandex.net/i?id=e6037f42fb0e65c1470d52160f17a1dfbfbf9b45-5699445-images-thumbs&n=13

Тәрбияченең хикәя үрнәге.

Картинада зәңгәрсу төсләр күп. Ул якты кояшлы иртәне чагылдыра. Бөтен бүлмәгә кояш нурлары таралган. Өйнең уртасында ак эскәтер ябылган өстәл тора. Өстәл өстендә гади генә авылча иртәнге аш. Тәрәзәгә ак пәрдә эленгән. Ул ачык тора. Стенада зур көзге. Анда әтиләренең чагылышы күренә. Өстәл янындагы урындыкта, сөт көтеп, мәче утыра. Тәрәзә янында утырган малай бик бирелеп урамны күзәтә. Кояш нурлары, өйгә ачык тәрәзә аша кереп, өстәлне дә, тәрәзә челтәрләрен дә, әнисе белән улын да яктырта. Картинаны карагач, күңелдә рәхәтлек хисе уяна.

4–5 бала, бер-берсен тулыландыра-тулыландыра, картина буенча хикәя төзеп сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Йорт җиһазлары безнең бакчада да, һәр кешенең өендә дә бар. Алар бүлмәләрне матурлап, кешеләргә уңайлык тудырып торалар. Җиһазларның барысы да бик кирәк! Аларны саклап тотыйк, йорт җиһазлары эшләүче һөнәр ияләренә рәхмәтле булыйк, хөрмәтлик.